Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яңа Васыятьтә Аллаһы исемен торгызган ике тәрҗемәче

Яңа Васыятьтә Аллаһы исемен торгызган ике тәрҗемәче

 Гайсә, үз шәкертләрен дога кылырга өйрәткәндә, киң танылган бер дога әйткән. Аны үрнәк дога дип атыйлар, һәм күп кешеләр шул доганы өйрәнә. Бу доганы Яңа Васыятьтә табып була. Ул болай башлана: «Күкләрдәге Атабыз, исемең изге ителсен» (Маттай 6:9). Ләкин Аллаһы исеме, ул «Йәһвә» я кайвакыт «Яхве» дип тәрҗемә ителә, Яңа Васыятьнең инглиз телендәге тәрҗемәләрендә сирәк очрый. Әмма шул тәрҗемәләрдә, Зевс, Гермес һәм Артемида кебек, ялган аллаларның исемнәре бар. Шуңа күрә бу тәрҗемәләр хак Аллаһының һәм Изге Язмалар Авторының исемен искә алырга тиеш түгелме? (Рәсүлләр 14:12; 19:35; 2 Тимутигә 3:16)

Яңа Васыятьтә берничә ялган алланың исеме бар. Шуңа күрә анда хак Аллаһының исеме булырга тиеш түгелме?

 Изге Язмаларны инглиз теленә тәрҗемә итүчеләр Ланселот Шедвелл һәм Фредерик Паркер шуңа инанган: Аллаһының исеме Яңа Васыятьтә торгызылырга тиеш. Ни өчен «торгызылырга» дигән сүз кулланыла? Чөнки алар Аллаһы исеме төп нөсхәдә булган, ә соңыннан алып куелган дигән нәтиҗәгә килгән. Алар нәрсәгә нигезләнгән?

 Шедвелл һәм Паркер Иске Васыятьнең сакланып калган кулъязмаларында (башта алар башлыча еврей телендә язылган) Аллаһының шәхси исеме меңләгән тапкыр очраган икәнен белгән. Шуңа күрә аларда ни өчен Яңа Васыятьнең кулъязмаларында Аллаһы исеменең тулы формасы юк ителгән булган дигән сорау туган a. Шулай ук Шедвелл шуңа игътибар иткән: Яңа Васыятьнең кулъязмаларында Иске Васыятьтә киң кулланылган сүзтезмәләр, мәсәлән, «Йәһвәнең фәрештәсе» дигән сүзтезмә, кулланылганда, грек телендәге Яңа Васыятьне күчереп язучылар, күрәсең, Аллаһы исемен Ки́риос сүзе белән алмаштырган булган. Ки́риос «Раббы» дигәнне аңлата (2 Патшалар 1:3, 15; Рәсүлләр 12:23).

Аллаһы исеме, еврей телендә

 Шедвелл һәм Паркер инглиз телендәге тәрҗемәләрен әле бастырып чыгарганчы, башка тәрҗемәчеләр дә Аллаһы исемен Яңа Васыятьнең инглиз телендәге тәрҗемәләрендә торгызган булган, ләкин берничә урында гына b. 1863 елда Паркер «Яңа Васыятьнең сүзгә-сүз тәрҗемәсен» чыгарган булган («A Literal Translation of the New Testament»). Ләкин, билгеле булганча, бу елга кадәр инглиз тәрҗемәчеләре Аллаһы исемен Яңа Васыятьтә күп урыннарда торгызган дип әйтеп булмый. Ланселот Шедвелл һәм Фредерик Паркер кемнәр булган соң?

Ланселот Шедвелл

 Ланселот Шедвелл (1808—1861) Англиянең вице-канцлеры сэр Ланселот Шедвеллның улы булган. Ул адвокат булып эшләгән һәм Англия чиркәвенең тарафдары булган. Троицага ышанган булса да, ул Аллаһы исемен хөрмәт иткән. Ул бу исемне «данлыклы исем ЙӘҺВӘ» дип атаган. Үзенең «Маттай һәм Маркның Яхшы хәбәрләре» дигән тәрҗемәсендә, ул «Йәһвә» дигән исемне төп текстта — 28 тапкыр, ә аңлатмаларда 465 тапкыр кулланган.

 Шедвелл Аллаһы исеме турында, аны Иске Васыятьнең еврей телендәге текстында күреп, белгәндер. Аның сүзләре буенча, Иске Васыятьнең грек тәрҗемәсендә Аллаһы исемен Ки́риос сүзе белән алмаштырган кешеләр «намуслы тәрҗемәчеләр булмаган».

