Төп мәгълуматка күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ШИГЫРЬЛӘРГӘ АҢЛАТМА

Маттай 6:34: «Иртәгесе көн өчен һич тә кайгырмагыз»

Маттай 6:34: «Иртәгесе көн өчен һич тә кайгырмагыз»

 «Иртәгесе көн өчен һич тә кайгырмагыз, чөнки иртәгесе көннең үз мәшәкатьләре булачак. Һәр көннең үз авырлыклары җитәрлек» (Маттай 6:34, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»).

 «Иртәгә булачак көн өчен борчылмагыз. Ул үзе хакында үзе кайгыртыр. Һәр көннең үз мәшәкатьләре җитәрлек» (Маттай 6:34, Изге Китапны тәрҗемә итү институты тәрҗемәсе).

Маттай 6:34 нең мәгънәсе

 Гайсә, бу сүзләрне әйтеп, үз тыңлаучыларын киләчәк проблемалар турында артык борчыласы юк дип ышандырган. Киресенчә, бүгенге көн белән генә яшәү күбрәк файда китерер.

 Гайсәнең без иртәгесе көн турында һич уйламаска һәм планлаштырмаска тиеш дип әйтәсе килмәгән (Гыйбрәтле сүзләр 21:5). Юк, ул безгә иртәгә була алган нәрсәләр турында артык борчылмаска ярдәм итәргә теләгән. Андый борчылу шатлыгыбызны урлый һәм игътибарыбызны булган эшләребездән читкә юнәлтә. Без, киләчәк проблемаларыбыз турында борчылып, аларны хәл итә алмыйбыз. Һәм еш кына борчуларыбыз чынга ашмый я, ашса да, без күз алдына китергәнчә начар булмый.

Маттай 6:34 нең контексты

 Бу сүзләрне Гайсә үзенең билгеле Таудагы вәгазе вакытында әйткән. Бу вәгазь Маттай китабының 5—7 нче бүлекләрендә язылган. Гайсә бу вәгазьдә кирәкмәгән борчу тормышыбызны яхшырта да, озынайта да алмый дип аңлаткан (Маттай 6:27). Ул шулай ук, без Аллаһыны тормышта беренче урынга куйсак, иртәгесе көн өчен артык борчыласы булмас дигән. Аллаһы үсемлекләр һәм хайваннар турында кайгырта икән, үз хезмәтчеләре турында да кайгыртачак (Маттай 6:25, 26, 28—33).

Маттай китабының 6 нчы бүлеген аңлатучы искәрмәләр, кисешкән урыннар һәм рәсемнәр белән бергә укыгыз.