Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШНЫ ҮЗГӘРТӘ

Мин ярсулы һәм кызу канлы идем

Мин ярсулы һәм кызу канлы идем
  • ТУУ ЕЛЫ: 1974

  • ТУГАН ИЛЕ: МЕКСИКА

  • ҮТКӘНДӘ: КЫЗУ КАНЛЫ ЯШҮСМЕР, СУГЫШ ЧУКМАРЫ

ЭЛЕККЕГЕ ТОРМЫШЫМ.

Мин Сьюдад-Мантеда — Мексика иленең Тамаулипас штатының матур бер шәһәрендә тудым. Гомумән алганда, бу шәһәрнең кешеләре юмарт һәм игелекле. Әмма ни кызганыч, оешкан җинаятьчелек аркасында, анда яшәү бик куркыныч иде.

Гаиләбездә дүрт малай иде, мин икенчесе идем. Әти-әнием мине католик чиркәвендә чукындырды, һәм соңрак мин чиркәү хорында җырлый башладым. Хөкем ителүдән һәм тәмугта мәңге янудан курыкканга, мин Аллаһыга ярарга тырыша идем.

Биш яшемдә әтием безне ташлап китте. Мин бик кайгырдым, күңелемдә ниндидер бушлык сизелә иде. Мин аңламый идем: без әтиебезне шундый яраттык — ни өчен ул безне калдырып китте? Әниемә, дүрт бала турында кайгыртыр өчен, эштә күп вакыт үткәрергә туры килде.

Моның белән файдаланып, мин, олырак балалар белән аралашыр өчен, дәресләрне калдыра башладым. Алар мине сүгенергә, тәмәке тартырга, урларга һәм сугышырга өйрәтте. Башкалардан өстен булырга яратканга, мин бокс, башка көрәш төрләре белән шөгыльләндем һәм төрле кораллар кулланырга өйрәндем. Инде яшүсмер чагымда мин кызу канлы булып киттем. Мин еш кына атышларда катнаштым һәм берничә тапкыр, чак кына үлмичә, канга баткан килеш урамда яттым. Мин әниемә шундый күп кайгы китердем: аңа, мине шул хәлдә табып, хастаханәгә алып барырга туры килде.

Миңа 16 яшь булганда, өебезгә балачак дустым Хорхе килеп китте. Ул безгә үзенең Йәһвә Шаһите булганы һәм безнең өчен мөһим хәбәре бар икәнлеге турында әйтте. Изге Язмаларны кулланып, ул безгә үз иманы турында сөйли башлады. Минем бу китапны беркайчан да укыганым булмады. Аллаһы исеме, аның ниятләре турында белү мине бик рухландырды. Хорхе безгә Изге Язмаларны өйрәнергә тәкъдим итте, һәм без ризалаштык.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ.

Тәмуг турындагы тәгълиматның Изге Язмаларга нигезләнмәгәнен белү мине бик юатты (Зәбур 146:4; Вәгазьче 9:5). Моның турында белгәч, мин Аллаһының җәза гына бирүче шәхес түгел, ә үз балалары турында кайгыртучы Ата булуын аңладым.

Изге Язмаларны өйрәнгән саен, мин үземә үзгәрергә кирәк икәнен аңлый идем. Миңа басынкылык үстерергә һәм көч кулланудан тыелырга кирәк иде. Миңа 1 Көринтлеләргә 15:33 тәге киңәш булышты. Анда: «Яманнар белән аралашу яхшы гадәтләрне [я, искәрмәдә әйтелгәнчә, „әхлакны“] боза»,— дип язылган. Үзгәрер өчен, миңа начар кешеләр белән аралашуны өзәргә кирәк икәнен аңладым. Шуңа күрә мин, элеккеге дусларымны калдырып, Аллаһының чын хезмәтчеләре белән аралаша башладым. Бу кешеләр фикер каршылыкларын сугышып я көч кулланып түгел, ә Изге Язмалардагы принциплар ярдәмендә чишә.

