Төп мәгълуматка күчү

ГАИЛӘ ӨЧЕН ЯРДӘМ | АТА-АНАЛАР

Ни өчен балалар китап укырга тиеш? 1 нче өлеш. Уку я караумы?

Ни өчен балалар китап укырга тиеш? 1 нче өлеш. Уку я караумы?

 Балаларыгыз, ял иткәндә, видео караргамы я китап укырга күбрәк яратамы? Аларның кулында ешрак нәрсәне күреп була: смартфоннымы я китапнымы?

 Соңгы елларда китапны интернет, телевизор һәм смартфоннар алыштыра. Әле 1990 елда психолог һәм педагог Джейн Хили үзенең бер китабында болай дип язган: «Вакыт узу белән китап уку бөтенләй гамәлдән чыгарга мөмкин» («Endangered Minds»).

  Ул вакытта күпләр бу сүзләр күпертеп әйтелгән дип уйлагандыр, ләкин хәзер, дистәләгән еллар узгач, югары технологияләр киң кулланылган илләрдә кайбер укытучылар балаларның уку сәләтләре бик начарланган дип әйтә.

Бу мәкаләдә

 Ни өчен балалар китап укырга тиеш?

  •   Уку күзаллау сәләтен үстерә. Укыганда, без геройларның тавышларын, тышкы кыяфәтләрен, алар яшәгән хәл-шартларны күз алдына китерәбез. Язучы кайбер нәрсәләрне тасвирлап бирсә дә, башкасын без үзебез күзаллыйбыз.

     Лора исемле әни кеше болай ди: «Видео караганда, без башка кеше күзаллаган нәрсәләрне күрәбез. Бу кызык булса да, китап укуның үз кызыгы бар, чөнки син укыганны үзең җанландырасың».

  •   Уку баланы яхшы кеше итеп тәрбияли. Укыганда, бала тотнаклылык, сабырлык һәм кызганучанлык кебек сыйфатлар үстерә. Шулай ук бала, проблемаларның сәбәбен күреп, аларны чишәргә өйрәнә. Уку игътибарлы булырга да өйрәтә.

     Ничек уку балага кызганучан булырга ярдәм итә? Белгечләр әйтүенчә, бала, берәр хикәяне ашыкмыйча игътибар белән укыганда, геройларның хисләрен аңларга өйрәнә. Бу, үз чиратында, аңа тормышта да башка кешеләрнең хәленә керә белергә булыша.

  •   Уку тирән уйланырга өйрәтә. Игътибар белән укучылар үз тизлеге белән укый һәм кайбер урыннарны кабат укый ала. Бу аларга авторның нәрсә әйтергә теләгәненә төшенергә булыша. Ашыкмыйча уку материалны истә калдырырга һәм аннан сабак алырга ярдәм итә (1 Тимутигә 4:15).

     Джозеф исемле әти кеше болай ди: «Укыганда, син мәгълүмат турында тирән уйлана аласың, аны, үзең белгәннәр белән чагыштырып, ничек кулланып булганын аңлый аласың. Видео караганда исә, синең шулай тирән уйланырга мөмкинлегең булмаска мөмкин».

 Нәтиҗә. Фильмнар һәм башка видеоларны карау үзеннән-үзе начар түгел, әмма баланың укыр өчен вакыты әз калса, ул кирәкле осталыкларны үстерүдән мәхрүм кала ала.

 Ничек баланы китап укырга дәртләндереп була?

  •   Мөмкин кадәр иртәрәк башлагыз. Ике улы булган Хлоя болай ди: «Без балаларыбызга, алар әле карынымда булганда, укый башладык һәм, алар тугач та, дәвам иттек. Без моңа бик шат, чөнки, вакыт узу белән, китап уку тормышларының аерылгысыз өлеше булып китте. Алар укырга бик ярата».

     Изге Язмалардагы принцип: «Изге язмалар да сиңа сабый чактан ук таныш» (2 Тимутигә 3:15).

  •   Укыр өчен уңайлы шартлар булдырыгыз. Өегездә китаплар һәрвакыт кул астында булсын. Дүрт баласы булган Тамара мондый киңәш бирә: «Балагыз өчен кызыклы булган китапларны табып, аларны караваты янына куегыз».

     Изге Язмалардагы принцип: «Баланы дөрес юлга өйрәт, ул картайгач та, аннан читкә тайпылмас» (Гыйбрәтле сүзләр 22:6).

  •   Интернет куллануны чикләгез. Дэниел исемле әти кеше берәр кичне, электрон җайланмаларны кулланмыйча, үткәрергә тәкъдим итә. Ул болай ди: «Без атнага бер булса да берәр кичне тыныч кына, телевизор карамыйча, үткәрергә тырышабыз. Без бу вакытны аерым я бергәләп укуга багышлыйбыз».

     Изге Язмалардагы принцип: «Нәрсә мөһимрәк, шуны аера белегез» (Филипиялеләргә 1:10).

  •   Үрнәк күрсәтегез. Ике кызы булган Карина киңәш итә: «Балагызга илһамланып, күз алдына китерерлек итеп укыгыз. Яратып укысагыз, балагыз да үрнәгегезгә иярер».

     Изге Язмалардагы принцип: «Кычкырып укы» (1 Тимутигә 4:13).

 Китап уку һәрбер баланың яраткан шөгыле булып китмәс, ләкин сезнең үрнәгегез балагызны укырга дәртләндерә ала. Ике кызы булган Дэйвид исемле әти кеше бу фикер белән риза. Ул хәтта өстәмә адымнар ясаган. Дэйвид болай ди: «Мин кызларым укыган китапларны үзем укыдым. Бу миңа аларның нәрсә белән кызыксынганын аңларга ярдәм итте, һәм безнең сөйләшер өчен уртак темаларыбыз булды. Шулай итеп без үзебезнең кечкенә уку түгәрәген оештырдык. Бик күңелле иде!»