Төп мәгълуматка күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ШИГЫРЬЛӘРГӘ АҢЛАТМА

Филипиялеләргә 4:6, 7: «Һичнәрсә турында борчылмагыз»

Филипиялеләргә 4:6, 7: «Һичнәрсә турында борчылмагыз»

 «Һичнәрсә турында борчылмагыз, әмма теләсә нинди хәлдә рәхмәт укып, дога кылыгыз һәм ялварыгыз, Аллаһыга үз үтенечләрегезне җиткерегез, һәм һәркайсы акылдан өстенрәк торучы Аллаһы тынычлыгы йөрәгегезне һәм аңыгызны Мәсих Гайсә аша саклаячак» (Филипиялеләргә 4:6, 7, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»).

 «Һичнәрсә турында борчылмагыз, әмма догаларыгыз һәм ялваруларыгызда Аллаһыга үтенечләрегезне һәрвакыт шөкер итеп белдерегез. Шунда бар фикер сөрешеннән өстенрәк Аллаһы иминлеге йөрәкләрегезне һәм фикерләрегезне Мәсих Гайсә белән берләшеп яшәүдә саклаячак» (Филипиялеләргә 4:6, 7, Изге Китапны тәрҗемә итү институты тәрҗемәсе).

Филипиялеләргә 4:6, 7 нең мәгънәсе

 Аллаһының хезмәтчеләре, борчу һәм боегу биләп алганда, юату табар өчен, Аллаһыга дога кыла ала. Аллаһы аларга, борчуларны җиңәргә булышыр өчен һәм аларны эмоциональ яктан яклар өчен, тынычлык бирергә вәгъдә итә. 6 нчы шигырьдән күренгәнчә, догаларның төрле формалары бар. Шундый догалар Аллаһы хезмәтчеләренә тынычлыкка ирешергә булыша ала.

 Рәхмәт уку (шөкер итү) догалары Аллаһының эшләгән һәм эшләячәк эшләре өчен рәхмәт хисен белдерер өчен әйтелә. Аллаһыга рәхмәтле булыр өчен сәбәпләргә игътибар итсәк, без һәрчак бәхетле була алабыз (1 Тисалуникәлеләргә 5:16—18).

 Ялвару догалары ярдәм турында эчкерсез үтенечләрне үз эченә ала. Стресс кичергәндә я куркыныч янаганда, кеше Аллаһыга ялвара ала. Гайсә дә шулай эшләгән (Еврейләргә 5:7). Еш кына андый догалар кат-кат әйтелә.

 Үтенеч догалары — Аллаһыга әйтелгән конкрет йомышлар. Аллаһы хезмәтчеләре үз үтенечләрен «һәрвакыт», «теләсә нинди хәлдә» җиткерә ала. Әмма андый догалар Изге Язмаларда язылган Аллаһы ихтыярына туры килергә тиеш (1 Яхъя 5:14).

 Шундый догаларга җавап итеп Аллаһы үз хезмәтчеләренә җан тынычлыгы бирә. «Аллаһы тынычлыгы» кешенең Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләренә бәйле (Римлыларга 15:13; Филипиялеләргә 4:9). Бу тынычлык «һәркайсы акылдан өстенрәк», без күз алдына китерә алганнан күпкә зуррак, чөнки аның чыганагы — Аллаһы.

 Бу шигырьдә Аллаһы тынычлыгы йөрәкләребезне саклый ала дип әйтелә. Монда «саклый» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе хәрби термин белән тамырдаш. Бу термин берәр гаскәрнең ныгытылган шәһәрне саклавы турында әйткәндә кулланылган. Аллаһы тынычлыгы да кешене эмоциональ яктан яклый. Ул кешегә үз проблемаларына батмаска ярдәм итә.

 Аллаһы тынычлыгы безне «Мәсих Гайсә аша» саклый, ягъни аның аша без Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләргә ия була алабыз. Гайсә үз тормышын гөнаһларыбызны йолып алыр өчен корбан иткән. Аңа иман итсәк, без Аллаһының фатихаларын татый алырбыз (Еврейләргә 11:6). Гайсә арадашчы булганга, безнең догаларыбыз Аллаһыга барып җитә. Гайсә болай дип әйткән: «Атам янына, минем аша үтмичә, беркем дә килми» (Яхъя 14:6; 16:23).

Филипиялеләргә 4:6, 7 нең контексты

 Филипиялеләргә хатны рәсүл Паул Филипиядә a яшәүче мәсихчеләргә язган. Шул ук 4 нче бүлектә ул мәсихчеләрне куанырга дәртләндерә. Паул аларга үзенә күрсәткән юмартлыклары өчен рәхмәтләр әйтә (Филипиялеләргә 4:4, 10, 18). Ул дога кылу Аллаһы тынычлыгына китерә икәнен күрсәтә. Шулай ук ул, «тынычлык Аллаһысы» безгә булышсын өчен, нәрсәләр турында уйланып яшәргә һәм ничек эш итәргә икәнен аңлата (Филипиялеләргә 4:8, 9).

a Хәзерге Грециядә урнашкан булган.