Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Төсләр сезгә ничек тәэсир итә?

Төсләр сезгә ничек тәэсир итә?

Тирә-якка күз салганда, күзләрегез миегез белән бергә эш итеп мәгълүмат җыеп бара. Берәр җимешне күреп алсагыз, сез аны ашаргамы, юкмы дип уйлап куясыз. Ә күккә карап, сез яңгыр явармы, юкмы дип фараз итәсез. Бу биттәге сүзләрне укыганда, сез аларның мәгънәсенә төшенергә тырышасыз. Әйе, төсләр сезгә тәэсир итә. Бу чыннан да шулаймы?

Җимешнең төсенә карап, сез ул пешкәнме, юкмы һәм аны ашап буламы, юкмы икәнен аңлыйсыз. Ә күк белән болытларның төсенә карап, сез һава торышы ниндирәк буласын белә аласыз. Текст белән кәгазь төрле төстә булганга, күзләрегезгә бу мәкәләдәге сүзләрне аеру авыр түгел. Төрле төсләргә карап, сез, бәлки, үзегез дә сизмәстән, тирә-як турында мәгълүмат җыеп барасыз. Алай гына да түгел, төрле төсләр сездә төрле хисләр уята.

ТӨРЛЕ ТӨСЛӘР ТӨРЛЕ ХИСЛӘР УЯТА

Кибеттә товарлар куелган рәтләр арасында йөргәндә, күзгә күп төрле коробкалар һәм башка төрле әйберләр ташлана. Алар игътибарыгызны җәлеп итә. Аңлыйсызмы сез моны, юкмы, рекламачылар төсләрне һәм аларның төрле төсмерләрен җентекләп сайлаганда, сезнең теләкләрегезне, ирме яки хатынмы булуыгызны һәм яшегезне исәпкә ала. Өйне бизәүчеләр, кием тегүчеләр һәм рәссамнар да төрле төсләрнең кешедә төрле хисләр уята алганын белә.

Төрле кешеләр, милләтләре һәм йолалары төрле булганга, төсләргә төрле мәгънә сала. Мәсәлән, Азиядә яшәгән кайбер кешеләр кызыл төсне уңыш һәм бәйрәм белән бәйли, ә Африкадагы кешеләр шул ук төсне матәм төсе дип саный. Шулай да кайбер төсләр кешеләрдә алган тәрбияләренә карамастан бер үк хисләр уята. Әйдәгез, өч төскә игътибар итик һәм алар безгә ничек тәэсир итә алганын белик.

КЫЗЫЛ төс күзгә ташланып тора. Аны еш кына көч, сугыш һәм куркыныч белән бәйлиләр. Ул төс көчле хисләр уята. Кызыл төс кешенең матдәләр алмашына яхшы йогынты ясарга, аның сулышын ешайтырга вә тирәнәйтергә һәм кан басымын күтәрергә мөмкин.

Изге Язмаларда кулланылган «кызыл төс» дигән еврей сүзе «кан» дигән мәгънә белдергән сүздән килә. Изге Язмаларда кан түгүдә гаепле фахишә сурәтләнгәндә, җете кызыл төс кулланыла. Бу фахишә куе кызыл төстәге һәм җете кызыл төстәге киемнәргә киенгән. Шулай ук ул «көфер исемнәр белән тулы» «җете кызыл төстәге ерткыч өстендә утыра» (Ачылыш 17:1—6).

ЯШЕЛ төс исә башка хисләр уята, чөнки ул кешенең матдәләр алмашын әкренәйтә һәм кешене тынычландыра. Яшел төс — тынычландыра торган төс. Аны еш кына тынычлык белән бәйлиләр. Яшел урманнарга һәм тау битләренә күз салганда, күңелебез тынычлана. Тәүратның башында әйтелгәнчә, кешеләр өчен яшел үләнне һәм яшелчәне Аллаһы барлыкка китергән (Яратылыш 1:11, 12, 30).

АК төсне еш кына яктылык, иминлек һәм чисталык белән бәйлиләр. Бу төсне шулай ук яхшылык, гаепсезлек һәм сафлык кебек сыйфатлар турында әйткәндә кулланалар. Ак төс Изге Язмаларда башка төсләргә караганда ешрак кулланыла. Күренешләрдә кешеләр һәм фәрештәләр ак төстәге киемнәрдә сурәтләнгәндә, аларның тәкъва һәм рухи яктан саф булуларына басым ясала (Яхъя 20:12; Ачылыш 3:4; 7:9, 13, 14). Ак атлар һәм аларга атланган ак, чиста җитеннән кием кигән җайдаклар гадел сугышны символлаштыра (Ачылыш 19:14). Аллаһы, гөнаһларны кичерергә әзер булуына басым ясар өчен, ак төсне куллана. Ул болай дип әйтә: «Сезнең гөнаһларыгыз ал тукыма кебек булса да, алар кардай ак булып китәчәк» (Ишагыйя 1:18).

ТӨС — ХӘТЕРДӘ САКЛАРГА БУЛЫША ТОРГАН КОРАЛ

Аллаһы төсләрнең кешеләргә тәэсир итүе турында белә. Моны Изге Язмаларда төсләрнең кулланышыннан күреп була. Мәсәлән, Инҗилнең Ачылыш китабына игътибар итик. Анда, безнең көннәр турында әйтелгәндә, сугыш, ачлык, ризык җитмәү вә авыру сәбәпле үлем сурәтләнә. Бу искитәрлек күренештә гади атлар түгел, ә төрле төстәге атлар күрсәтелгәнгә, шул күренешне хәтердә саклау авыр түгел.

Башта анда ап-ак ат күрсәтелә; ул Гайсә Мәсихнең гадел сугышын символлаштыра. Аннары кып-кызыл ат күренә; ул халыклар арасындагы сугышның символы булып тора. Аның артыннан кап-кара ат бара; ул ачлыкны символлаштыра. Шуннан соң сәхнәгә «аксыл-саргылт төстәге ат» чыга. «Аның җайдагының исеме Үлем» (Ачылыш 6:1—8). Һәрбер атның төсе бездә тиешле хисләр уята. Безгә бу төрле төсле атларны истә тоту авыр түгел. Без шулай ук аларның нәрсә символлаштырганын да исебездә саклыйбыз.

Берәр нәрсәне ачык итеп сурәтләп бирергә кирәк булганда, Изге Язмаларда күп очракларда төрле төсләр кулланыла. Әйе, яктылыкны, төсләрне һәм кеше күзен барлыкка китергән Аллаһы төсләрне кешеләрне өйрәтер өчен корал итеп оста куллана. Берәр нәрсә сурәтләнгәндә төсләр кулланылса, укучыларга моны аңлау һәм хәтерләрендә саклау җиңелрәк. Төсләр безгә мәгълүматны җыеп эшкәртергә булыша, бездә хисләр уята. Алар безгә мөһим нәрсәләрне хәтеребездә сакларга ярдәм итә. Төсләр — Барлыкка Китерүчебезнең ярату белән бирелгән бүләге. Алар тормышыбызга ямь өсти.