Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Психик авыруы булган кешегә ничек ярдәм итәргә?

Психик авыруы булган кешегә ничек ярдәм итәргә?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА ӘЙТЕЛӘ: «Чын дусның яратуы һичкайчан сүрелми, бәхетсезлеккә очраганда аңа кардәшеңә таянгандай таянып була» (ГЫЙБРӘТЛЕ СҮЗЛӘР 17:17).

Бу нәрсәне аңлата?

Якын дустыбыз психик авырудан интеккәндә, без үзебезне көчсез хис итәргә мөмкин. Ләкин аңа ярдәм итәр өчен һәм ул безнең өчен кадерле икәнен күрсәтер өчен күп мөмкинлекләр бар. Аларның кайберсен карап чыгыйк.

Бу ничек ярдәм итә ала?

«Тыңларга әзер булыгыз» (ЯГЪКУБ 1:19).

Дустыгызга ярдәм итәр өчен иң яхшы мөмкинлек аны, сөйлисе килгәндә, тыңлау. Аның әйткән һәр сүзенә җавап бирергә кирәк дип уйламагыз. Аны тыңлаганыгызны һәм аңа теләктәшлек белдергәнегезне күрсәтегез. Аның хисләрен аңларга тырышыгыз, һәм, ашыгыч нәтиҗә ясап, аны хөкем итмәгез. Исегездә тотыгыз, аның һич тә уйламаган һәм соңыннан үкенерлек нәрсәләр әйтүе бар (Әюп 6:2, 3).

«Юатыгыз» (1 ТИСАЛУНИКӘЛЕЛӘРГӘ 5:14).

Дустыгыз, бәлки, борчылу хис итәдер я кирәксезлек хисе белән көрәшәдер. Нәрсә әйтергә икәнен төгәл белмәсәгез дә, аны үз яратуыгызга ышандырыгыз, һәм шулай итеп аны юата алырсыз.

«Чын дусның яратуы һичкайчан сүрелми» (ГЫЙБРӘТЛЕ СҮЗЛӘР 17:17).

Ярдәмегезне тәкъдим итегез. «Аңа нинди ярдәм кирәк икән?» — дип фаразлар урынына, аңардан: «Мин ничек булыша алам?» — дип сорагыз. Дустыгызга үзенә нинди ярдәм кирәк икәнен аңлату авыр булса, үзегез берәр нәрсә, мәсәлән, бергә йөреп алырга, тәкъдим итеп карагыз. Аңа кибеткә барырга, өйне җыештырырга я башка берәр эш башкарырга кирәктер. Сез аңа үз ярдәмегезне тәкъдим итә аласыз (Гәләтиялеләргә 6:2).

«Түземле булыгыз» (1 ТИСАЛУНИКӘЛЕЛӘРГӘ 5:14).

Кайвакыт дустыгыз сөйләшергә теләмәс. Ә сөйләшергә теләге туса, сез аны шатлык белән тыңлаячак икәнегезгә ышандырыгыз. Авыруы аркасында дустыгыз сезгә авырту китерәчәк берәр нәрсә әйтергә я эшләргә мөмкин. Ул уртак планнарыгызны бозарга я аның кәефе булмаска мөмкин. Шуңа күрә түземле һәм аңлаучан булыгыз (Гыйбрәтле сүзләр 18:24).

Сезнең ярдәмегез мөһим

«Мин аңа таяныч булырдай дус булырга тырышам. Мин, аның проблемаларын хәл итә алмасам да, һәрвакыт аны тыңларга тырышам. Кайвакыт ул күңелен бушата да, аңа җиңелрәк булып китә» (Фэрра a, аның дусты ашау тәртибе бозылу, борчылу һәм клиник депрессиядән интегә).

«Минем игелекле һәм уңай карашлы дустым бар. Бер тапкыр ул мине өенә чакырып, тәмле ризык белән сыйлады. Миңа анда шундый рәхәт иде, мин аңа күңелемне бушата алдым. Бу миңа көч өстәде» (Ха Ын, клиник депрессиядән интегә).

«Түземле булу бик мөһим. Хатыным мине күңелсезләндерә торган берәр нәрсә эшләсә, мин үземә, аны авыруы шулай эшләргә этәрде, дип әйтәм. Шуңа күрә мин ачуланмыйм һәм аңа карата игътибарлырак булырга тырышам» (Джейкоб, аның хатыны клиник депрессиядән интегә).

«Хатыным миңа зур ярдәм һәм юаныч булып тора. Мине борчылу биләп алганда, ул мине беркайчан да үзем теләмәгән эшне башкарырга мәҗбүр итми. Моның өчен аңа кайвакыт үзе теләгән эшне башкарудан баш тартырга туры килә. Хатыным минем өчен бик кадерле, чөнки ул шулкадәр юмарт һәм корбаннарга барырга әзер» (Энрико, борчылудан интегә).

a Кайбер исемнәр үзгәртелгән.