Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Әхлакый нормалар балагызга, компас кебек, дөрес юлны сайларга булыша ала

Ата-аналар өчен

7. Әхлак

7. Әхлак

БУ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА?

Һәр кешенең үз әхлакый принциплары бар. Мәсәлән, һәрвакыт намуслы булырга тырышасыз икән, сез моны балагызда да тәрбияләргә тырышырсыз.

Әхлак этик нормаларны да үз эченә ала. Этик нормаларга өйрәтелгән кеше тырыш, намуслы һәм башкалар турында кайгыртучан була. Ә андый сыйфатларга кеше аеруча бала чагында яхшырак өйрәнә.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Баланы дөрес юлга өйрәт, ул картайгач та, аннан читкә тайпылмас» (Гыйбрәтле сүзләр 22:6).

НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ?

Хәзерге технологияләр чорында әхлакый нормалар аеруча әһәмиятле. «Электрон җайланмаң аша син теләсә кайсы вакытта әхлаксызлыкка очрый аласың,— дип әйтә Карэн исемле әни кеше.— Балаларыбыз, алдыбызда утырып та, әхлаксыз нәрсәләр карарга мөмкин!»

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «[Җитлеккәннәр] үз төшенүчәнлекләрен... яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәткән» (Еврейләргә 5:14).

Этик нормаларның мөһимлеге. Бу нормалар әдәпле булуны, мәсәлән «зинһар», «рәхмәт» кебек сүзләр әйтүне, һәм башкаларга карата ихтирамлы булуны үз эченә ала. Бүгенге дөньяда андый сыйфатлар сирәк күзәтелә һәм еш кына техника кешеләргә караганда кадерлерәк дип санала.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Кешеләрнең үзегезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез» (Лүк 6:31).

НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?

Әхлакый нормалар турында ачыктан-ачык сөйләшегез. Мәсәлән, тикшерүләр күрсәткәнчә, яшүсмерләргә никахка кадәр җенси мөнәсәбәтләргә керү дөрес түгел икәнлеге ап-ачык аңлатылса, аларның андый тәртиптән качуы ихтималлыгы артыр.

КИҢӘШ: күптән түгел булган берәр вакыйганы әхлак турында сөйләшер өчен мөмкинлек итеп кулланыгыз. Яңалыкларда берәр җинаять турында әйтелгәндә, сез болай дип әйтә аласыз: «Нинди кансызлык! Синеңчә, ни өчен бу кешеләр андый булып киткән?»

«Балалар нәрсә яхшы, ә нәрсә яман икәнен белмәсә, аларга дөрес карарлар кабул итү авыррак булыр» (Брэндон).

Этик нормаларга өйрәтегез. Хәтта кечкенә балалар да «зинһар» һәм «рәхмәт» кебек сүзләрне әйтергә һәм хөрмәт күрсәтергә өйрәнә ала. Балаларны тәрбияләү турындагы бер китапта болай диелгән: «Балалар дөнья үзләре тирәли әйләнә дип уйламаса, ә үзләрен гаилә, мәктәп һәм җәмгыятьнең өлеше итеп күрсә, алар үзләре хакына гына түгел, ә башкалар хакына да игелекле эшләр кылырга әзер булачак» («Parenting Without Borders»).

КИҢӘШ: балаларны башкаларга игелек эшләргә өйрәтер өчен, аларга өйдәге эшләр кушыгыз.

«Балаларыбыз инде хәзер өйдәге эшләрне башкарырга өйрәнсә, үзләре яши башлагач, аларга җиңелрәк булыр, андый эшләр гадәтләренә кереп китәр» (Тара).