Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

22 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

«Изгелек юлыннан» тайпылмагыз

«Изгелек юлыннан» тайпылмагыз

«Анда зур юл булыр, ул „Изгелек юлы“ дип аталыр» (ИШАГ. 35:8).

31 ҖЫР Аллаһы белән йөр

БУ МӘКАЛӘДӘ a

1, 2. Бабылда яшәгән яһүдләргә нинди мөһим карар кабул итәргә кирәк булган? (Езра 1:2—4)

 ПАТШАНЫҢ боерыгы буенча, Бабылда якынча 70 ел әсирлектә булган яһүдләр туган җирләренә — Исраилгә кайта алган. (Езра 1:2—4 укы.) Бу Йәһвә ярдәме белән генә мөмкин булган. Ни өчен алай дип әйтеп була? Бабыллылар, гадәттә, үз тоткыннарын җибәрмәгән (Ишаг. 14:4, 17). Әмма Бабылны яулап алган патша яһүдләргә үз илләренә кайтырга рөхсәт иткән. Нәтиҗәдә, һәр яһүд, аеруча, гаилә башлары, җитди карар кабул итәргә тиеш булган: Бабылда калыргамы я Исраилгә кайтыргамы? Ни өчен бу карар җиңелләрдән булмаган?

2 Күп кенә олы яшьтәгеләр андый сәяхәткә чыга алмаган. Күпчелек яһүдләр Бабылда туып үскән. Бу аларның бердәнбер йорты булган. Исраил исә алар өчен ата-бабаларының туган җирләре генә булган. Кайбер яһүдләр, күрәсең, Бабылда уңышка ирешкән. Шуңа күрә аларга, комфортлы йортларын, яхшы эшләрен калдырып, таныш булмаган җиргә күченү авыр булгандыр.

3. Исраилгә кайтачак тугры яһүдләрне нинди фатихалар көткән?

3 Тугры яһүдләр Исраилгә кайту белән бәйле фатихалар корбаннарга караганда күпкә күбрәк булачагын белгән. Иң зур фатиха гыйбадәт кылу белән бәйле булган. Бабылда 50 дән артык мәҗүси гыйбадәтханә булса да, Йәһвәнең гыйбадәтханәсе булмаган. Өстәвенә, анда Муса кануны таләп иткән корбаннарны китерер өчен мәзбәх тә, оештырылган руханилык та булмаган. Моннан тыш, яһүдләр, мәҗүсиләр арасында яшәгән. Һәм шул кешеләр Йәһвәне дә, аның нормаларын да санга сукмаган. Менә ни өчен Аллаһыдан куркып яшәгән меңләгән яһүд, Исраилгә кайтып, саф гыйбадәт кылуны торгызырга теләгән.

4. Йәһвә Исраилгә кайтачак яһүдләргә нинди ярдәм вәгъдә иткән?

4 Бабылдан Исраилгә кадәрге юл җиңелләрдән булмаган һәм аны үтәр өчен якынча дүрт ай кирәк булган. Әмма Йәһвә исраиллеләргә комачаулый алган бар авырлыкларны һәм киртәләрне юк итәргә вәгъдә иткән. Ишагыя пәйгамбәр болай дип язган: «Йәһвә өчен юлны әзерләгез! Сахра аша Аллаһы өчен тигез олы юл салыгыз. [...] Сикәлтәле юл — такыр, таулы-чокырлы җир тигез булып китсен» (Ишаг. 40:3, 4). Күз алдына китерегез, таулар да, чокырлар да, сикәлтәле юллар да юк. Алда тигез, олы юл. Андый юлдан бару җиңел һәм билгеләнгән урынга күпкә тизрәк барып җитеп була.

5. Бабыл белән Исраил арасындагы образлы юлның исеме нинди булган?

