Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БРОШЮРА ТЕМАСЫ: | НАМУСЛЫ БУЛЫГЫЗ. НИ ӨЧЕН?

Намуссызлык сезгә ничек тәэсир итә?

Намуссызлык сезгә ничек тәэсир итә?

«Тормышта булган уңайсыз хәлләрдән алдап чыгып була» (Саманта, Көньяк Африка).

Сез бу сүзләр белән ризамы? Саманта кебек, барыбыз да кайвакыт уңайсыз хәлләргә эләгәбез. Намуссыз эш итәргә вәсвәсә туганда, ничек эш итүебез безнең өчен нәрсә кадерле икәнен күрсәтә. Мәсәлән, безнең өчен абруебызны саклау иң мөһиме булса, алдау хәлне яхшыртыр дип саный алабыз. Әмма кешенең алдавы ачыклангач, бу ачы нәтиҗәләргә китерә.

НАМУССЫЗЛЫК КЕШЕЛӘРНЕҢ БЕР-БЕРСЕНӘ ЫШАНУЛАРЫН БЕТЕРӘ

Мөнәсәбәтләрне үстерер өчен, кешеләргә бер-берсенә ышанырга кирәк. Алар үзләрен тыныч һәм якланган итеп хис итә. Әмма кешегә ышана башлар өчен вакыт узарга тиеш. Андый ышану, кешеләр бергә вакыт уздырса, эчкерсез аралашса һәм риясыз эш итсә генә, үсә. Ләкин бер генә намуссыз эш тырышлыкларны юк итә ала. Ышану бетсә, аны кайтару бик авыр була.

Сезне кайчан да булса яхшы дустыгыз алдаганы бармы? Сез нәрсә хис иттегез? Сез авырту кичергәнсездер, һәм сезгә хыянәт иттеләр кебек тоелгандыр. Сезнең хисләрегезне аңлап була. Һичшиксез, намуссызлык яхшы мөнәсәбәтләрнең нигезен җимерә.

НАМУССЫЗЛЫК — ЙОГА ТОРГАН ЧИР

Калифорния Университетының икътисад профессоры Роберт Иннес әйткәнчә, «намуссызлык йога торган чир кебек». Намуссызлыкны вирус белән чагыштырып була: кеше алдый торган кешеләр белән аралашкан саен, үзе дә башкаларны алдый башлый ала.

Намуссызлык тозагына ничек эләкмәскә? Изге Язмалар сезгә булыша ала. Изге Язмалардагы кайбер принциплар турында укыгызчы.