Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез балаларыгызга нинди үрнәк калдырасыз?

Ата-аналар өчен

8. Үрнәк

8. Үрнәк

БУ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА?

Үрнәкле ата-аналар өйрәткәннәре буенча үзләре яши. Мәсәлән, әгәр дә сез, берәрсе килгәндә, аның белән сөйләшергә теләмичә: «Аңа мин өйдә түгел диген»,— дип әйтәсез икән, сез балагызның да һәрвакыт дөресне сөйләвен көтә алмыйсыз.

«Еш кына мондый сүзләрне ишетеп була: „Мин эшләгәнне түгел, мин әйткәнне эшлә“. Ләкин балаларны алдап булмый. Алар сүзләребезне һәм эшләребезне губка кебек сеңдерә һәм, эшләребез өйрәткәннәребезгә туры килмәсә, безгә моның турында әйтәчәк» (Дэйвид).

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «„Урлама“ дип вәгазьлисең, ә үзең урлыйсыңмы?» (Римлыларга 2:21)

НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ?

Кечкенә балаларга һәм хәтта яшүсмерләргә дә әти-әниләре башкаларга караганда, шул исәптән яшьтәшләренә караганда, зуррак йогынты ясый. Шуңа күрә сезнең өстенлегегез бар: башлыча сез үз балаларыгызны дөрес юлга юнәлтә аласыз. Моны, әлбәттә, үрнәк күрсәтеп эшләргә кирәк.

«Без, бер үк нәрсәне йөз тапкыр кабатлап та, балабыз безне ишетәме икән дип уйларга мөмкин. Ләкин, әгәр без әйткәнебез буенча үзебез бер генә тапкыр эш итмәсәк, бала безгә моның турында әйтәчәк. Балалар, без хәтта уйламаганда да, бар эшләребезне күзәтә» (Николь).

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Югарыдан килүче зирәклек... риясыз» (Ягъкуб 3:17).

НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?

Үз принципларыгызны тикшерегез. Сез үзегез күңел ачуларның нинди төрләрен сайлыйсыз? Тормыш иптәшегез һәм балаларыгыз белән үзегезне ничек тотасыз? Сезнең дусларыгыз кемнәр? Сез башкалар турында уйлыйсызмы? Башка сүзләр белән әйткәндә, сез балаларыгызның үзегезгә охшаш булуларын теләр идегезме?

«Без ирем белән балаларыбызны үзебез эшләмәгәнне эшләргә мәҗбүр итмибез» (Кристина).

Хаталарыгыз өчен гафу үтенегез. Балагыз камил булмаганыгызны белә. Урынлы булганда, иптәшегезгә дә, балагызга да «гафу ит» диеп, сез эчкерсез һәм басынкы булуда яхшы үрнәк күрсәтерсез.

«Балаларыбыз безнең хаталарны тануыбызны һәм гафу үтенүебезне ишетергә тиеш. Югыйсә, алар үз хаталарын танырга өйрәнмәс» (Робин).

«Әти-әни буларак, без балаларыбызга иң зур йогынты ясыйбыз; үрнәгебез — иң яхшы корал, чөнки алар безне һәрвакыт күрә. Бу һәрвакыт ачык торган китап кебек һәм һәрвакыт өйрәтелә торган дәрес кебек» (Уэнделл).