Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИМАННАРЫН ҮРНӘК ИТЕП ТОТЫГЫЗ | ИДРИС

Ул Аллаһының хуплавын алган

Ул Аллаһының хуплавын алган

ИДРИС озын гомер яшәгән. Күз алдына китерү авыр булса да, ул 365 ел — бүгенге бик озын гомердән дүрт мәртәбә күбрәк вакыт яшәгән! Әмма ул яшәгән көннәрдә аны карт кеше дип санап булмаган. Ул вакытта, 50 гасырдан артык вакыт элек, кешеләр безнең көннәр белән чагыштырганда күпкә озаграк яшәгән. Идрис туганда беренче кеше Адәм инде 600 елдан күбрәк ел яшәгән һәм аннан соң да тагын 300 ел гомер иткән! Ә Адәмнең кайбер токымнары аңардан да озаграк яшәгән. Шуңа күрә 365 яшендә Идрис, көч тулы һәм гомеренең зур өлеше әле алдында булган кеше кебек булган. Әмма чынлыкта аңа яшисе озак калмаган булган.

Идрискә, күрәсең, үлем куркынычы янаган. Күз алдына китерегез, ул күптән түгел генә кешеләргә Аллаһы хәбәрен сөйләде, ә хәзер аларның бу хәбәргә мөнәсәбәтен оныта алмыйча алардан качарга тырыша. Аларның ярсулары чырайларына чыккан. Бу кешеләр аны күрәлмый. Алар аның хәбәрен һәм аны җибәргән Аллаһыны нәфрәт итә. Идриснең Аллаһысы Йәһвәгә алар ташлана алмаса да, бу кешегә, һичшиксез, һөҗүм итә ала! Идрис үз гаиләсен яңадан күрерме дип борчыладыр. Ул үзенең хатыны һәм кызлары яисә улы Мәтушәлих я оныгы Ләмәк турында уйлыйдыр (Яратылыш 5:21—23, 25). Ахыры үлем булырмы?

Идрис Изге Язмаларда искә алынган шактый серле бер шәхес булып тора. Изге Язмаларда аның турында кыска өч хәбәр генә бар (Яратылыш 5:21—24; Еврейләргә 11:5; Яһүд 14, 15). Ләкин шул өзекләрдә, асылда, бөек иманлы кешенең рәсемен ясар өчен җитәрлек үзенчәлекләр бар. Сез гаиләле кешеме? Сезгә кайчан да булса үзегез дөрес дип санаганны якларга туры килгән идеме? Алайса, сез иман кешесе Идристән күп нәрсәгә өйрәнә аласыз.

«ИДРИС АЛЛАҺЫ ЮЛЫННАН ТАЙПЫЛМЫЙ ЙӨРДЕ»

Идрис туганда кешелек начар юлга баскан булган. Бу Адәмнең җиденче буыны булган. Әлбәттә, кешеләр Адәм белән Хаува кайчандыр ия булган һәм соңрак югалткан физик камиллектән әллә ни ерак булмаган. Шуңа күрә кешеләр шулкадәр озак яшәгән дә. Әмма алар әхлакый һәм рухи яктан коточкыч хәлдә булган. Рәхимсезлек өстенлек иткән. Ул икенче буында, Кабил үз энесе Һабилне үтергәч, тарала башлаган. Кабил токымнарының берсе, күрәсең, Кабилдән дә кансызрак һәм үчлерәк булуына бик горурланган! Өченче буында яңа явызлык барлыкка килгән. Кешеләр Йәһвә исемен урынсыз куллана башлаган. Алар, күрәсең, Аллаһының изге исеменә каршы көфер сүзләр әйтеп, аны хөрмәтсез кулланган (Яратылыш 4:8, 23—26).

Идрис көннәрендә андый бозык дин, күрәсең, бик гадәти булган. Димәк, Идрис үскәч, аңа сайлау ясарга кирәк булган. Ул үз көннәрендәге күпчелеккә яраклашырмы? Я күкләр белән җирне барлыкка китергән Аллаһы Йәһвәне эзләрме? Аның, мөгаен, Һабил турында белергә зур теләге булган. Һабил Йәһвә хуплаганча гыйбадәт кылганы өчен газаплы үлем белән үлгән. Идрис аның кебек Йәһвә яклы булырга карар иткән. Яратылыш 5:22 дә: «Идрис тагын 300 ел Аллаһы юлында йөрде»,— диелә. Бу искиткеч сүзләр Идрисне бозык дөньяда Аллаһыдан куркып яшәүче кеше итеп аерып тора. Ул Изге Язмаларда шундый сүзләр белән сурәтләнгән беренче кеше.