5 Бүген күп кенә юлларның исемнәре я номерлары бар. Ишагыя искә алган образлы юлның да исеме булган. Изге Язмаларда: «Анда зур юл булыр, ул „Изгелек юлы“ дип аталыр. Аннан нәҗес кеше йөрмәс»,— дип язылган (Ишаг. 35:8). Бу сүзләр исраиллеләр өчен нинди мәгънә йөрткән? Ә безнең өчен нәрсә аңлата?

«ИЗГЕЛЕК ЮЛЫ»: ЭЛЕК ҺӘМ ХӘЗЕР

6. Ни өчен бу юл изге дип аталган?

6 «Изгелек юлы» — бик тә туры килгән исем! Ни өчен алай дип әйтеп була? Чөнки туган җирләренә кайткан исраиллеләр арасында «нәҗес кеше», ягъни әхлаксызлыкка, потка табынуга я башка җитди гөнаһларга баткан кешеләр, булырга тиеш булмаган. Шул яһүдләр Йәһвә өчен «изге халык» булып китәргә тиеш булган (Кан. 7:6). Әлбәттә, моның барысы Бабылдан кайткан кешеләргә үзгәрешләр ясарга кирәк булмаячагын аңлатмаган.

7. Кайбер яһүдләргә нинди үзгәрешләр ясарга кирәк булган? Мисал китерегез.

7 Өстәрәк әйтелгәнчә, күпчелек яһүд Бабылда туган. Шуңа күрә аларның күбесе, күрәсең, күпмедер дәрәҗәдә бабыллыларның фикер йөртү рәвешен һәм гореф-гадәтләрен үзләштергән. Беренче яһүдләр Исраилгә кайтканнан соң, дистәләгән ел үткәч, Езра аларның үзләренә мәҗүси хатыннар алганнары турында белеп алган (Чыг. 34:15, 16; Езра 9:1, 2). Тагы да соңрак идарәче Никами Исраилдә туган балаларның яһүд телен белмәгәненә гаҗәпләнгән (Кан. 6:6, 7; Ник. 13:23, 24). Бу балалар Изге Язмалар язылган телне белмәсә, ничек инде алар Йәһвәне яратсын һәм аңа гыйбадәт кылсын?! (Езра 10:3, 44) Әйе, бу яһүдләргә зур үзгәрешләр ясарга кирәк булган, әмма хак гыйбадәт торгызыла барган Исраилдә моны эшләү җиңелрәк булган (Ник. 8:8, 9).

1919 елдан бирле миллионлаган ир-ат, хатын-кыз һәм бала Бөек Бабылдан чыгып «Изгелек юлыннан» бара (8 нче абзацны кара.)

8. Инде күптән булган вакыйгалар безнең өчен нинди мәгънәгә ия? (Тышлыктагы рәсемне кара.)

8 Әйе, моның барысы да кызыклы, әмма яһүдләр белән инде күптән булган вакыйгалар безнең өчен нинди мәгънә йөртә дип уйлап куяр кайберәүләр. Зур мәгънә йөртә, чөнки без дә бит «Изгелек юлыннан» барабыз. Майланган мәсихчеләрме без, «башка сарыклармы», безгә «Изгелек юлында» калырга кирәк (Яхъя 10:16). Чөнки бу юл инде бүген рухи оҗмах аша үтә һәм безне булачак Патшалык фатихаларына илтә b. 1919 елдан башлап, миллионлаган ир кеше, хатын-кыз һәм бала, бөтендөнья ялган дин империясен — Бөек Бабылны калдырып, бу образлы юлга баса. Сез дә бу юлдан барасыз дип өметләнәбез. Бу юл якынча йөз ел элек ачылса да, әзерлек эшләре инде берничә гасыр алдан башланган.

ЮЛНЫ ӘЗЕРЛӘҮ

9. Ишагыя 57:14 тә «Изгелек юлын» әзерләү турында нәрсә әйтелә?

