Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез Йәһвә Шаһитләре турында нәрсә беләсез?

Сез Йәһвә Шаһитләре турында нәрсә беләсез?

Сез безнең вәгазьләгәнебезне күрәсездер. Бәлки, сез безнең турында газетларда укыгансыздыр яки башкалардан ишеткәнсездер. Әмма Йәһвә Шаһитләре турында белемегез никадәр төгәл?

ҮЗ БЕЛЕМЕГЕЗНЕ ТИКШЕРЕГЕЗ

Нәрсә дөрес, ә нәрсә хата?

ДӨРЕС ХАТА

  1. Йәһвә Шаһитләре — мәсихчеләр.

  2. Йәһвә Шаһитләре — креационистлар.

  3. Йәһвә Шаһитләре табиблардан дәвалануны кабул итми.

  4. Йәһвә Шаһитләре тулаем Изге Язмаларга ышана.

  5. Йәһвә Шаһитләре Изге Язмаларның үз тәрҗемәләрен генә куллана.

  6. Йәһвә Шаһитләре Изге Язмаларны үз тәгълиматларына туры китереп үзгәрткән.

  7. Йәһвә Шаһитләре җәмгыятькә файда китерми.

  8. Йәһвә Шаһитләре башка дин кешеләренә масаеп карый.

Җаваплар киләсе битләрдә китерелә.

  1. 1 ДӨРЕС. Без Гайсә Мәсих тәгълиматларын кабул итәбез һәм аның үрнәге буенча яшибез (1 Петер 2:21). Шулай да без күп яклардан үзләрен христианнар дип атаган диннәрдән аерылып торабыз. Мәсәлән, без Троицага ышанмыйбыз. Изге Язмаларда Гайсә Мәсих — Аллаһы Улы дип әйтелә (Марк 12:29). Без үлемсез җанның барлыгына я Аллаһының кешеләрне мәңгелек тәмугта интектергәненә ышанмыйбыз, чөнки Аллаһы Сүзендә моңа дәлилләр юк. Өстәвенә, без дин җитәкчеләре титуллар йөртергә һәм үзләрен башкалардан өстен куярга тиеш түгел дип саныйбыз (Вәгазьче 9:5; Йәзәкил 18:4; Маттай 23:8—10).

  2. 2 ХАТА. Без Аллаһының бар нәрсәне барлыкка китергәненә ышанабыз. Ләкин без креационистлар белән риза түгел. Ни өчен? Чөнки аларның карашлары Изге Язмаларга каршы килә. Мәсәлән, кайбер креационистлар уйлаганча, Аллаһы бөтен нәрсәне барлыкка китергәндә, һәрбер иҗади көн 24 сәгать дәвам иткән. Ләкин Изге Язмаларда «көн» дигән сүз зур чорны аңлатырга мөмкин (Яратылыш 2:4; Зәбур 89:4). Кайбер креационистлар җиргә берничә мең ел гына дип өйрәтә. Изге Язмаларда исә, алты иҗади көн әле башланганчы, җир һәм Галәм булган дип әтелә 1 (Яратылыш 1:1).

  3. 3 ХАТА. Без дәваланыр өчен табибларга мөрәҗәгать итәбез. Беренче гасырда яшәгән Лүк исемле мәсихче табиб булган. Бүген дә кайберәүләребез табиблар булып эшли (Көләсәйлеләргә 4:14). Ләкин без Изге Язмалардагы принципларга каршы килгән дәваланудан баш тартабыз. Мәсәлән, без кан җибәрүгә ризалашмыйбыз, чөнки Аллаһы Сүзе каннан тыелырга куша (Рәсүлләр 15:20, 28, 29).

    Шулай да без үзебез һәм гаиләбез өчен иң яхшы дәвалау ысулларын кулланырга тырышабыз. Табиблар, Йәһвә Шаһитләренә операция ясар өчен, кеше канны азрак югалтсын өчен төрле дәвалау ысулларын уйлап чыгарган, һәм бу ысуллар хәзер бар кешеләргә ярдәм итә. Күп кенә илләрдә кешеләр кан җибәрүгә ризалашмый һәм башка дәвалауны сайлый. Шулай итеп, алар кан җибәрү белән бәйле зыяннан кача. Андый зыян кан аша күчә торган чирләр, иммунитет реакциясе һәм табибларның хатасы аркасында була ала.