Изге Язмалардагы шул ук өзектә улы Мәтушәлих туганнан соң Идрис Йәһвә юлында йөрүен дәвам иткән дип әйтелә. Димәк, Идрис якынча 65 яшендә гаиләле кеше булган. Аның Язмаларда исеме әйтелмәгән хатыны һәм саны билгесез «уллары һәм кызлары» булган. Әти кеше гаиләсен үстереп, кайгыртканда Аллаһы юлында йөри икән, ул гаиләсен Аллаһы теләгәнчә кайгыртырга тырыша. Идрис үз хатынына тугры булырга тиешлеген аңлаган; бу Йәһвә таләбе булган (Яратылыш 2:24). Һәм ул, һичшиксез, үз балаларын Йәһвә Аллаһы турында өйрәтер өчен тырышлыклар куйган. Нинди нәтиҗә белән?

Изге Язмаларда моның турында нечкәлекләр күп түгел. Анда Идрис улы Мәтушәлихнең иң озын гомер яшәгәне һәм бөек Туфан килгән елны үлгәне турында әйтелсә дә, аның иманы турында бернәрсә әйтелми. Әмма Мәтушәлихнең Ләмәк исемле улы туган. Ләмәк үз бабасы Идрис белән бер гасырдан күбрәк замандаш булып яшәгән. Һәм Ләмәк иман кешесе булып киткән. Йәһвә аны үз улы Нух турында пәйгамбәрлек әйтергә рухландырган, һәм ул пәйгамбәрлек Туфаннан соң үтәлгән. Нух үзенең бабасы Идрис кебек Аллаһы юлында йөргән кеше итеп билгеле булган. Нух Идрисне күрмәгән. Ләкин Идрис бай рухи мирас калдырган. Нух үз атасы Ләмәктән я бабасы Мәтушәлихтән яисә хәтта Идриснең атасы Яридтән бу мирас турында белә алган. Ярид Нухка 366 яшь булганда үлгән (Яратылыш 5:25—29; 6:9; 9:1).

Идрис һәм Адәм арасындагы аерма турында уйланыйк. Адәм камил булса да Йәһвәгә каршы гөнаһ кылган һәм үз токымнарына фетнәчелек һәм газаплар мирас итеп калдырган. Идрис исә камил булмаса да, Аллаһы юлында йөргән һәм үз токымнарына иман мирасы калдырган. Адәм Идрискә 308 яшь булганда үлгән. Адәмнең гаиләсе үзе турында гына уйлап яшәгән бабалары турында кайгырганмы? Без белмибез. Һәрхәлдә, Идрис «Аллаһы юлыннан тайпылмый йөргән» (Яратылыш 5:24).

Сез гаиләле кеше булсагыз, иман кешесе Идристән нәрсәгә өйрәнә алганыгызны карап чыгу файдалы булыр. Гаиләне материаль яктан тәэмин итү мөһим булса да, аны рухи яктан кайгырту тагы да мөһимрәк (1 Тимутигә 5:8). Сез андый ихтыяҗны сүзләрегез белән генә түгел, ә эшләрегез белән дә канәгатьләндерәсез. Идрис кебек Аллаһы юлында йөрергә булсагыз һәм тормышыгызда Аллаһы тарафыннан рухландырылган нормалар җитәкчелек итсә, сез дә гаиләгезгә бай рухи мирас — кыйммәтле үрнәк бирерсез.

ИДРИС «АЛАР ТУРЫНДА... ПӘЙГАМБӘРЛЕК ИТКӘН»

Иман кешесе Идрис үзен андый имансыз дөньяда ялгыз хис иткәндер. Ләкин аның Аллаһысы Йәһвә аны күргәнме? Әйе. Бер көнне Йәһвә бу тугры хезмәтчесе белән сөйләшкән. Аллаһы Идрискә ул көннәрдәге кешеләргә җиткерер өчен хәбәр биргән. Шулай итеп ул Идрисне пәйгамбәр иткән. Идрис — пәйгамбәрлеге Изге Язмаларда искә алынган беренче кеше. Каян без моны беләбез? Күп гасырлар соңрак Аллаһы Гайсәнең энесе Яһүдне Идриснең пәйгамбәрлек сүзләрен язарга рухландырган булган *.