9 Йәһвә Бабылны калдырган яһүдләрнең юлларыннан бар киртәләрне алып куйган. (Ишагыя 57:14 укы.) Ә безнең көннәрдәге «Изгелек юлы» турында нәрсә әйтеп була? 1919 елга берничә гасыр калганда, Йәһвә, нык иманлы кешеләрне кулланып, Бөек Бабылдан чыккан юлны чистарта башлаган. (Ишагыя 40:3 белән чагыштыр.) Бу рухи юл эшләре ярдәмендә соңрак эчкерсез кешеләр, Бөек Бабылны калдырып, хак гыйбадәт кылу торгызылган рухи оҗмахка керә алган. Бу «юл эшләренә» нәрсә кергән соң? Әйдәгез, карап китик.

1919 елга кадәр берничә гасыр дәвамында Аллаһыдан куркучы ир-атлар Бөек Бабылдан чыккан юлны чистарткан (10, 11 нче абзацны кара.)

10, 11. Бастыру һәм тәрҗемә итү эше Изге Язмалардагы белемнәрнең таралуына ничек өлеш керткән? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

10 Бастыру эше. 1450 елга кадәр Изге Язмалар кулдан күчереп язылган. Бу эш күп вакыт алганга, Изге Язмаларның саны аз һәм алар бик кыйммәт булган. Әмма соңрак, бастыру станогы уйлап чыгарылгач, Изге Язмаларны нәшер итү һәм тарату күпкә җиңеләйгән.

11 Тәрҗемә итү. Гасырлар дәвамында Изге Язмалар, башлыча, латин телендә булган. Ә ул телне укымышлы кешеләр генә аңлый алган. Әмма бастыру эше киң таралгач, Аллаһыдан куркучы кешеләр Изге Язмаларны тырышып гади халык теленә тәрҗемә иткән һәм Изге Язмаларны укучылар чиркәүләрнең тәгълиматларын Изге Язмаларда язылганнар белән чагыштыра алган.

1919 елга кадәр берничә гасыр дәвамында Аллаһыдан куркучы ир-атлар Бөек Бабылдан чыккан юлны чистарткан (12—14 нче абзацны кара.) c

12, 13. XIX гасырда кемнәр һәм ничек чиркәүнең ялган тәгълиматларын фаш итә башлаган?

12 Изге Язмаларны өйрәнер өчен әсбаплар. Изге Язмаларны тырышып өйрәнгән эчкерсез кешеләр күп хакыйкатьләр тапкан. Алар, дин әһелләренең ачуын чыгарып, укып белгәннәрен башкалар белән уртаклашкан. Мәсәлән, XIX гасырда кайбер эчкерсез кешеләр чиркәүнең ялган тәгълиматларын фаш итүче брошюралар бастыра башлаган.

13 Якынча 1835 елда Генри Гру исемле нык иманлы кеше үлгәннәрнең халәте турында бер брошюра бастырган. Анда ул, Изге Язмаларга нигезләнеп, үлемсезлек бу Аллаһының бүләге икәнен раслаган. Ә ул вакытларда чиркәү үлемсезлек тумыштан килгән нәрсә дип өйрәткән. 1837 елда Джордж Сторрз исемле бер рухани поездда барганда шул брошюрага тап булган һәм аны укып чыккан. Ул мөһим хакыйкать тапканына инанган һәм белемнәрен башкалар белән дә уртаклашырга тәвәккәл булган. 1842 елда ул «Явызлар үлемсезлеккә ияме?» дигән темага лекцияләр сөйләгән. Джордж Сторрзның өйрәтүләре Чарлз Тейз Расселл исемле яшь кешегә зур йогынты ясаган.

14. Расселл кардәш һәм аның иптәшләре элек башкарылган рухи юл эшләреннән нинди файда күргән? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

14 Расселл кардәш һәм аның иптәшләре элек үткәрелгән рухи юл эшләреннән нинди файда күргән? Алар моңарчы чыгарылган сүзлекләрне, симфонияләрне һәм Изге Язмаларның төрле тәрҗемәләрен кулланган. Шулай ук алар Генри Гру, Джордж Сторрз һәм башкаларның тикшерүләреннән зур файда күргән. Расселл кардәш һәм аның иптәшләре Изге Язмаларга нигезләнгән китаплары һәм брошюралары ярдәмендә рухи юл төзелешенә зур өлеш керткән.

