Яратылыш 32:1—32

32  Ә Ягъкуб үз юлын дәвам итте һәм Аллаһының фәрештәләрен очратты.  Аларны күргәч, Ягъкуб: «Бу Аллаһы гаскәренең тукталу урыны!» — диде һәм шуңа күрә ул урынны Маханаи́м* дип атады.  Аннан соң Ягъкуб үзе алдыннан Сәгы́йр җиренә,+ Эдо́м+ өлкәсенә, абыйсы Иса́у янына хәбәрчеләр җибәреп,  аларга мондый боерык бирде: «Хуҗам Исауга менә нәрсә әйтегез: „Мин Лабанда күп вакыт яшәдем*+,— ди хезмәтчең Ягъкуб.—  Минем үгезләрем, ишәкләрем, сарыкларым, хезмәтчеләрем бар,+ һәм мин бу хәбәрне сиңа, хуҗам, илтифатыңа ирешер өчен җибәрәм“».  Әйләнеп кайткач, хәбәрчеләр Ягъкубка: «Без абыең Исау белән очраштык. Хәзер ул сине каршыларга дип, 400 кешесе белән монда килә»+,— дигән хәбәр җиткерделәр.  Ягъкуб бик курыкты һәм борчыла башлады.+ Ул үзе белән булган кешеләрне, сарыкларын, кәҗәләрен, үгезләрен һәм дөяләрен ике төркемгә бүлеп,  болай диде: «Исау бер төркемгә һөҗүм итсә, икенчесе котылып кала алыр».  Аннан соң Ягъкуб әйтте: «И Ходаем, бабам Ибраһим Аллаһысы һәм атам Исхак Аллаһысы, миңа: „Үз җиреңә, туганнарың янына кайт, һәм мин сиңа игелек кылырмын“+,— дип вәгъдә бирүче Йәһвә, 10  мин үзеңнең хезмәтчеңә күрсәткән тугры мәхәббәтеңә һәм тугрылыгыңа лаек түгелмен.+ Үрдүнне кичкәндә минем таяктан башка бернәрсәм дә юк иде бит, ә хәзер минем ике төркем кешеләрем һәм малларым бар.+ 11  Абыем Исау кулыннан коткар мине, үтенәм,+ ул килер дә, миңа, балаларыма һәм аларның аналарына һөҗүм итәр+ дип куркам. 12  Син бит: „Сиңа игелек кылачакмын һәм токымыңны* диңгездәге бихисап күп ком бөртекләре кебек ишәйтәчәкмен“+,— дип вәгъдә иткән идең». 13  Һәм Ягъкуб шунда төн үткәрде. Аннары ул үз милкенең бер өлешен абыйсы Исауга бүләк өчен аерып куйды:+ 14  200 кәҗә һәм 20 кәҗә тәкәсе, 200 сарык һәм 20 сарык тәкәсе, 15  балалы 30 дөя, 40 сыер һәм 10 үгез, 20 ана ишәк һәм 10 ата ишәк.+ 16  Ул бу көтүләрне бер-бер артлы хезмәтчеләренә тапшырып, аларга: «Елганы миннән алда кичеп чыгыгыз һәм көтүләрне бер-берсеннән ераграк тотыгыз»,— диде. 17  Беренче хезмәтчесенә ул мондый әмер бирде: «Абыем Исау белән очрашкач, ул сездән: „Синең хуҗаң кем? Кая юл тотасың? Бу көтүләр кемнеке?“ — дип сораса, 18  болай дип әйт: „Хезмәтчең Ягъкубныкы. Бу бүләкне Ягъкуб хуҗам Исауга җибәрде,+ ә ул үзе арттарак килә“». 19  Һәм ул икенче хезмәтчесенә дә, өченчесенә дә, көтүләрне алып барган башка хезмәтчеләргә дә мондый әмер бирде: «Исау белән очрашкач, аңа шул сүзләрне әйтегез. 20  Аңа шулай ук: „Менә, хезмәтчең Ягъкуб безнең арттан килә“,— диегез». Ягъкуб: «Әгәр алдан бүләк җибәреп,+ аның ачуын баса алсам, бәлки, аның белән күрешкәч, ул мине ачык йөз белән кабул итәр»,— дип уйлый иде. 21  Шулай итеп, хезмәтчеләр бүләкләр белән бергә алдан киттеләр һәм елганы кичеп чыктылар, Ягъкуб исә тукталган урыннарында кунарга калды. 22  Шул ук төнне ул торды да үзе белән ике хатынын,+ ике хезмәтчесен+ һәм 11 улын алып, Йаббокны+ сай җирдән кичеп чыкты. 23  Ул аларны агым су* аша кичерде һәм бөтен мал-мөлкәтен аргы якка чыгарды. 24  Ягъкуб берүзе калгач, аның алдында бер кеше пәйда булды һәм аның белән көрәшә башлады. Алар таң атканчы көрәштеләр.+ 25  Ягъкубның бирешмәгәнен күргәч, теге кеше аның оча-бот буынына кагылды, һәм көрәшкәндә, Ягъкубның шул буыны тайды.+ 26  Шуннан соң теге кеше: «Инде таң ата, җибәр мине»,— диде. Әмма ул аңа: «Башта мине фатихала, аннары җибәрәм»+,— дип дәште. 27  Тегесе аңардан: «Исемең ничек?» — дип сорагач, ул аңа: «Ягъкуб»,— дип җавап бирде. 28  Шунда теге кеше болай диде: «Моннан ары синең исемең Ягъкуб түгел, ә Исраи́л*+ булачак. Чөнки син Аллаһы белән+ дә, кешеләр белән дә көрәштең һәм ахыр чиктә җиңеп чыктың». 29  Моңа Ягъкуб: «Зинһар, әйтче, исемең ничек?» — диде. Тегесе: «Нәрсәгә сиңа минем исемем?»+ — дип җавап бирде һәм аны шул урында фатихалады. 30  Шунда Ягъкуб: «Мин Аллаһы белән йөзгә-йөз күрешсәм дә, җаным исән калды»+,— диеп, шул урынны Пении́л*+ дип атады. 31  Ул Пенуилдан* киткәч, кояш калыкты. Ягъкуб, буыны тайганга,+ аксап бара иде. 32  Менә шуңа күрә бүгенгә кадәр Исраи́л уллары бот сөяге буынындагы сеңерне ашамыйлар, чөнки ул кеше Ягъкубның оча-бот буынының сеңеренә кагылган иде.

Искәрмәләр

Мәгъ. «ике лагерь».
Яки «чит ил кешесе булып яшәдем».
Сүзгә-сүз орлык.
Яки «үзән; елга үзәне».
Мәгъ. «Аллаһы белән көрәшүче (бирешмәүче)» яки «Аллаһы көрәшә».
Мәгъ. «Аллаһы йөзе».
Яки «Пениилдән».

Искәрмәләр

Медиаматериал