Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Дөньяда кайчан да булса гаделлек урнашырмы?

Дөньяда кайчан да булса гаделлек урнашырмы?

 Гаделсезлек дөньяның аерылгысыз өлеше булып тора кебек тоела. Ике мисал карап чыгыйк.

  •   2018 елның гыйнварында Кушма Штатлардагы бер суд якынча 38 ел төрмәдә утырган кешене азат итәргә карар чыгарган. Чөнки ДНК анализы аның гаепсез булуын раслаган.

  •   1994 елның сентябрендә бер Африка илендә вөҗдан кушуы буенча хәрби хезмәттән баш тарткан өч егетне төрмәгә утыртканнар. 2020 елның сентябренә алар төрмәдә инде 26 ел үткәргән, ләкин аларның эше буенча һаман да бер суд утырышы да үтмәгән.

 Сез дә гаделсезлеккә очраган булсагыз, Изге Язмаларда искә алынган Әюп хисләрен уртаклашасыздыр. Ул болай дигән: «Ярдәм сорап ялварам, тик гаделлек күрмим» (Әюп 19:7). Шулай да гаделлек хыял гына түгел. Изге Язмаларда бөтен дөньяда гаделлек хөкем сөрәчәк вакыт турында әйтелә. Өстәвенә, Аллаһы Сүзендәге киңәшләр сезгә гаделсезлекне кичереп чыгарга ярдәм итә ала.

Гаделсезлекнең сәбәбе нәрсәдә?

 Аллаһы җитәкчелеген кире каккан кешеләр гаделсез эш итә. Чын гаделлек исә Аллаһыдан килә (Ишагыя 51:4). Изге Язмаларда «гаделлек» һәм «тәкъвалык» дип тәрҗемә ителгән сүзләр тыгыз бәйле (Зәбур 33:5). Аллаһы күзендә тәкъва, ягъни дөрес, булганны эшләү гаделлеккә китерә. Һәм киресенчә, Аллаһының тәкъва нормаларын бозу гаделсезлеккә китерә. Кайбер мисалларны карап чыгыйк.

  •   Эгоизм. Эгоистик теләкләр һәм гөнаһ бер-берсе белән тыгыз бәйле (Ягъкуб 1:14, 15). Күпләр, үз нәфесләрен канәгатьләндерер өчен, башкалар белән үзләрен гаделсез тота. Аллаһы исә иң элек башкалар турында уйлавыбызны тели (1 Көринтлеләргә 10:24).

  •   Белем җитмәү. Кайберәүләр абайламыйча үзләрен гаделсез тота. Шулай да бу Аллаһы күзендә гөнаһ булып кала (Римлыларга 10:3). Мәсәлән, белем җитмәү иң зур гаделсезлеккә — Гайсә Мәсихне үтерүгә китергән (Рәсүлләр 3:15, 17).

  •   Кеше оешмаларының камилсезлеге. Кешеләр дөньяның сәяси, дини һәм икътисади системалары гаделлек һәм социаль тигезлек урнаштырыр дип көтә, ләкин еш кына бу системалар үзләре гаделсезлек тудыра. Алар коррупцияне, тискәре караш, комсызлык, экономик тигезсезлек һәм нәфрәтне хуплый. Бу системаларның кайбер тарафдарлары иң яхшы мотивлардан чыгып эш итәдер. Шулай да Аллаһы җитәкчелеген исәпкә алмаган кешеләрнең тырышлыклары һич уңышлы булмас (Вәгазьче 8:9; Ирмия 10:23).

Гаделсезлек Аллаһыда нинди хисләр тудыра?

 Аллаһы гаделсезлекне һәм аңа китерүче карашларны һәм эшләрне нәфрәт итә (Гыйбрәтле сүзләр 6:16—18). Ишагыя пәйгамбәр аша ул болай дигән: «Мин, Йәһвә a, гаделлек яратам. Талау белән гаделсезлекне нәфрәт итәм» (Ишагыя 61:8).

 Аллаһы борынгы Исраил халкына биргән Канун шуны күрсәтә: ул кешеләрнең гадел эш итүен тели. Аллаһы хөкемчеләргә ришвәт алмаска һәм гадел хөкем итәргә кушкан (Канун 16:18—20). Аллаһыны тыңламыйча, ярлылар белән мескеннәрдән файдаланган исраиллеләрне ул хөкем иткән. Ахыр чиктә Аллаһы үз нормаларын тотмаган бу халыкны кире каккан (Ишагыя 10:1—3).

Аллаһы гаделсезлекне бетерәчәкме?

 Әйе. Гайсә Мәсих аша Аллаһы гөнаһны — гаделсезлекнең төп сәбәбен юк итәчәк һәм кешеләргә камиллек кайтарачак (Яхъя 1:29; Римлыларга 6:23). Ул шулай ук үз Патшалыгын урнаштырган. Бу Патшалык гадел яңа дөнья булдырачак (Ишагыя 32:1; 2 Петер 3:13). Бу күктәге Патшалык турында күбрәк белер өчен, «Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул?» дигән видеороликны карагыз.

Гадел яңа дөньяда тормыш нинди булачак?

 Бөтен җир йөзендә гаделлек урнашкач, һәр кеше үзен тыныч һәм имин хис итәчәк (Ишагыя 32:16—18). Аллаһы һәр кешенең тормышын кадерли, шуңа күрә һәр кеше белән гадел эш итәчәкләр. Гаделсезлек тудырган кайгы, ачы тавыш һәм авырту мәңгегә юк булачак. Вакыт узу белән, хәтта гаделсезлек белән бәйле хатирәләр дә юкка чыгачак (Ишагыя 65:17; Ачылыш 21:3, 4). Бу вакыт турында күбрәк белер өчен, «Аллаһы Патшалыгы нәрсә эшләячәк?» дигән мәкаләне карагыз.

Изге Язмаларның гаделсезлек юк булачак дигән вәгъдәсенә ышанып буламы?

 Әйе. Изге Язмалар — ышанычлы китап. Андагы бөтен пәйгамбәрлекләр үтәлә; ул тарихи һәм фәнни яктан төгәл; бу китапта каршылыклар юк. Димәк, анда язылган вәгъдәләргә ышанып була. Киләсе чыганаклардан өстәмә дәлилләр табып була.

Инде бүген гаделлек өчен көрәшергә кирәкме?

 Изге Язмаларда искә алынган кешеләр, гаделсезлеккә очраганда, үзләрен якларга тырышкан. Мәсәлән, рәсүл Паулны нахакка гаепләгәннәр, һәм бу үлем хөкеменә китерә алган. Андый гаделсезлекне кабул итәр урынына, ул үзенең юридик хокукларын кулланган һәм кайсарга — югарырак судка мөрәҗәгать иткән (Рәсүлләр 25:8—12).

 Шулай да кешеләр дөньядагы бар гаделсезлекне һич бетерә алмаячак (Вәгазьче 1:15). Шуңа күрә Аллаһының гадел яңа дөньяны урнаштырырга вәгъдәсенә иман үстерү мөһим. Чөнки бу җан тынычлыгы сакларга булыша.

a Йәһвә — Аллаһының исеме (Зәбур 83:18).