Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

 ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШНЫ ҮЗГӘРТӘ

Җирдәге оҗмах турындагы вәгъдә тормышымны үзгәртте!

Җирдәге оҗмах турындагы вәгъдә тормышымны үзгәртте!
  • ТУУ ЕЛЫ: 1974

  • ТУГАН ИЛЕ: ЛАТВИЯ

  • ҮТКӘНДӘ: МОТОЦИКЛДА КУРКЫНЫЧ ЯРЫШЛАРДА КАТНАШУЧЫ

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ.

Мин Ригада — Латвия башкаласында тудым. Әнием мине һәм апамны берүзе генә тәрбияләде. Әнием католик булса да, без чиркәүгә дини бәйрәмнәргә генә йөрдек. Мин югары көчкә ышана идем, ләкин яшүсмер буларак башка нәрсәләр белән мавыгып йөри идем.

Мин төрле әйберләрне сүтәргә һәм кире җыярга ярата идем. Әнием моны күреп, өебездә андый әйберләр күп булганга, мине берүземне генә калдырырга курка иде. Ул миңа тимер конструкторны бүләк итте. Миңа аны сүтеп җыярга ошый иде. Өстәвенә мин мотоциклларны бик ярата идем. Әнием миңа «Залта Мопедс» (Алтын Мопед) дип аталган мотоклубка йөрергә рөхсәт итте. Мин — мопедларда, ә соңрак мотоциклларда йөри башладым.

Мин бик сәләтле идем, шуңа күрә спортның бу куркыныч төрендә зур уңышларга ирештем. Өч тапкыр мин — Латвия чемпионатында һәм ике тапкыр мотоциклар ярышуында Балтик Илләре Чемпионатында җиңеп чыктым.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ.

Мин зур уңышларга ирештем. Шул көннәрдә минем йөрешкән кызым Эвия (соңрак без өйләндек) Йәһвә Шаһитләре белән танышты. Аларның кайбер басмалары аның кулына эләккәч, ул басмадагы купонга игътибар итте һәм Изге Язмалар өйрәнүен сорап купонны тутырып җибәрде. Тиздән ике Йәһвә Шаһите килде, һәм ул алар белән өйрәнә башлады. Мин каршы булмадым, әмма ул вакытта мин рухи сораулар белән кызыксынмый идем.

Бер көн Шаһитләр мине Эвия белән өйрәнүдә утырып тыңларга чакырдылар. Мин ризалаштым. Ишеткәннәрем миңа бик ошады. Изге Язмаларда җирдәге оҗмах турында язылган вәгъдә йөрәгемә үтеп керде. Мәсәлән, миңа Мәдхия 36:10, 11 дә язылган сүзләрне күрсәттеләр.  Анда: «Тагын бераздан гөнаһлы юкка чыгар, аның урынын эзләрсең, тик таба алмассың. Сабырлар җирне мирас итеп алырлар, һәм тыныч тормышта рәхәтләнеп яшәрләр»,— дип әйтелә. Бу вәгъдә миңа бик нык тәэсир итте.

Рухи нәрсәләр белән кызыксынуым үсә барды. Мин күп кенә ялган тәгълиматның барлыгын аңладым. Изге Язмалардагы тәгълиматлар исә эзлекле һәм ачык иде. Бу мине бик гаҗәпләндерде.

Изге Язмаларны өйрәнгәндә, мин Йәһвә тормышны югары бәяли икәнен һәм аның өчен тормыш бик кадерле икәнен белдем (Мәдхия 35:9). Бу минем мотоцикллар ярышуларына карашымны үзгәртте: минем тормышымны куркыныч астына башка куясым килми иде. Киресенчә, минем Йәһвәне данлап яшисем килә иде. Шуңа күрә дан, атаклы булу һәм шатлык катыш дулкынлану минем өчен бүтән мөһим түгел иде инде.

Мин тормышым өчен Яшәү Бирүче Йәһвә алдында җаваплы икәнемне аңладым

1996 елны мин Таллинда (Эстония) Йәһвә Шаһитләренең халыкара конгрессына бардым. Ул бер стадионда үткәрелде. Мин монда элек еш кына мотоцикл ярышларында катнаша идем. Конгресста мин күп төрле илләрдән килгән кешеләрне күрдем. Бөтен җирдә тынычлык һәм татулык хөкем сөрә иде. Мәсәлән, бер апа-кардәш үзенең сумкасын югалткач, мин ул аны бүтән инде күрмәс дип уйлап куйдым. Ләкин күп тә үтмәде башка бер Йәһвә Шаһите, шул сумканы табып, кайтарып бирде. Сумкадан бер әйбер дә югалмаган иде. Мин таң калдым! Йәһвә Шаһитләренең Изге Язмалардагы югары нормалар буенча яшәгәнен үз күзләрем белән күрдем. Эвия һәм мин өйрәнүебезне дәвам иттек, һәм 1997 елны суга чумдырылып, Йәһвә Шаһитләре булып киттек.

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ.

Дусларымның кайберләре мотоциклда котырынып тиз өйрүләре аркасында төрле бәлагә эләгеп үлде. Изге Язмаларны өйрәнү ярдәмендә мин тормышым өчен Яшәү Бирүче Йәһвә алдында җаваплы икәнемне аңладым. Бәлки, нәкъ шул мине үлемнән саклап калгандыр.

Без Эвия белән дүрт ел Йәһвә Шаһитләренең Ригадагы филиалында тулы вакытлы хезмәттә катнаштык. Бу безнең өчен зур хөрмәт булды. Хәзер без кызыбыз Алисаны тәрбиялибез. Без аны Йәһвәне яратырга өйрәтәбез. Мин шулай ук тәрҗемә офисында атнага бер көн хезмәт итәм, андагы машиналарны һәм ватылган башка әйберләрне төзәтеп торам. Балачактагы сәләтләремне файдага куллану миңа күп шатлык китерә! Әйе, мин әле дә әйберләрне сүтеп кире җыям.

Мин гаиләм белән бердәнбер хак Аллаһы турында шаһитлек бирергә мөмкинлекне бик кадерлим. Изге Язмаларны өйрәнү ярдәмендә мин күп нәрсәгә ия булдым. Әйе, җирдәге оҗмах турындагы вәгъдә тормышымны үзгәртте!