  4. 4 ДӨРЕС. Без бөтен Изге Язмалар «Аллаһы тарафыннан рухландырылган һәм... файдалы» дип ышанабыз (2 Тимутигә 3:16). Изге Язмалар Иске һәм Яңа Васыять дип еш кына аталган өлешләрдән тора. Без бу өлешләрне Еврей Язмалары һәм Мәсихче Грек Язмалары дип атыйбыз. Шулай итеп без шуны күрсәтәбез: без Изге Язмаларның бернинди дә өлешен иске я әһәмиятсез дип санамыйбыз.

  5. 5 ХАТА. Изге Язмаларны өйрәнгәндә, без күп төрле тәрҗемәләрне кулланабыз. Әмма берәр телдә «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе» булса, без аны аеруча кадерлибез, чөнки бу тәрҗемә төгәл һәм аңлаешлы, шулай ук анда Аллаһы исеме кулланыла. Изге Язмаларның бер тәрҗемәсенең кереш сүзендә аны чыгарырга булышкан 79 кешенең исемнәре китерелә. Ләкин бу китапның Авторы Йәһвә Аллаһының исеме бу тәрҗемәдә төшереп калдырылган! Төп нөсхәләрдә исә Аллаһының исеме меңләгән тапкыр очрый, һәм «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә ул бар урыннарда торгызылган 2.

  6. 6 ХАТА. Үз карашларыбызның Изге Язмаларга туры килмәгәнен күреп, без аларны үзгәртә идек. Без «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»н 1950 елдан алып чыгара башладык. Моңа хәтле без шул вакытта булган тәрҗемәләрне куллана идек һәм үз карашларыбызны аларга нигезли идек.

  7. 7 ХАТА. Хезмәтебез җәмгыятькә файда китерә. Без күп кенә кешеләргә начар гадәтләрне, мәсәлән наркотиклар куллану һәм чамадан тыш күп исерткеч эчемлекләр эчү гадәтен, җиңәргә ярдәм иттек. Без бөтен дөньяда уку-язу дәресләрен үткәрәбез. Бу меңләгән кешеләргә укырга һәм язарга өйрәнергә булыша. Табигать афәтләре булганда, без Йәһвә Шаһитләренә һәм башка кешеләргә ярдәм итәбез, аларны эмоциональ һәм рухи яктан ныгытабыз 3.

  8. 8 ХАТА. Изге Язмаларда «һәркайсы кешегә ихтирамлы булырга» киңәш ителә. Без, кешеләрнең дини карашларына карамастан, бу киңәшкә колак салабыз (1 Петер 2:17). Кайбер илләрдә йөзләгән мең Йәһвә Шаһите яши. Әмма, күпсанлы булсак та, без башка диннәрнең эшчәнлеген тыярга я чикләргә теләп, сәясәт кешеләренә басым ясамыйбыз. Үз карашларыбызны кешеләргә тагарга теләп, берәр закон кабул ителсен дип кампанияләрдә я митингларда катнашмыйбыз. Башкаларның үзебезгә карата түземле булуларын теләп, без дә аларга карата шулай ук түземле (Маттай 7:12).

Бу мәкаләдәге мәгълүмат рәсми сайтыбыздан алынган.

^ 1. Шуңа күрә без, креационистлардан аермалы буларак, фактларга нигезләнгән фән ачышларына ышанабыз. Фәнни фактлар исә җиргә, бәлки, инде миллиардлаган ел икәнен күрсәтә.

^ 2. «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең тагын бер үзенчәлеге бар: ул бушлай таратыла. Нәтиҗәдә, миллионлаган кеше Изге Язмаларны туган телендә укый ала. Бүгенге көнгә «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»н якынча 130 телдә укып була. Аны рәсми сайтыбызда хәтта онлайн укый аласыз.

^ 3. Без иганә итеп бирелгән акчаларны төрле файдалы эшләр, мәсәлән афәттән зыян күргән кешеләргә ярдәм итәр өчен кулланабыз (Рәсүлләр 11:27—30). Ярдәм итү эшен ирекле эшчеләр башкарганга, ирекле иганәләр төрле оештыручыларга түгел, ә нәкъ ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә бара.