15. 1919 елда нинди мөһим вакыйгалар булган?

15 1919 елда Бөек Бабыл Аллаһы халкы өстеннән хакимлеген югалткан. Шул ук елны «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» билгеләнгән, һәм ул яңа гына ачылган «Изгелек юлына» аяк баскан эчкерсез кешеләрне каршы алырга шат булган (Мат. 24:45—47). Элек яшәгән «юл эшчеләре» ярдәмендә бу кешеләр Йәһвәнең ниятләрен тагы да ачыграк аңлаган (Гыйб. сүз. 4:18). Алар шулай ук үз тормышларын Йәһвәнең нормаларына туры китерергә тырышкан. Йәһвә үз халкының бер мизгелдә үзгәрәчәген көтмәгән. Ул аны әкрен-әкрен сафландыра барган. ( «Йәһвә үз халкын сафландыра бара» дигән рамканы карагыз.) Киләчәктә без, Йәһвәне һәрнәрсәдә сөендерә алгач, бик шат булырбыз! (Көл. 1:10)

«ИЗГЕЛЕК ЮЛЫ» ӘЛЕ ДӘ АЧЫК

16. 1919 елдан башлап, «Изгелек юлында» нинди эшләр алып барыла? (Ишагыя 48:17; 60:17)

16 Һәр юлны карап торырга кирәк. 1919 елдан бирле «Изгелек юлында» андый юл эшләре алып барыла да. Моның ярдәмендә тагы да күбрәк кеше Бөек Бабылдан чыга алган. Яңа гына билгеләнгән ышанычлы һәм акыллы хезмәтче бу эшне бик ашкынып алып барган. 1921 елда ул, яңа гына өйрәнә башлаган кешеләргә рухи яктан үсәргә булышыр өчен, «Аллаһы арфасы» дип аталган китап чыгарган. Ул 36 телдә, якынча алты миллион данәдә чыккан. Күптән түгел без дә, өйрәнүләрне үткәрер өчен, яңа басманы — «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән китапны алдык. Бу соңгы көннәрдә Йәһвә үз оешмасы аша халкын рухи ризык белән мул итеп тукландыра. Ә бу, үз чиратында, безгә «Изгелек юлында» калырга булыша. (Ишагыя 48:17; 60:17 укы.)

17, 18. «Изгелек юлы» кая алып бара?

17 Кеше Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашканда, аның «Изгелек юлыннан» барырга мөмкинлеге туа дип әйтеп була. Кайберәүләр бу юлдан бераз бара да аны калдыра. Башкалары исә бу юлның ахырына барып җитәргә тәвәккәл. Ә аның ахырында нәрсә көтә?

18 Күктә яшәргә өметләнгәннәрне «Изгелек юлы» күктәге «Аллаһы оҗмахына» алып бара (Ачыл. 2:7). Ә җирдә яшәргә өметләнгәннәр, бу юлдан барып, Меңьеллыкның ахырында камиллеккә ирешәчәк. Сез дә бу юлдан барасыз икән, артка борылып карамагыз. Яңа дөньяга илтүче бу юлдан читкә китмичә барыгыз. Хәерле юл сезгә!

24 ҖЫР Килегез Йәһвә тавына

a Йәһвә Бабылдан Иерусалимга алып барган символик юлны «Изгелек юлы» дип атаган. Ә бүгенге көннәрдә Йәһвә үз халкы өчен охшаш юл салганмы? Әйе, 1919 елдан башлап, миллионлаган кеше, Бөек Бабылны калдырып, «Изгелек юлыннан» бара. Һәрберебезгә билгеләнгән җиргә барып җитәр өчен шул юлда калырга кирәк.

c ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Расселл кардәш һәм аның иптәшләре, Изге Язмаларны өйрәнгәндә, моңарчы чыгарылган басмаларны куллана.