Төп мәгълуматка күчү

Акча һәм бурыч. Изге Язмалар булыша аламы?

Акча һәм бурыч. Изге Язмалар булыша аламы?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Әйе, булыша ала. Бу яктан сезгә Изге Язмалардагы дүрт принцип ярдәм итәр.

  1.   Чыгымнарны планлаштырыгыз. «Тырыш кешенең уе-нияте — муллык; ә ашык-пошык эшләүче мохтаҗлыкка дучар булыр» (Гыйбрәтле сүзләр 21:5). Берәр нәрсә арзанрак сатылса да, аны алырга ашыкмагыз. Акчаны ничек һәм нәрсәгә тотачаксыз? Моны билгеләгез — бюджет төзегез. Аның буенча яшәгез.

  2.   Бурычка кермәскә тырышыгыз. «Бурычлы кеше бурычка бирүченең колына әверелер» (Гыйбрәтле сүзләр 22:7). Әгәр бурычка кереп аны вакытында кайтарырга мөмкинлегегез булмаса, кайтару көнен күчерер өчен бурычка бирүче белән сөйләшегез. Үтенегез, ялварыгыз. Изге Язмалардагы бер принципны кулланыгыз. Бу принцип, бер кешенең бурычы өчен, уйламыйча җаваплылыкны үз өстенә алган кеше турында: «Аягына егыл, аңардан сине коткаруын үтен. Йокыңны оныт, күз кабакларың йокымсырап йомылмасын» (Гыйбрәтле сүзләр 6:1—5). Бер сөйләшүдә килеп чыкмаса, кабат килеп бурычны соңрак кайтару турында сөйләшегез.

  3.   Акча тормышыгызда иң мөһиме булып китмәсен. «Саран кеше бик тиз баеп калырга омтыла; берзаман мохтаҗлык килеп буасын ул әле уйламый» (Гыйбрәтле сүзләр 28:22). Көнләшү һәм комсызлык акча ягыннан авырлыкларга китерә һәм рухи нәрсәләрне икенче урынга күчерә.

  4.   Булганына канәгать булып яшәгез. «Шуңа күрә ризык һәм кием-салым белән яшәү урыныбыз булса, моңа канәгать булыйк» (1 Тимутигә 6:8). Бәхет белән канәгатьлекне акчага сатып алып булмый. Бәхетле кешеләр — күп кенә очракларда әллә ни бай булмаган кешеләр. Әмма алар туганнары һәм дуслары белән бер-берсен яратып яши һәм Аллаһы белән дуслыкларын саклый (Гыйбрәтле сүзләр 15:17; 1 Петер 5:6, 7).