Яратылыш 31:1—55

31  Вакыт узды, һәм Ягъкуб Лаба́н улларының: «Ягъкуб атабызның бар милкен үзенә алды, атабызда булган бар нәрсәне җыеп, баеды»+,— дип әйткәннәрен ишетте.  Ягъкуб Лабанның йөзенә караганда, аның үзенә карата мөнәсәбәте үзгәргәнен күрә иде.+  Шунда Йәһвә Ягъкубка әйтте: «Ата-бабаларың җиренә, туганнарың янына кайт,+ һәм мин синең белән булырмын».  Һәм Ягъкуб, Рәхилә белән Лияне көтүе йөргән кырга чакыртып,  болай диде: «Күрәм ки, атагызның миңа карата мөнәсәбәте үзгәргән.+ Шулай да әтиемнең Аллаһысы һәрчак минем белән.+  Үзегез дә яхшы беләсез: мин атагызга бөтен көчемне биреп хезмәт иттем.+  Атагыз мине алдамакчы иде һәм хезмәт хакымны ун тапкыр үзгәртте, ләкин Аллаһы аны миңа зыян китерүдән тыйды.  Ул: „Тимгелле хайваннар синең хезмәт хакың булыр“,— дигәндә, бөтен көтүдә тимгелле бәтиләр туа иде, ә инде ул: „Буй-буй хайваннар синең хезмәт хакың булыр“,— дигәндә, бөтен көтүдә буй-буй бәтиләр туа иде.+  Шулай итеп, Аллаһы атагызның мал-туарын алып, миңа бирде. 10  Бервакыт, маллар парлашканда, мин төшемдә мондый күренеш күрдем: кәҗәләр белән парлашкан кәҗә тәкәләре буй-буй, тимгелле һәм чуар иде.+ 11  Һәм Аллаһының фәрештәсе төшемдә миңа: „Ягъкуб!“ — дип дәште. „Мин монда“,— дип җавап бирдем мин. 12  Ул сүзен дәвам итте: „Башыңны күтәреп кара әле. Күрәсеңме, кәҗәләр белән парлашкан бөтен кәҗә тәкәләре буй-буй, тимгелле һәм чуар, чөнки мин Лабанның сиңа ни эшләгәнен күреп торам.+ 13  Мин сиңа Бәйтелдә+ күренгән Аллаһымын. Син анда һәйкәлгә май агызып, миңа ант биргән идең.+ Ә хәзер тор да бу урыннан туган җиреңә кайт“».+ 14  Рәхилә белән Лия́ аңа мондый җавап кайтардылар: «Атабызның йортында безнең мирас өлешебез калганмы соң? 15  Әллә ул безне чит кешеләр дип санамыймы? Ул бит безне сатып, шул акчага яшәп ята.+ 16  Аллаһы аңардан алган бөтен байлык безнеке һәм балаларыбызныкы.+ Шулай булгач, Аллаһы сиңа ни кушкан булса, шуны эшлә».+ 17  Шунда Ягъкуб торып, балаларын һәм хатыннарын дөяләргә утыртты да+ 18  үзе белән бөтен көтүен, җыйган барлык мал-мөлкәтен+ — Падда́н-арамда туплаган бар малын алып, атасы Исхак янына Кәнга́н җиренә кайтырга җыенды.+ 19  Лабан исә ул вакытта сарык кыркырга киткән иде, ә Рәхилә үз атасының гаилә потларын*+ урлады.+ 20  Ягъкуб арамлы Лабанны алдады, чөнки берни әйтмичә качып китте. 21  Ул китеп барды һәм бөтен гаиләсе һәм мөлкәте белән бөек елганы*+ кичеп, Гила́д+ тауларына таба юл тотты. 22  Ә өченче көнне Лабанга Ягъкубның качып китүе турында хәбәр иттеләр. 23  Шунда ул үз туганнары белән бергә аның артыннан куа китте һәм җиде көннән соң аны Гилад тауларында куып җитте. 24  Әмма төнлә арамлы+ Лабанга төшендә+ Аллаһы күренде һәм болай диде: «Кара аны, Ягъкубка яхшыны сөйләрсеңме, начарнымы, сүзеңне үлчәп сөйлә».+ 25  Лабан Ягъкуб янына килгәндә, тегесе инде үз чатырларын тауларда урнаштырган иде. Лабан да үз туганнары белән Гилад тауларында чатырларын корды. 26  Лабан Ягъкубка болай диде: «Ни эшләдең син? Ник мине алдадың? Нигә кызларымны сугыш әсирләредәй алып киттең? 27  Нигә яшертен генә качып киттең, мине алдадың һәм миңа бернәрсә дә әйтмәдең? Әйткән булсаң, мин бит сине шатланып, җырлар җырлап, шалтыравык кагып һәм арфа уйнап озатыр идем. 28  Ләкин син миңа оныкларым белән кызларымны үбеп алырга да бирмәдең. Син акылсыз эш иттең. 29  Сезгә зыян китерерлек көчем бар минем, әмма атагызның Аллаһысы үткән төнне миңа: „Кара аны, Ягъкубка яхшыны сөйләрсеңме, начарнымы, сүзеңне үлчәп сөйлә“+,— диде. 30  Ярый, атаңның йортына кайтасың килгән икән, кайт. Ләкин нигә потларымны+ урларга иде?» 31  Ягъкуб Лабанга болай дип җавап бирде: «Мин курыктым. Кызларыңны миннән тартып алырсың дип уйладым. 