Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Галәмгә карап, нәрсә белеп була?

Галәмгә карап, нәрсә белеп була?

Галәм астрономнарны сокландыруын дәвам итә. Бүген Галәмне тикшерер өчен иң алдынгы, иң яхшы кораллар кулланыла. Галимнәр нәрсә ачкан?

Галәм яхшы оештырылган. «Астрономия» журналында әйтелгәнчә, «галактикалар күктә теләсә ничек урнашмаган, алар тигез үрелгән ятьмәгә охшаш». Бу ничек мөмкин? Галимнәр уйлавынча, моның сере — кара матдә дигән күзгә күренми торган материядә. Бу кара матдәне «галактикаларны, галактикалар тупланышларын һәм гаять зур галактикалар тупланышларын үз урынында тотучы көч» дип атыйлар.

Ничек Галәм шулкадәр яхшы итеп оештырыла алган? Андый тәртип очраклы процесс нәтиҗәсендә барлыкка килә алганмы? Аллан Сэндидж сүзләренә игътибар итик. Ул XX гасырның иң атаклы һәм иң тәэсирле астрономнарның берсе булган дип санала, һәм ул Аллаһыга ышанган.

Ул болай дип әйткән: «Хаостан андый тәртип барлыкка килә алмаган. Моның сәбәбе булырга тиеш».

Галәм, анда тормыш булсын өчен, яхшы көйләнгән. Галимнәр зәгыйфь тәэсир итешү дип атаган көчне карап чыгыйк. Бу көч ярдәмендә Кояш һәрвакыт яна. Ул көчнең интенсивлыгы азрак булса, Кояш беркайчан да формалашмас иде, ә зуррак булса, ул инде күптән янып бетәр иде.

Зәгыйфь тәэсир итешү — тормышыбызга йогынты ясаган көчләрнең берсе генә. Фәнни язучы Анил Анантасвами әйтүенчә, бу көчләрнең берсе генә үзгәргән булса, «йолдызлар, планеталар һәм галактикалар беркайчан да барлыкка килмәс иде, ә тормыш бөтенләй мөмкин булмас иде».

Галәмдә, кешеләр яшәсен өчен, идеаль йорт бар. Җирдә яшәр өчен яхшы туры килгән атмосфера һәм җитәрлек су бар. Ә нәкъ кирәкле зурлыктагы Ай Җирне үз урынында тота. Бер журналда болай дип әйтелә: «Җирдәге бер-берсе белән бәйле булган геологик, экологик һәм биологик шартлар Җирне яшәр өчен бердәнбер яраклы урын итә» («National Geographic») *.

Бер язучы әйткәнчә, Кояш системасы галактикабызда «башка йолдызлардан ерак урнашкан». Бу Җирне яшәр өчен яраклы итә. Без йолдызларга якынрак — галактиканың үзәгендә я галактиканың спираль җиңсәләре арасында яшәгән булсак, радиация тормышны бетерер иде. Әмма Җир «галактикада яшәр өчен яраклы урында» урнашкан.

Галәмне һәм аның үзенчәлекләрен өйрәнеп, физик Пол Девис мондый нәтиҗәгә килгән: «Без Галәмдә тарихтагы я космостагы берәр очраклы вакыйга аркасында яшәмибез... Без монда яшәргә тиешбез». Девис Җирне һәм кешеләрне Аллаһы барлыкка китергән дип өйрәтми. Ләкин Галәм һәм Җир нәкъ яшәр өчен барлыкка китерелгән кебек күренә. Бәлки, чыннан да аларның Барлыкка Китерүчесе бардыр? Сез нәрсә уйлыйсыз?

^ 8 абз. Ул мәкалә Аллаһы Җирне һәм кешеләрне барлыкка китергән дигән фикерне яклар өчен язылмаган. Анда Җирнең яшәр өчен яраклыгы турында гына сүз бара.