Идриснең пәйгамбәрлеге нинди булган? Анда болай диелгән: «Менә Йәһвә мириадлаган изге фәрештәләре белән килгән, барысын хөкем итәр өчен, бөтен бозыкларның явызларча башкарган бар бозык эшләрен һәм гөнаһ кылучылар үзенә каршы сөйләгән барлык коточкыч сүзләрен фаш итәр өчен килгән» (Яһүд 14, 15). Бәлки, сез игътибар иткәнсездер, Идрис ул пәйгамбәрлекне үткән заманда сөйләгән, әйтерсең лә Аллаһы анда сурәтләнгәнне инде үтәгән. Аннан соң күп пәйгамбәрлекләр шул рәвешчә әйтелгән булган. Аның асылы шул: пәйгамбәр һичшиксез үтәләчәк нәрсә турында әйтә, шуңа күрә аны инде үтәлгән нәрсә итеп сурәтләп була! (Ишагыя 46:10)

Идрис курыкмыйча Аллаһы хәбәрен явыз дөньяда игълан иткән

Бу хәбәрне, бәлки, бар тыңлаучыларга вәгазьләп, игълан итү Идрис өчен нәрсә аңлаткан? Моның нинди көчле кисәтү булганына игътибар итегез: анда кешеләрне, аларның эшләрен һәм шул эшләрен ничек кылганнарын хөкем итәр өчен «бозыклар», «явызларча» һәм «бозык» дигән сүзләр кулланыла. Шулай итеп бу пәйгамбәрлек бөтен кешеләргә Гадәннән куып чыгарылганнан соң корган дөнья тәмам бозылганын күрсәткән. Йәһвә үзенең «мириадлаган изге фәрештәләре» — кодрәтле фәрештәләрнең легионнары — белән аны юк итәр өчен хәрби тәртиптә килгәч, шул дөнья җимерелеп юк булачак. Идрис Аллаһының бу кисәтүен курыкмыйча игълан иткән, һәм моны ул берүзе эшләгән! Яшь Ләмәк, бәлки, бабасының батырлыгын курку-хөрмәт белән күзәткәндер. Алай икән, моны бик яхшы аңлап була.

Идриснең иманы безне үзебездән болай дип сорарга этәрер: «Яшәгән дөньябызга без Аллаһы күзлегеннән карыйбызмы?» Идрис кыю итеп игълан иткән хөкем һаман да әһәмиятле. Ул хөкем, Идрис көннәрендәге дөньяга туры килгән кебек, бүгенге дөньяга да туры килә. Идрис кисәтүе буенча, Йәһвә Нух көннәрендәге бозык дөньяга зур Туфан китергән. Һәм бу юк ителү киләчәктәге зуррак юк ителүгә прообраз булып тора (Маттай 24:38, 39; 2 Петер 2:4—6). Аллаһы бүген, ул вакыттагы кебек, үзенең изге фәрештәләре белән бозык дөньяга гадел хөкем китерер өчен әзер тора. Һәрберебезгә Идриснең кисәтүенә җитди карарга һәм аны башкаларга сөйләргә кирәк. Гаиләбез белән дусларыбызның бездән читләшүе бар. Кайвакыт без үзебезне ялгыз хис итәргә мөмкин. Ләкин Йәһвә Идрисне беркайчан ташламаган; ул үзенең бүгенге тугры хезмәтчеләрен дә калдырмаячак!

«ҮЛЕМ ТАТЫМЫЙЧА КҮЧЕРЕЛГӘН БУЛГАН»

Идриснең үлеме нинди булган? Ниндидер мәгънәдә аның үлеме тормышыннан да серлерәк һәм сәеррәк булган. Яратылышта гади генә диелә: «Идрис Аллаһы юлыннан тайпылмый йөрде. Шуннан соң, Аллаһы аны алгач, аны бүтән беркем күрмәде» (Яратылыш 5:24). Нинди мәгънәдә Аллаһы Идрисне алган? Соңрак рәсүл Паул болай дип аңлаткан: «Иман ярдәмендә Идрис, үлем татымыйча күчерелгән булган, һәм аны беркайдан да таба алмаганнар, чөнки аны Аллаһы күчергән. Әмма күчерелгәнче, ул Аллаһының үзен хуплавы турында шаһитлек алган булган» (Еврейләргә 11:5). Паулның Идрис «үлем татымыйча күчерелгән булган» диеп нәрсә әйтәсе килгән? Кайбер Изге Язмалар тәрҗемәләрендә Аллаһы Идрисне күккә алган дип әйтелә. Ләкин алай була алмаган. Изге Язмалар күрсәткәнчә, беренче булып күктә яшәргә Гайсә Мәсих үледән терелтелгән булган (Яхъя 3:13, Изге Язма, 2015).