Миңа шулай ук Изге Язмалардагы Римлыларга 12:17—19 да язылган өзек тәэсир итте: «Явызлыкка явызлык белән һичкемгә кайтармагыз. [...] Һәркем белән тыныч-тату яшәр өчен көчегездән килгәнне эшләгез. ...Үзегез өчен үч алмагыз... чөнки болай дип язылган: „Үч алу — минем эш, үзем кайтарачакмын“,— дип әйтә Йәһвә». Мин Йәһвәнең гаделсезлекне үз вакытында үз ихтыяры буенча хәл итәчәген аңладым. Тора-бара мин кызу холкымны үзгәртә алдым.

Бер көнне кич белән өйгә кайтканда булган бер хәлне һичкайчан онытмам. Бүтән бандадан булган яшьләр төркеме миңа һөҗүм итте, һәм аларның җитәкчесе, аркама сугып: «Әйдә, якла үзеңне!» — дип кычкырды. Шунда мин, Йәһвәгә кыскача гына дога кылып, аңардан моны кичереп чыгарга булышсын дип үтендем. Үч алу вәсвәсәсе көчле булса да, мин алардан тыныч кына китә алдым. Икенче көнне мин шул банда җитәкчесен берүзен генә очраттым. Башта минем аның иманын укытасым килде, әмма мин кабат үз эчемнән Йәһвәдән үз-үземне кулда тотарга булышсын дип үтендем. Ни гаҗәп, ул егет яныма килде дә болай диде: «Кичәге очрак өчен кичер инде. Беләсеңме, минем синең кебек буласым килә. Мин Изге Язмаларны өйрәнергә телим». Ачуымны тыя алганыма мин шундый шат идем! Моның ярдәмендә ул Изге Язмаларны өйрәнә башлады.

Кызганыч, әмма гаиләдәгеләрем ул вакытта Изге Язмаларны өйрәнүләрен ташлады. Мин исә өйрәнүемне дәвам итәргә тәвәккәл идем һәм беркемгә дә, бернәрсәгә дә миңа комачауларга рөхсәт итмәдем. Аллаһы халкы белән даими рәвештә аралашу күңел яраларымны дәвалар һәм миңа рухи гаиләмне табарга булышыр икәнен мин белә идем. Мин рухи яктан үсә бардым һәм, 1991 елны суга чумдырылу үтеп, Йәһвә Шаһите булып киттем.

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ.

Элек ярсулы, боерырга яратучан һәм кызу канлы булсам, хәзер Аллаһы Сүзе тормышымны тулысынча үзгәртте. Бүген мин тыңларга теләгән бар кешеләр белән Изге Язмалардагы тынычлык хәбәрен уртаклашам һәм инде 23 ел буе бу хөрмәтле эшкә күп вакыт багышлыйм.

Берникадәр вакыт мин Йәһвә Шаһитләренең Мексика филиалында ирекле хезмәтче булып эшләдем. Анда мин Клаудия исемле бик уңган хатын-кызны очраттым, һәм 1999 елны без өйләнештек. Мин Йәһвәгә андый фатиха — тугры тормыш иптәшем өчен — бик рәхмәтлемен!

Без, бергәләп Мексика ишарәләр телендәге җыелышта хезмәт итеп, саңгырау кешеләргә Йәһвә турында белем алырга булыштык. Аннары безне Белизга чакырдылар, һәм без, шунда күченеп, андагы кешеләр белән Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәрдек. Мондагы тормышыбыз күпкә гадирәк булса да, безнең бәхетле булыр өчен бар кирәкле нәрсәбез бар. Без андый тормышыбызны бернәрсәгә дә алмаштырмас идек.

Вакыт узу белән әнием яңадан Изге Язмаларны өйрәнә башлады һәм суга чумдырылу үтте. Абыем да үз хатыны һәм балалары белән Йәһвә Шаһите булып китте. Мин элеккеге дусларым белән Патшалык хәбәрен уртаклашкан идем, һәм кайберләре шулай ук Йәһвәгә хезмәт итә башлады.

Кызганычка каршы, кайбер туганнарым, үзләренең явыз холыкларын үзгәртмәгәнгә, вафат булдылар. Шул ук юлдан йөргән булсам, мине дә шундый ук ахыр көтәр иде. Йәһвә мине үзенә һәм үз хезмәтчеләренә якынлаштырды. Алар мине ипләп кенә һәм түземлелек белән Изге Язмалардагы принципларны үз тормышымда кулланырга өйрәтте. Мин моның барысы өчен Йәһвәгә бик рәхмәтле!