Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

 БРОШЮРА ТЕМАСЫ:

Дөньяны үзгәрткән сугыш

Дөньяны үзгәрткән сугыш

Бер гасыр элек миллионлаган яшь кеше үз тыныч йортларын калдырып сугышка киткән. Алар, патриотизм хисенә бирелеп, теләп сугышка барган. «Мин бәхетле, һәм киләчәк искиткеч көннәр турында уйлап дулкынланам»,— дип язган 1914 елны үз теләге белән хәрби хезмәткә киткән бер америкалы егете.

Ләкин тиздән аларның ашкынулары газапларга әверелгән. Беркем дә зур армияләрнең Бельгия һәм Франция туфрагында еллар буе батып торачагын күз алдына да китерә алмаган. Ул вакытта кешеләр бу сугышны Бөек сугыш дип атый башлаган. Бүген ул Беренче бөтендөнья сугышы дип атала.

Сугыш корбаннары турында әйткәндә, Беренче бөтендөнья сугышы чыннан да бөек булган. Кайбер фаразлар буенча, 10 миллион кеше үлгән, ә 20 миллион гарип булып калган. Бу сугыш — зур хаталарның нәтиҗәсе. Европа илләренең политиклары халыкара мөнәсәбәтләрдәге киеренкелекне киметә алмаган һәм бу бөтендөнья сугышка китергән. Һәм иң мөһиме, күрәсең, шул: Бөек сугыш дөньяны мәңгегә үзгәрткән. Аның нәтиҗәләре әле дә сизелеп тора.

 ЫШАНЫЧНЫ БЕТЕРГӘН ХАТАЛАР

Беренче бөтендөнья сугышы дөрес төзелмәгән планнар аркасында кабынып киткән. Бер китапта әйтелгәнчә, Европа илләрендәге политиклар карарларын кабул иткәндә, моның һәлакәткә китерәчәген һәм һәр илгә кагылачагын белмәгән («The Fall of the Dynasties—The Collapse of the Old Order 1905—1922»).

Австриянең эрцгерцогының үтерелүе аркасында берничә атна эчендә Европадагы державалар үзләре теләмәгән сугышка баткан. Сугыш башланганнан соң Германиядәге канцлердан: «Бу ничек килеп чыккан соң?» — дип сораганнар. Ул кайгырып: «Әгәр берәрсе белсә иде»,— дип җавап кайтарган.

Сугышка алып барган хәлиткеч адымнарны ясаган ил җитәкчеләре ул нинди нәтиҗәләргә китерәчәген бер дә белмәгән. Әмма окопларда утырган сугышчылар нәрсә булганын тиз аңлаган. Алар политикларның — уңышлы булмаганнарын, руханиларның — алдаганнарын, ә гаскәр башлыкларының хыянәт иткәннәрен күргән. Ничек андый хәл туган?

Политиклар уңышлы булмаган, руханилар алдаган, ә гаскәр башлыклары хыянәт иткән

Политиклар сугышның яңа, яхшырак дөньяга юл ачачагын вәгъдә иткән. Германиядәге канцлер болай дип игълан иткән: «Без үз тыныч индустриябез җимешләре өчен, бөек үткән заманнан килгән мирасыбыз өчен һәм киләчәк өчен көрәшәбез». Америка президенты Вудро Уилсон ышандыргыч лозунг уйлап чыгарырга булышкан: аның сүзләре буенча, сугыш «дөньяда демократия өчен шартлар булдыра». Бөекбританиядә дә халык «бу сугышның сугышларны бетерәчәгенә» ышанган. Аларның барысы ялгышкан.

Руханилар сугышка үз өлешен кертергә әзер булган. Бер китапта болай дип әйтелә: «Аллаһының Сүзенә өйрәтергә тиешле руханилар кешеләрне сугышка барырга этәргән. Тоталь сугыш тоталь нәфрәткә әверелгән» («The Columbia History of the World»). Руханилар нәфрәт утын сүндерер урынына аны кабызып җибәргән. «Дини җитәкчеләр Мәсихкә иман итүләрен үз милләтеннән өстен куя алмаган һәм теләмәгән дә»,— дип әйтелә бер белешмәлектә («A History of Christianity»). «Күпләр иң җиңел юл сайлаган һәм мәсихче динен патриотизмга тиңләштергән. Төрле чиркәүләрдәге христианнарны үзләрен Коткаручының исеме хакына бер-берсен үтерергә өндәгәннәр».

Гаскәр башлыклары тиз һәм җиңел җиңүне вәгъдә иткән, ләкин булып чыкмаган. Озакламый бер-берсенә каршы сугышкан гаскәрләр котылгысыз хәлгә эләккән. Бер тарихчының сүзләре буенча, миллионлаган сугышчы «кешенең тәне һәм рухы кичергән иң рәхимсез ярага» дучар булган. Сугышта үлгән кешеләрнең саны бик зур булса да, гаскәр башлыклары үз сугышчыларын чәнечкеле тимерчыбык белән ныгытмаларга һәм пулемётлар утына җибәргән. Тиз тарала торган фетнәләрнең кабынып китүләренә гаҗәпләнәсе дә юк.

Беренче бөтендөнья сугышы җәмгыятькә ничек тәэсир иткән? Бер тарихи хезмәттә сугыш ветеранының сүзләре китерелә: «Сугыш буынның аңында, холкында да кайнар тимер белән яндыргандай эз калдырган». Чынында бу сугыш нәтиҗәсендә кайбер империяләр бөтенләй юкка чыккан. Кайгы белән тулы бу сугыш кешелек әле белмәгән канлы гасырның башлангычы булган. Революцияләр һәм фетнәләр гадәти хәл булып киткән.

Ни өчен сугыш дөньяның астын-өскә әйләндергән? Ул чыннан да очраклы рәвештә генә кабынып киткәнме? Бу сорауларга җавап киләчәк турында берәр нәрсә ачыклыймы?