Димәк, нинди мәгънәдә Идрис «үлем татымыйча күчерелгән булган»? Йәһвә, күрәсең, аны, үлем газапларыннан арындырып, яшәүдән йомшак кына үлемгә күчергән. Ләкин башта Идрис «Аллаһының үзен хуплавы турында шаһитлек алган». Ничек итеп? Идрис нәкъ үлеме алдыннан Аллаһыдан берәр күренеш алгандыр: бәлки, оҗмахка әверелгән җирне күргәндер. Йәһвәнең хуплавын күрсәтүче шул искиткеч күренешне күргәч, Идрис үлем йокысына талган. Идрис һәм башка тугры ир-атлар һәм хатын-кызлар турында рәсүл Паул: «Барлык бу кешеләр... иманнарын саклап үлгәннәр»,— дип язган (Еврейләргә 11:13). Соңрак, Идриснең дошманнары аның мәетен эзләгәндер, ләкин «аны беркайдан да таба алмаганнар», чөнки Йәһвә аларга аны нәҗесләргә я ялган диндә кулланырга юл куймас өчен аны юк иткәндер *.

Изге Язмалардагы шул шигырьләрне истә тотып, Идрис тормышының ничек тәмамлана алганын күз алдына китерик. Һәм моның бердәнбер мөмкинлек түгел икәнен онытмыйк. Идрис чабып бара һәм менә-менә хәлдән таяр. Дошманнары аның хөкем хәбәреннән ярсып аны эзәрләп бара. Идрис яшеренер өчен урын таба һәм анда кереп посып утыра, ләкин бу озакка түгел икәнен аңлый. Мәрхәмәтсез үлем бик якын сыман. Посып утырганда ул Аллаһысына дога кыла. Аннары аны тирән тынычлык хисе биләп ала һәм ул үзен еракка алып киткән күренеш күрә. Күргәннәре шулкадәр тере ки, ул үзен шунда булгандай хис итә.

Йәһвә Идрисне алганда аңа куркыныч үлем янагандыр

Аның алдында ачылган күренешне күз алдына китерик: ул үзе белгән дөньядан тулысынча аерылып торган дөньяны күрә. Күргәннәре Гадән бакчасы кебек гүзәл, ләкин анда аны кешеләрдән саклап торучы керубимнәр юк. Анда бик күп ир-атлар һәм хатын-кызлар, барысы сәламәт һәм көч тулы. Алар арасында тынычлык хөкем сөрә. Анда Идрискә яхшы билгеле булган нәфрәт һәм дини эзәрлекләүнең эзе дә юк. Ә ул үзе Йәһвәнең яратуын һәм хуплавын сизә. Ул бу урынның үзенеке булганына бер дә шикләнми; ул аның йорты булачак. Ул тагы да күбрәк тынычлык сизә һәм күзләрен йомып, тирән йокыга тала.

Ул үлем йокысына талган килеш, Йәһвә Аллаһының чиксез хәтерендә сакланып, бүгенге көнгә кадәр кала бирә. Гайсә соңрак вәгъдә иткәнчә, бер көн килер һәм Аллаһының хәтерендә булганнарның һәммәсе Мәсихнең тавышын ишетеп, кабердән чыгар һәм гүзәл, тыныч яңа дөньяда яшәр (Яхъя 5:28, 29).

Сез анда булырга теләр идегезме? Идрис белән очрашуның нинди дулкынландыргыч булачагын күз алдына китерегез! Уйлап карагыз, нинди искиткеч нәрсәләр без аңардан белә алырбыз! Ул безнең үз тормышының соңгы мизгелләре турында күз алдыбызга китергән күренешнең чынбарлыкка туры киләме, юкмы икәнен сөйләр. Ләкин аңардан без хәзер үк кичектермичә өйрәнәсе нәрсә бар. Идрис турында әйткәннән соң Паул болай дигән: «Иман итмичә Аллаһы хуплавын алып булмый» (Еврейләргә 11:6). Бу сүзләр һәрберебезне иман кешесе кыю Идристән үрнәк алырга дәртләндереп тора!

^ 14 абз. Кайбер Изге Язмалар белгечләре Яһүд Идрис китабы дип аталган апокрифик хезмәттән өземтә китергән дип әйтә, әмма бу китапның авторы Идрис дип саналса да, ул чынлыкта — язучысы билгесез сәер бер хезмәт. Анда төгәл Идриснең пәйгамбәрлеге искә алына, ләкин ул өзек хәзер инде югалган берәр борынгы чыганактан — я берәр кулъязмадан, я сөйләм йоладан алынгандыр. Яһүд, бәлки, шул борынгы чыганакны куллангандыр я Идрис турында Идриснең тормышын күктән күргән Гайсәдән белгәндер.

^ 20 абз. Шул рәвешчә, Аллаһы, күрәсең, Мусаның һәм Гайсәнең мәетләренең шулай кулланылмавы турында кайгырткан (Канун 34:5, 6; Лүк 24:3—6; Яһүд 9).