Төп мәгълуматка күчү

Йәһвә Шаһитләре гаиләләрне таркатамы?

Йәһвә Шаһитләре гаиләләрне таркатамы?

 Йәһвә Шаһитләре буларак, без үз гаиләләребезне дә ныгытабыз, якыннарыбызга да үз гаиләләрен ныгытырга ярдәм итәбез. Без Гаиләне булдыручы Аллаһыны хөрмәт итәбез (Яратылыш 2:21—24; Эфеслеләргә 3:14, 15). Ул безне Изге Язмалар аша дөньядагы күп кенә никахларга нык һәм бәхетле булырга ярдәм итә торган принципларга өйрәтә.

Йәһвә Шаһитләре гаиләләрне ничек ныгыта?

 Изге Язмалардагы киңәшләр буенча эш итәр өчен, без бар тырышлыклар куябыз, чөнки бу безгә яхшы ирләр, хатыннар һәм әти-әниләр булырга ярдәм итә (Гыйбрәтле сүзләр 31:10—31; Эфеслеләргә 5:22—6:4; 1 Тимутигә 5:8). Изге Язмалардагы акыллы киңәшләр хәтта ышанулары аерылып торган гаиләләргә булыша (1 Петер 3:1, 2). Йәһвә Шаһитләренең башка дин тотучы тормыш иптәшләренең мондый сүзләренә игътибар итегез:

  •   «Без бергә алты ел буе яшәгәндә бәхәсләшә идек һәм бер-беребезгә ачулана идек. Аннары хатыным Ивети Йәһвә Шаһите булып киткәч, ул миңа карата яратуны күбрәк күрсәтә башлады һәм түземлерәк булып китте. Аның ясаган үзгәрешләре никахыбызны саклап калды» (Клауир, Бразилия).

  •   «Ирем Чанса Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлагач, мин каршы килә идем, чөнки алар гаиләләрне тарката дип уйлый идем. Аннары Изге Язмалар чынында никахыбызны ныгытырга ярдәм итә икәнен аңладым» (Агнесс, Замбия).

 Вәгазьдә без якыннарыбызга Изге Язмалардагы киңәшләрне куллану киләсе өлкәләрдә ничек ярдәм итә икәнен күрсәтәбез:

Дини карашларны үзгәртү никахта каршылыкларга китерәме?

 Әйе, кайчак китерә. Мәсәлән, 1998 елда бер компания бер тормыш иптәше берсе Йәһвә Шаһите булган гаиләләрдә тикшерү үткәргән һәм һәр 20 нче никахта, тормыш иптәше дини карашларын үзгәрткәнгә, җитди авырлыклар туган икәнен ачыклаган.

 Гайсә алдан әйткәнчә, аның тәгълиматлары буенча яшәгән кешеләрнең гаиләләрендә кайчак ызгыш-талаш туачак (Маттай 10:32—36). Вил Дюрант исемле тарихчы шуңа игътибар иткән: Рим империясендә «христиан динен гаиләләрне таркатуда гаепләгәннәр» a. Йәһвә Шаһитләренең кайберләре дә бүген шул ук авырлыкны кичерә. Бу Йәһвә Шаһитләре никахта аңлашылмаучанлыкларны тудыра дигәнне аңлатамы?

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе

 Бер тапкыр Йәһвә Шаһитләрен гаиләләрне таркатуда гаепләгәннәр. Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе болай дигән: «Йәһвә Шаһитләре булмаган гаилә әгъзалары еш кына иман итүче туганнарының үз диннәрен тотарга һәм дин эшләре белән шөгыльләнергә рөхсәт итүдән һәм хөрмәт итүдән баш тартканга, никахта каршылыклар килеп чыга». Мәхкәмә болай дип өстәгән: «Ышанулары аерылып торган гаиләләр өчен бу гадәти хәл. Һәм Йәһвә Шаһитләре турында шуны ук әйтеп була» b. Үз диннәренә кешеләр каршы килгәндә дә Йәһвә Шаһитләре Изге Язмалардагы мондый киңәш буенча эш итәргә тырышалар: «Һичкемгә дә явызлыкка явызлык белән кайтармагыз. [...] Һәркем белән тыныч-тату яшәр өчен көчегездән килгәнне эшләгез» (Римлыларга 12:17, 18).

Ни өчен Йәһвә Шаһитләре үз имандашлары белән генә никахка керергә тиеш дип уйлый

 Йәһвә Шаһитләре Изге Язмалардагы «Хуҗабыз шәкертенә» генә — шул ук динне тоткан кешегә — никахка керү турындагы күрсәтмә буенча эш итә (1 Көринтлеләргә 7:39). Изге Язмаларда язылган бу сүзләр буенча эш итү акыллы. Мәсәлән, 2010 елда чыккан бер журналның мәкәләсе буенча, «тормыш иптәшләренең бер үк диннәре һәм гореф-гадәтләре булса», аларның бер-берсе белән мөнәсәбәтләре яхшырак булачак c («Journal of Marriage and Family»).

 Әмма Йәһвә Шаһитләре үз имандашларын башка дин тотучы тормыш иптәшләре белән аерылышырга этәрми. Изге Язмаларда болай диелә: «Берәр кардәшнең иман итмәүче хатыны булса һәм хатыны аның белән бергә яшәргә риза икән, кардәш аны ташламасын» (1 Көринтлеләргә 7:12, 13). Йәһвә Шаһитләре бу әмер буеча яши.

a «Кайсар һәм Мәсих» (рус) дигән китапны карагыз, 696 б.

b Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенең «Мәскәүдәге Йәһвә Шаһитләренең дини оешмалары һәм башкалар Россия Федерациясенә каршы» дигән эш буенча чыгырылган карарны карагыз, 26 б., 111 пункт.

c «Journal of Marriage and Family» дигән журналны кара, 2010 ел, август ае, Т. 72, № 4, 963 б.