«The Gospel according to Matthew» («Маттай бәян иткән Яхшы хәбәр», инглиз телендә, аңлатмалар белән), Л. Шедвелл (1859), the Bodleian Libraries. Licensed under CC BY-NC-SA 2.0 UK. Modified: Text highlighted

Маттай 1:20, Шедвелл тәрҗемәсе

 Үзенең тәрҗемәсендә Шедвелл «Йәһвә» дигән исемне беренче тапкыр Маттай 1:20 дә кулланган. Аның бу шигырьгә китергән аңлатмасында болай диелә: «Монда һәм Я[ңа] В[асыятьнең] күп кенә башка өземтәләрендә кулланылган бу сүз [Ки́риос] Аллаһының ЙӘҺВӘ дигән исемен күрсәтә: һәм иң мөһиме, бу сүзне инглиз тәрҗемәсендә торгызу». Ул шулай ук әйткән: «Без моны Аллаһыны данлар өчен эшләргә тиеш. Ул үзен ЙӘҺВӘ исеме белән игълан иткән: һәм без, аның турында сөйләгәндә, бу исемне куллансак, иң яхшысын эшләрбез». Аннары ул болай дигән: «Безнең Изге Язмалар тәрҗемәсендә [«Яков патша тәрҗемәсе»] ЙӘҺВӘ дигән исем сирәк очрый... Аллаһының исеме урынына без Раббы дип укыйбыз». Шедвелл әйткән: Аллаһының исеме урынына кулланыр өчен «Раббы... иң лаексыз титул». Аннан соң Шедвелл хәтта аның үзен дә поместьесында «Раббы» дип атыйлар дигән.

«[Аллаһы] үзен ЙӘҺВӘ исеме белән игълан иткән: һәм без, аның турында сөйләгәндә, бу исемне куллансак, иң яхшысын эшләрбез» (Ланселот Шедвелл).

 Шедвелл үзенең Маттай тәрҗемәсен 1859 елда, а Маттай белән Маркның берләштерелгән тәрҗемәсен 1861 елда чыгарган булган. Ләкин аннан соң аның эше тәмамланган. Ул 1861 елның 11 гыйнварында, 52 яшендә вафат булган. Шулай да аның тырышлыклары заяга булмаган.

Фредерик Паркер

 Лондонда яшәгән Фредерик Паркер (1804—1888) исемле бай эшмәкәр Шедвелл тәрҗемә иткән Маттай китабы турында белеп алган. Ул якынча 20 яшендә Яңа Васыятьне тәрҗемә итә башлаган. Шедвеллдан аермалы буларак, Паркер Троицага ышанмаган. Ул язган: «[Аллаһының] кадерле Улының... бөтен чиркәве хакыйкатьне... кабул итсен һәм бердәнбер Чиксез Кодрәт Иясе Йәһвәгә гыйбадәт кылсын иде». Паркер шулай ук Яңа Васыять кулъязмаларында Ки́риос сүзе Раббы Аллаһы өчен дә, Раббы Гайсә өчен дә кулланылганга, аларның икесе арасында аерманы күрү авыр дип санаган. Шуңа күрә ул Шедвеллның кайбер контекстларда Ки́риос сүзен Йәһвә дип тәрҗемә иткәнен күргәч, бу аны кызыксындырган.

 Паркер андый нәрсәләрне ничек аңлаган? Ул грек телен өйрәнгән һәм грек грамматикасы буенча берничә китап һәм трактат язган. Ул шулай ук Изге Язмаларны тикшерү институтының (Anglo-Biblical Institute) әгъзасы булып киткән. Бу институт Изге Язмаларның инглиз телендә тәрҗемәләрен яхшырту максаты белән Изге Язмаларның кулъязмаларын тикшерү эшләрен алып барган. 1842 елда Паркер үзе ясаган Яңа Васыятьнең беренче тәрҗемәсен өлешләп чыгара башлаган c.

Яңа Васыятьнең тәрҗемәсе, Паркер (Хейнфеттер)

Паркер Аллаһы исемен торгызырга тырыша

 Паркер берничә ел мондый сораулар турында язган: «Ки́риос сүзе кайсы очракта Раббы Гайсәгә, а кайсы очракта Раббы Аллаһыга карата кулланыла? Ни өчен Ки́риос сүзе еш кына грамматика буенча титул буларак түгел, ә исем буларак кулланылган?»

