Римлыларга 12:1—21
12 Шуңа күрә, кардәшләр, Аллаһының рәхимлелеге нигезендә сезгә ялварам: үз тәннәрегезне+ тере, изге,+ Аллаһыга яраклы корбан итеп бирегез, шулай итеп сез, акылыгызны кулланып,+ аңа изге хезмәт башкарырсыз.
2 Бу дөнья төзелешенең* гадәтләре буенча бүтән эш итмәгез, ә акылыгызны яңарту аша үзегезне үзгәртә барыгыз.+ Шул чакта сез Аллаһының яхшы, аңа яраклы һәм камил ихтыяры нәрсәдән гыйбарәт икәнен тикшереп белерсез.+
3 Үземә юмарт игелек күрсәтелгәнгә, сезнең һәрберегезгә шуны әйтәм: үзегез хакында кирәгеннән артык уйламагыз,+ ләкин уйлау рәвешегездән төпле булуыгыз күренсен, һәркем Аллаһы тарафыннан үзенә бирелгән иманга карап фикер йөртсен.+
4 Тәнебезнең әгъзалары күп булса да,+ алар төрле роль үти.
5 Шулай ук без дә, күп булсак та, Мәсих белән бердәмлектә бер тәнне тәшкил итәбез, ә аерым без бер-беребезгә бәйле әгъзалар.+
6 Үзебезгә күрсәтелгән юмарт игелек буенча бирелгән бүләкләребез төрле,+ шуңа күрә кемгә пәйгамбәрлек итү сәләте бирелгән, шул, бирелгән иманына карап, пәйгамбәрлек итсен;
7 кемгә хезмәт — шул хезмәт итсен; кем өйрәтә — шул өйрәтсен;+
8 кем дәртләндерә* — шул дәртләндерсен;*+ кем тарата* — шул юмарт таратсын;*+ кем җитәкчелек итә — шул тырышып җитәкчелек итсен;+ кем шәфкать күрсәтә — шатланып күрсәтсен.+
9 Мәхәббәтегез риясыз булсын.+ Явызлыкка җирәнеп карагыз,+ яхшылыкка ябышыгыз.
10 Бер-берегезне туганнарча, назлы итеп яратыгыз. Бер-берегезгә ихтирам күрсәтүдә беренче булыгыз.+
11 Эшчән* булыгыз, ялкауланмагыз.+ Рух ярдәмендә ялкынланып торыгыз.+ Йәһвәгә* кол булып хезмәт итегез.+
12 Өметегезгә шатланып яшәгез. Бәла-каза кичергәндә, нык калыгыз.+ Өзлексез дога кылыгыз.+
13 Изгеләр белән ихтыяҗларына карап уртаклашыгыз.+ Кунакчыл булыгыз.+
14 Эзәрлекләүчеләрегезне фатихалап торыгыз.+ Кешеләрне каргамагыз, аларга Аллаһыдан фатиха сорагыз.+
15 Шатланучылар белән бергә шатланыгыз, елаучылар белән бергә елагыз.
16 Башкаларга карашыгыз үз-үзегезгә кебек булсын. Уйларыгызда тәкәббер булмагыз,* тыйнак карашлы булыгыз.+ Үзегезне акыллыга санамагыз.+
17 Явызлыкка явызлык белән һичкемгә кайтармагыз.+ Барлык кешеләр игелекле дип санаганны эшләргә тырышыгыз.
18 Һәркем белән тыныч-тату яшәр өчен көчегездән килгәнне эшләгез.+
19 Сөекле кардәшләрем, үзегез өчен үч алмагыз, ә Аллаһы ярсуына урын бирегез,+ чөнки болай дип язылган: «„Үч алу — минем эш, үзем кайтарачакмын“,— дип әйтә Йәһвә».*+
20 Ләкин «дошманың ач булса, ашат, сусаган булса, эчер, чөнки шулай эшләп, син аның башына утлы күмер өярсең».*+
21 Явызлыкка үзеңне җиңәргә юл куйма, явызлыкны яхшылык белән җиңеп яшә.+
Искәрмәләр
^ Яки «иганә итсен».
^ Яки «иганә итә».
^ Яки «үгетләсен».
^ Яки «үгетли».
^ Яки «Ашкынучан; Тырыш».
^ А5 кушымт. к.
^ Яки «Тәкәббер фикерләр үстермәгез».
^ А5 кушымт. к.
^ Ягъни кешене йомшартырсың һәм ачуын басарсың.