Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

1 | Дога. «Бар мәшәкатьләрегезне аңа йөкләгез»

1 | Дога. «Бар мәшәкатьләрегезне аңа йөкләгез»

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА ӘЙТЕЛӘ: «Бар мәшәкатьләрегезне [Аллаһыга] йөкләгез, чөнки ул сезнең хакта кайгырта» (1 ПЕТЕР 5:7).

Бу нәрсәне аңлата?

Йәһвә Аллаһы безне үзебезне борчый торган һәр нәрсә турында үзенә сөйләргә чакыра (Зәбур 55:22). Авырлыгыбыз зурмы, кечкенәме, бу мөһим түгел, моның турында без дога кыла алабыз. Бу безне борчый икән, ул Йәһвәне дә борчый. Аңа дога кылу җан тынычлыгына ия булыр өчен мөһим (Филипиялеләргә 4:6, 7).

Бу ничек ярдәм итә ала?

Психик авыру белән көрәшкәндә, без үзебезне ялгыз хис итәргә мөмкин. Башка кешеләр без нәрсә аша үткәнебезне кайчак аңламый (Гыйбрәтле сүзләр 14:10). Ләкин без Аллаһыга догада үз хисләребезне чын күңелдән сөйләсәк, ул безне кызганып тыңлаячак һәм аңлаячак. Йәһвә безне күрә, ул газапларыбызны һәм көрәшүебезне белә. Ул үзебезне борчыган бар нәрсә турында үзенә дога кылуыбызны тели (2 Елъязма 6:29, 30).

Йәһвә белән догада сөйләшкәндә, аның безнең турында кайгыртканына ышанычыбыз ныгый. Безнең хисләребез мәдхия җырлаучының хисләренә охшаш. Ул болай дип дога кылган: «Син кайгы-хәсрәтемне күрдең, син ачы газабымны беләсең» (Зәбур 31:7). Йәһвә безнең нәрсә кичергәнебезне күреп тора. Хәтта моны белү дә бу авыр вакытларны кичереп чыгарга көч өсти. Ләкин ул безнең газапларыбызны күреп кенә калмый, ул безнең нәрсә аша үткәнебезне аңлый һәм безгә Изге Язмалардан юаныч һәм көч табарга ярдәм итә.