Төп мәгълуматка күчү

Изге булу үз эченә нәрсәне ала?

Изге булу үз эченә нәрсәне ала?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Изге булу нәҗеслектән арыну дигәнне аңлата. «Изге» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе «аерым» дигән мәгънә белдергән сүздән килеп чыккан. Гыйбадәт кылуда «изге» дип гадәти кулланудан аерып куелган нәрсәләр, яки мөкатдәс дип саналган нәрсәләр атала.

 Аллаһыдан изгерәк зат юк. Изге Язмаларда: «Йәһвә кебек изге берәү дә юк»,— диелә (1 Ишмуил 2:2) a. Шуңа күрә Аллаһының гына изгелек нормаларын урнаштырырга хокукы бар.

 «Изге» дигән сүз Аллаһы белән бәйле булган һәм аңа гыйбадәт кылуда кулланылган һәрнәрсәгә карый. Мәсәлән, Изге Язмалардан кайбер мисаллар:

  •   Изге урыннар. Аллаһы Муса пәйгамбәргә янып торган куак янында: «Син басып торган җир — изге урын»,— дигән (Чыгыш 3:2—5).

  •   Изге җыелышлар. Борынгы заманда исраиллеләр «изге җыелышлар» дип аталган, регуляр рәвештә үткәрелгән дини бәйрәмнәргә җыела торган булган, анда алар Йәһвәгә гыйбадәт кылган (Левилеләр 23:37).

  •   Изге әйберләр. Иерусалимда борынгы гыйбадәтханәдә Аллаһыга гыйбадәт кылуда кулланылган әйберләрне «изге әйберләр» дип атаганнар (1 Патшалар 8:4). Изге әйберләрне югары бәяләгән булсалар да, исраиллеләр аларга табынырга тиеш булмаган b.

Гөнаһлы кеше изге була аламы?

 Әйе, була ала. Аллаһы мәсихчеләргә: «Изге булыгыз, чөнки мин изге»,— дип боера (1 Петер 1:16). Сүз дә юк, гөнаһлы кешеләр үз тормышларын Аллаһының изгелек нормаларына беркайчан да туры китерә алмаячак. Шулай да Аллаһының гадел кануннарына буйсынып яшәүчеләрне «изге, Аллаһыга яраклы» дип атап була (Римлыларга 12:1). Кешенең изге булуы әйткән сүзләреннән һәм кылган эшләреннән ачык күренә. Әйтик, берәрсе «изге булыгыз һәм фәхешлектән ерак торыгыз», «бар эшләрегездә изге булыгыз» дигән Изге Язмалардагы әмерләргә буйсына (1 Тисалуникәлеләргә 4:3; 1 Петер 1:15).

Аллаһы каршында изге булсаң, алай һәрвакыт булыр дип әйтеп буламы?

 Юк. Әгәр дә берәү Аллаһының нормалары буенча яшәүдән туктый икән, Аллаһы аны инде изге дип санамый. Мәсәлән, Еврейләргә дип аталган Изге Язмаларның бер китабы «изге кардәшләргә» язылган булган. Шулай да хәтта алар «тере Аллаһыдан ераклашып, явыз һәм имансыз булып китә» алган (Еврейләргә 3:1, 12).

Изгелек турындагы ялган карашлар

 Ялган караш. Фидакарь тормыш алып барсаң, изге булырсың.

 Факт. Инҗилдә әйтелгәнчә, «тәнне кырыс тотуда», мәсәлән, фидакарь тормыш алып баруда «бернинди дә файда юк» (Көләсәйлеләргә 2:23). Аллаһы безнең шатланып яшәвебезне тели. Кешеләр «ашап-эчәргә һәм тырыш хезмәтләреннән канәгатьлек табарга тиеш. Бу — Аллаһы бүләге» (Вәгазьче 3:13).

 Ялган караш. Гомер буе ялгыз калу кешене изге итә.

 Факт. Әйтик, мәсихче ялгыз калырга булган. Ләкин аның карары аны автоматик рәвештә Аллаһы каршында изге итмәячәк. Бер караганда, ялгыз калырга булган кешеләр, теләсә, гыйбадәткә барлык игътибарларын юнәлтә ала (1 Көринтлеләргә 7:32—34). Әмма Изге Язмалардан күренгәнчә, өйләнешкән кешеләрнең дә изге дип аталуы ихтимал. Дөресен генә әйткәндә, Гайсә пәйгамбәрнең ким дигәндә бер рәсүле, мәсәлән, Петер өйләнгән кеше булган (Маттай 8:14; 1 Көринтлеләргә 9:5).

a Йәһвә — Аллаһының шәхси исеме. Изге Язмаларның йөзләгән шигырьләрендә аның исеме «изге», «изгелек» дигән сүзләр белән бәйләнеп кителә.

b Изге Язмалар дини әйберләргә табынудан кисәтә (1 Көринтлеләргә 10:14).