Төп мәгълуматка күчү

Ни өчен Йәһвә Шаһитләре һәр гаепләүчегә җавап кайтармый?

Ни өчен Йәһвә Шаһитләре һәр гаепләүчегә җавап кайтармый?

 Йәһвә Шаһитләре һәр гаеп эзләүчегә һәм мыскыллаучыга җавап кайтарма дигән Изге Язмалардагы киңәшне кулланырга тырыша. Мәсәлән, Изге Язмалардагы бер урында: «Мыскыллаучыны төзәткән кеше хурлыкка калыр»,— диелә (Гыйбрәтле сүзләр 9:7, 8; 26:4). Безнең бар игътибарны ялган гаепләүләргә туплап бәхәсләшебез килми, безнең Аллаһының күңелен табып яшисебез килә (Зәбур 119:69).

 «Дәшми тору вакыты бар һәм сөйләү вакыты бар» (Вәгазьче 3:7). Без хакыйкатьне эзләүче эчкерсез кешеләр белән сөйләшәбез, ә сүз көрәштереп бәхәсләшәүчеләргә дәшмибез. Шулай эшләп, без Гайсә пәйгамбәрнең һәм беренче гасырдагы мәсихчеләрнең үрнәгенә иярәбез һәм аларның әйткәннәрен тормышта кулланабыз.

  •   Гайсәне Пилат каршында ялганлап гаепләгәннәр, әмма Гайсә дәшми торган (Маттай 27:11—14; 1 Петер 2:21—23). Шулай ук ул кешеләрнең үзен эчкече һәм бирән атауларына игътибар бирмәгән. Ул «зирәклекнең хаклыгы эшләре белән күрсәтелә» дигән принцип буенча эш иткән, һәм аның эшләрен күзәтеп торган кешеләр үзләре дөрес нәтиҗәгә килгән (Маттай 11:19). Ләкин кирәк чакта ул мыскыллаучыларга кыюлык белән җавап кайтарган (Маттай 15:1—3; Марк 3:22—30).

     Гайсә үз шәкертләренә, кешеләр аларны ялганлагап гаепләгәндә, боекмаска киңәш иткән. Ул аларга: «Кешеләр сезне минем аркада мәсхәрәләгәндә, эзәрлекләгәндә һәм сезнең турында ялганлап төрле явыз сүзләр сөйләгәндә, сез бәхетле»,— дигән (Маттай 5:11, 12). Ләкин гаепләүләр шәкертләргә шаһитлек бирергә мөмкинлек бирсә, Гайсә үзенең: «Мин сезгә сүзләр һәм зирәклек бирермен, һәм бар дошманнарыгыз берләшсә дә, сезгә каршы да тора алмас, бернәрсә әйтә дә алмас»,— дигән вәгъдәсен үтәячәк (Лүк 21:12—15).

  •   Рәсүл Паул мәсихчеләргә каршы килүчеләр белән мәгънәсез бәхәсләрдән качарга киңәш иткән, чөнки андый тартышулар, аның сүзләре буенча, «файдасыз һәм буш» (Титуска 3:9; Римлыларга 16:17, 18).

  •   Рәсүл Петер мәсихчеләрне иманнарын якларга һәрвакыт әзер булырга өндәгән (1 Петер 3:15). Шулай да, ул үзе әйтмешли, иманны сүз белән түгел, ә эш белән яклавыбыз уңышлырак. Петер: «Ахмак сүзләр сөйләүче акылсыз кешеләрнең авызларын игелекле эшләрегез белән томалагыз»,— дип язган (1 Петер 2:12—15).