Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ничек нәтиҗә ясарга?

Ничек нәтиҗә ясарга?

«Галәм үз-үзен бер нәрсәдән булдыра ала һәм булдырачак та» (Физиклар Стивен Хокинг һәм Леонард Млодинов, 2010).

«Аллаһы күкләрне һәм җирне барлыкка китерде» (Изге Язмалар, Яратылыш 1:1).

Галәмне һәм тормышны Аллаһы барлыкка китергәнме яисә алар очраклы рәвештә барлыкка килгәнме? Мәкалә башында китерелгән ике физикның цитатасы һәм Изге Язмаларның башлангыч сүзләре бу сорауга капма-каршы җавап бирә. Ике карашның да инанган тарафдарлары бар. Ләкин күпләрдә бу сорау шикләр тудыра. Кешеләр бу тема буенча китапларда һәм телетапшыруларда кайнар бәхәсләр алып бара.

Мәктәптәге укытучылар, гадәттә «Аллаһы юк», «Галәм һәм тормыш очраклы рәвештә барлыкка килгән» дип өйрәтә. Ләкин алар Барлыкка Китерүче юк икәненә дәлилләр китерәме? Икенче яктан, дини җитәкчеләр: «Аллаһы бар»,— дип вәгазьли. Әмма алар да моны исбатлыймы яисә алар: «Моңа дәлилләр кирәк түгел, ышанырга гына кирәк»,— дип әйтәме?

Бәлки, сезнең дә моның турында уйланганыгыз бардыр һәм сез, бу сорауга төгәл җавап табып булмый, дип уйлыйсыздыр. Моны белү чыннан да мөһимме?

Бу журналда күпләрне Барлыкка Китерүченең барлыгына ышанырга дәртләндергән фактлар карала. Без шулай ук ни өчен җирдәге тормышның барлыкка килүе турындагы сорау мөһим икәнен белербез.