Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

 ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШНЫ ҮЗГӘРТӘ

Мин гаделсезлек һәм җәбер-золым белән үзем көрәшә идем

Мин гаделсезлек һәм җәбер-золым белән үзем көрәшә идем
  • ТУУ ЕЛЫ: 1960

  • ТУГАН ИЛЕ: ЛИВАН

  • ҮТКӘНДӘ: КУН-ФУ МАСТЕРЫ

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ.

Мин Израиль белән Ливан арасындагы чик янында урнашкан Рмаш шәһәрендә үстем. Ул вакытта анда граждан сугышы бара иде. Миналарның шартлавы һәм бер дә гаепсез кешеләрнең кул-аяксыз калулары хәтеремдә уелып калды. Тормыш авыр иде, һәм җинаятьчелек белән җәбер-золым киң колач җәйгән иде.

Гаиләбез Маронитлар чиркәвенә — Көнчыгыш католик чиркәүләренең берсенә йөрде. Әтием 12 кешедән торган гаиләбезне тәэмин итәр өчен күп эшләде, ә әнием безне чиркәүгә йөртте. Вакыт узу белән мин чиркәү, гомумән җәмгыять кебек, көчсез кешеләргә булышмый икәнен күрдем.

Яшүсмер чагымда мин кун-фу белән кызыксына башладым. Күп күнегүләр тырышып ясау ярдәмендә мин куллар һәм аяклар белән сугу техникасын яхшы үзләштердем, шулай ук көрәш сәнгате коралларын куллануда остарып беттем. Мин болай дип уйлый идем: «Мин сугышларны бетерә алмасам да, ким дигәндә мәрхәмәтсез кешеләрне туктата алам». Ике сугышучы кешене күргәндә, мин шунда ук кысыла идем. Мин кызу канлы идем һәм тиз кызып китә идем. Ливанның көньягында яшәүче бар кешеләр миннән курка иде, чөнки мин гаделсезлек һәм җәбер-золым белән үзем көрәшә идем.

1980 елда мин Бейрут шәһәрендә кун-фу клубының әгъзасы булып киттем. Бомбалар, снарядлар һәм ракеталарның һәр көн төшүенә карамастан, мин тренировкаларга йөрүемне дәвам иттем. Тормышымда иң мөһиме ашау, йоклау, шулай ук атаклы актер һәм кун-фу чемпионы Брюс Ли кебек булу иде. Мин аның кебек чәчләрне кисә идем, аның кебек йөрдем һәм, кун-фу күнегүләрен башкарганда, аның кебек кычкыра идем. Мин беркайчан да елмаймый идем.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ.

Минем максатым Кытайда кун-фу мастеры булу иде. Мин Кытайга барыр өчен әзерләнә башладым. Бер кичне күнегүләр ясаганда, кемдер ишеккә шакыды. Бер дустым ике Йәһвә Шаһите белән килде. Махсус кара киемдә тирләгән килеш мин  аларга: «Мин Изге Язмалар турында бернәрсә дә белмим»,— дип әйттем. Ул вакытта мин аларның килүләре тормышымны үзгәртәчәк дип бер дә уйламаган идем.

Шаһитләр Изге Язмаларны ачып миңа ни өчен кешеләр үзләре беркайчан да гаделсезлек һәм җәбер-золымны юк итә алмаячак икәнен күрсәтте. Алар Шайтан Иблиснең авырлыклар сәбәпчесе икәнен аңлатты (Ачылыш 12:12). Алар үзләрен тыныч тота иде. Бу һәм аларның инанган булулары күңелемдә тирән эз калдырды. Алар миңа Аллаһының исеме бар дип әйткәч, мин таң калдым (Марк 12:29). Алар шулай ук миңа 1 Тимутигә 4:8 не укыды. Анда: «Тән өчен күнегүләрнең файдасы аз бит, ә Аллаһыга бирелгәнлек һәрнәрсәгә файдалы, чөнки ул хәзерге һәм киләчәк тормышта фатихалар китерә»,— дип әйтелә. Бу сүзләр киләчәк тормышыма бик нык тәэсир итте.

Кызганычка каршы, мин Йәһвә Шаһитләре белән элемтәне югалттым, чөнки туганнарым аларга бүтән килмәскә кушкан булган. Шулай да мин кун-фуны ташларга һәм Изге Язмаларны өйрәнә башларга булдым. Абыйларыма бу ошамады, ләкин мин Йәһвә Шаһитләрен эзләп табарга һәм алар белән өйрәнергә тәвәккәл идем.

Мин Шаһитләрне эзләвемне дәвам иттем, ләкин аларны очрата алмадым. Шул арада әтиемнең кинәт вафат булуы һәм гаиләбездәге башка трагедияләр миңа зур кайгы китерде. Мин бер төзү компаниясендә эшли башладым, һәм бер көнне Адел исемле хезмәттәшем, мине туктатып, ни өчен кайгырып йөрүемне сорады. Ул миңа Изге Язмалардагы терелтүгә өмет турында сөйләде. Киләсе тугыз ай дәвамында бу кайгыртучы һәм йомшак Йәһвә Шаһите минем белән Изге Язмалар өйрәнүен үткәрде.

Өйрәнгәндә мин үземне үзгәртергә кирәк икәнен аңладым. Бу җиңел булмады. Мин ярсып китә идем һәм җиңел генә ачуга бирелә идем. Изге Язмалар ярдәмендә мин үз холкымны тыярга һәм хисләргә бирелмичә эш итәргә өйрәндем. Мәсәлән, Маттай 5:44 тә Гайсәнең мондый киңәше язылган: «Дошманнарыгызны яратып, ә эзәрлекләүчеләрегез турында дога кылып яшәгез». Һәм Римлыларга 12:19 да мондый кисәтә торган сүзләр язылган: «Үзегез өчен үч алмагыз... чөнки болай дип язылган: „Үч алу минем эш, үзем кайтарачакмын“,— дип әйтә Йәһвә“». Бу һәм башка шигырьләр миңа әкренләп кенә башкалар белән тыныч мөнәсәбәтләр үстерергә булышты.

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ.

Гаиләм башта Йәһвә Шаһитләре белән өйрәнүемә каршы чыккан булса да, соңрак Шаһитләрне ихтирам итә башлады. Абыйларымның берсе миңа кушылып Йәһвә Шаһите булды, ә әнием үлеменә кадәр Йәһвә Шаһитләрен яклап торды.

Минем тагын бер фатихам бар: кадерле тугры хатыным Анита. Без аның белән бергә тулы вакытлы хезмәттә катнашабыз. 2000 елдан башлап без Анита белән Эскильстуна шәһәрендә (Швеция) яшибез һәм гарәп телендә сөйләшүче кешеләргә Изге Язмаларны өйрәнергә булышабыз.

Җәбер-золым аркасында газапланган кешеләрне күргәндә, йөрәгем әле дә әрни. Ләкин газапларның чын сәбәбен һәм Аллаһының явызлыкны юк итәчәген белү миңа чын шатлык һәм тынычлык китерә (Мәдхия 36:29).

Без хатыным белән хезмәттә катнашырга һәм Йәһвә турында белем таратырга шат