 Паркер, Шедвеллның 1859 елгы Маттай китабы тәрҗемәсен һәм Ки́риос сүзенә аңлатмаларын күргәч, кайбер контекстларда Ки́риос сүзе «Йәһвә дип тәрҗемә ителергә тиеш» икәненә инанган. Шуңа күрә ул үзе ясаган Яңа Васыятьнең тәрҗемәсен яңадан карап чыккан һәм контекст я грек текстының грамматикасы таләп иткән урыннарга «Йәһвә» сүзен куеп чыккан. Шулай итеп, 1863 елда дөнья күргән Паркерның бер томнан торган «Яңа Васыятьнең сүзгә-сүз тәрҗемәсе»нең төп текстында Аллаһының исеме 187 тапкыр очраган («A Literal Translation of the New Testament»). Билгеле булганча, бу инглиз телендә бастырып чыгарылган беренче андый тәрҗемә булган: анда бөтен Мәсихче Грек Язмаларында Аллаһы исеме кулланылган d.

Яңа Васыять тәрҗемәсенең баш бите, Паркер, 1864

 1864 елда Паркер шулай ук ике Яңа Васыятьнең тәрҗемәләрен бер томга берләштереп, «Яңа Васыятьнең инглиз тәрҗемәсе белән... Яков патша тәрҗемәсенең җыентыгын» чыгарган булган («A Collation of an English Version of the New Testament . . . With the Authorized English Version»). Ул моны нинди максат белән эшләгән? Аның үз тәрҗемәсе икенче тәрҗемәдән кайда һәм ничек аерылып торганын күрсәтәсе килгән e.

 Аллаһы исемен торгызу никадәр мөһим икәнен күрсәтер өчен, Паркер «Яков патша тәрҗемәсе»ннән берничә шигырьне, шул исәптән Римлыларга 10:13 не телгә алган. Бу шигырьдә әйтелә: «Раббы исемен ялварып чакыручы һәркем котылыр». Паркер сорау биргән: «Яков патша тәрҗемәсеннән берәрсе бу шигырьләрне укыгач, монда сүз Угыл Гайсә Мәсих, безнең Раббыбыз... турында түгел, ә Йәһвә турында сүз барганын аңлаганмы?»

Римлыларга 10:13 «Яков Патша тәрҗемәсен»дә (өстә) һәм Паркер тәрҗемәсендә, 1864

 Паркер үзенең трактатларын, кәгазьләрен һәм башка язмаларын бастырыр һәм аларга реклама ясар өчен, меңләгән фунт, ул вакытта зур акча, сарыф иткән. Асылда, бер ел эчендә генә ул 800 фунт сарыф иткән, бүген бу якынча 132 000 долларга (АКШ) тиң. Ул шулай ук үзенең күп басмаларының күчермәсен танышларына һәм югары дәрәҗәле дин әһелләренә, карап чыксыннар өчен, бушлай җибәргән.

 Паркерның хезмәтләреннән һәм Яңа Васыятьнең тәрҗемәләреннән, алар бик аз итеп бастырылган булган, кайбер галимнәр мыскыллап көлгән. Әмма, шулай эшләп, алар Паркерның, шулай ук Шедвелл һәм башкаларның эчкерсез тырышлыкларыннан, Аллаһының шәхси исемен инглиз телендәге Яңа Васыятьтә торгызыр өчен куйган тырышлыкларыннан, игътибарны читкә юнәлткән.

 Сез шулай ук ун минутлык видеоролик карый аласыз: «Уорвиктагы музейга сәяхәт кылу: „Изге Язмалар һәм Аллаһының исеме“».

a «Йәһ» — «Йәһвә» исеменең кыска формасы. Ул Ачылыш 19:1, 3, 4, 6 да «Һалелуя» сүзендә очрый, ул «кешеләр, Йәһне мактагыз!» дигәнне аңлата.

b Шедвелл Яңа Васыятьне тулысынча тәрҗемә итмәгән. Башка тәрҗемәчеләр: Филип Доддридж, Эдвард Харвуд, Уильям Ньюком, Эдгар Тейлор һәм Гилберт Уэйкфилд.

c Эшмәкәрлеген Изге Язмаларны тикшерүләреннән аерыр өчен, Паркер үзенең дини язуларында һәм Изге Язмалар тәрҗемәләрендә Герман Хейнфеттер дигән псевдоним кулланган. Бу исем «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе» кушымталарында берничә тапкыр очрый.

d 1864 елда Паркер Яңа Васыятьнең инглиз тәрҗемәсен бастырып чыгарган («An English Version of the New Testament»). Анда Аллаһы исеме 186 тапкыр очраган.

e Паркер үз тәрҗемәләрен чыгарганчы, Яңа Васыятьнең еврей телендәге күп кенә тәрҗемәләрендә төрле шигырьләрдә Аллаһы исеме кулланылган. Шулай ук 1795 елда Иоганн Якоб Штольц Яңа Васыятьнең немец телендә тәрҗемәсен чыгарган булган. Анда Аллаһы исеме Маттайдан алып Яһүд китабына кадәр 90 нан артык тапкыр очраган.