32  Илаһларыңны кемдә тапсаң, шул кеше үләр. Туганнарыбыз алдында милкемне тикшереп чык. Синең әйберең табылса, аны алырсың». Ләкин Ягъкуб ул потларны Рәхилә урлаганын белми иде. 33  Лабан Ягъкубның, Лиянең һәм ике хезмәтченең+ чатырларына керде, әмма бернәрсә дә тапмады. Аннары ул Лиянең чатырыннан чыгып, Рәхилә чатырына керде. 34  Рәхилә исә потларны алып, дөя ияренә салган һәм аның өстенә утырган иде. Лабан аның бөтен чатырын тикшереп чыкты, әмма аларны таба алмады. 35  Аннары Рәхилә әтисенә: «Әфәндем, алдыңа торып баса алмавым өчен ачуланма, мин күрем күрү вакыты кичерәм»+,— диде. Лабан тырышып эзләсә дә, потларны+ таба алмады. 36  Шунда Ягъкубның Лабанга ачуы чыкты, һәм ул аны шелтәли башлады: «Ни гаебем бар? Ник мине шулай эзәрлеклисең, нинди гөнаһ кылдым мин? 37  Бөтен әйберләремне тикшереп чыктың бит, үз йортыңнан булган берәр нәрсәне таптыңмы соң? Аны туган-тумачаларыбыз алдына китер, алар безне хөкем итсеннәр. 38  Мин синең белән 20 ел яшәдем. Шул вакыт дәвамында сарыкларың һәм кәҗәләрең бер тапкыр да бәрән салмады.+ Мин беркайчан да көтүеңдәге сарык тәкәсен суеп ашамадым. 39  Ерткычлар ботарлаган хайваннарны сиңа китермәдем+ — зыянны үзем каплый торган идем. Хайваннарыңны көндез урласалар да, төнлә урласалар да, син миннән түләттең. 40  Көндез эсседән, төнлә салкыннан җәфалана идем, күземнән йокым кача иде.+ 41  20 ел синең йортыңда үткәрдем. 14 ел сиңа кызларың өчен хезмәт иттем, 6 ел — көтүең өчен, ә син хезмәт хакымны ун тапкыр үзгәрттең.+ 42  Атамның Аллаһысы,+ Ибраһимның Аллаһысы, Исхак курку-хөрмәт күрсәтеп яшәгән Ходай*+ минем белән булмаса, син мине буш кул белән җибәргән булыр идең. Әмма Ходаем бәламне һәм авыр хезмәтемне күрде, шуңа күрә сине кисәткән дә».+ 43  Шунда Лабан Ягъкубка болай диде: «Бу кызлар — минем кызларым, бу балалар — минем балаларым һәм бу көтүләр — минем көтүләрем, син монда күргән бөтен нәрсә — минеке һәм кызларымныкы. Аларга һәм алардан туган оныкларыма каршы берәр нәрсә эшли аламмы соң? 44  Әйдә, үзара килешү төзик. Ул безнең тату булуыбызның шаһите булачак». 45  Һәм Ягъкуб бер таш алып, аны һәйкәл итеп куйды.+ 46  Аннары туганнарына: «Ташлар җыегыз!» — диде. Алар ташларны бер өемгә җыйдылар һәм шунда ашадылар. 47  Лабан шул өемне Җыга́р-шаһәдә́т* дип, Ягъкуб исә Гәлгы́д* дип атады. 48  Аннары Лабан: «Бу таш өеме бүген безнең тату булуыбызның шаһите булыр»,— диде. Шуңа күрә Ягъкуб аңа Гәлгыд+ дигән исем бирде. 49  Ул аны шулай ук Күзәтү манарасы дип тә атады, чөнки Лабан болай дип әйтте: «Бер-беребездән аерылышканнан соң, Йәһвә икебезне дә күзәтеп торсын. 50  Кызларыма явызлык кылсаң һәм алардан тыш башка хатыннарга өйләнсәң, шуны белеп тор: безне хәтта бер кеше күрмәсә дә, шаһит Аллаһы күреп торачак». 51  Шунда Лабан Ягъкубка әйтте: «Менә таш өеме һәм һәйкәл. Мин аларны арабыздагы килешүнең билгесе итеп куйдым. 52  Бу таш өеме дә, бу һәйкәл дә шуңа шаһит:+ мин бу таш өеменнән сиңа зыян китерер өчен үтмәм, син дә миңа зыян китерер өчен бу таш өеме һәм һәйкәлдән үтмәссең. 53  Ибраһим Аллаһысы,+ Наһу́р Аллаһысы — аларның аталарының Аллаһысы — безнең арабызда хаким булсын». Һәм Ягъкуб үзенең атасы Исхак курку-хөрмәт күрсәтеп яшәгән Ходай*+ белән ант итте. 54  Шуннан соң Ягъкуб тауда корбан китереп, үз туганнарын ашарга чакырды. Алар ашадылар һәм тауда төн кундылар. 55  Лабан исә иртән иртүк торып, үз оныкларын+ һәм кызларын үбеп фатихалады+ да өенә кайтып китте.+

Искәрмәләр

Ягъни Евфрат елгасын.
Сүзгә-сүз «Исхакның куркуы».
Арам. сүзтезмәсенең мәгъ. «шаһитлек өеме».
Евр. сүзтезмәсенең мәгъ. «шаһитлек өеме».
Сүзгә-сүз «Исхакның куркуы».

Искәрмәләр

Медиаматериал