Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмаларның өлешләре бер-берсе белән бәйле

Изге Язмаларның өлешләре бер-берсе белән бәйле

Унберенче бүлек

Изге Язмаларның өлешләре бер-берсе белән бәйле

Күз алдына китерегез: бер китапханәдә кечкенә 66 китап тора. Алар төрле заманда 40 ка якын кеше тарафыннан язылган. Соңгы китап беренчесе язылганнан соң 1600 ел үткәч язылган булган. Аларны өч телдә язганнар, ә язучылары төрле илләрдә яшәгән, аларның холыклары, сәләтләре һәм чыгышлары төрле булган. Ләкин алар язган китапларны бергә туплагач, шунсы ачыкланган: бу китаплар бер китапны тәшкил итә, һәм алар аша бер төп тема үтә. Моны хәтта күз алдына да китерү авыр. Шулай да Изге Язмалар нәкъ шундый китапханә.

1. Изге Язмалар Аллаһы иңдергән китап икәнен нинди гаҗәеп үзенчәлек исбатлый? (Бүлеккә кереш сүзләрне дә карагыз.)

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР төрле китаплардан торса да, бу китапны эчкерсез өйрәнгән кешеләр аның бер әсәр булуына шакката. Аның бердәм булуы шуннан да күренә: бу китап башыннан ахырына кадәр үзгәрмәс бер Аллаһыга гына гыйбадәт кылырга дәртләндерә, һәм аның бар өлешләре аша бер төп тема үтә. Аның бу үзенчәлеге Изге Язмаларның чыннан да Аллаһы Сүзе булуына көчле дәлил булып тора.

2, 3. Гадәндә әйтелгән нинди пәйгамбәрлек өмет өчен нигез биргән, һәм ни өчен ул әйтелгән булган?

2 Изге Язмаларның төп темасы Яратылыш китабының инде беренче бүлекләрендә үк ачыклана башлый. Анда Адәм белән Хаува камил кешеләр итеп яратылганнар һәм Гадән дип аталган оҗмах бакчасына урнаштырылган булганнар дип әйтелә. Әмма Хаува янына елан килеп, Аллаһы законнарының дөрес булуын шик астына алган һәм, хәйлә корып, ялган ярдәмендә аны гөнаһка тарткан. Хаувага ияреп Адәм дә Аллаһыга каршы чыккан. Нәтиҗәдә, аларның икесен дә Гадән бакчасыннан куып чыгарганнар, һәм алар үлемгә хөкем ителгән. Без бүген аларның бу фетнәләре аркасында газап чигеп яшибез. Һәр кеше Адәм белән Хаувадан, безнең беренче ата-анабыздан, мирас итеп гөнаһ һәм үлем ала (Яратылыш 3:1—7, 19, 24; Римлыларга 5:12).

3 Әмма шул көннәрдә Аллаһы өмет өчен нигез бирүче бер пәйгамбәрлек әйткән. Бу пәйгамбәрлек еланга, Адәм белән Хаува ишетерлек итеп, әйтелгән булган. Соңыннан алар аны үз балаларына сөйли алган. Аллаһы болай дигән: «Синең белән хатын-кыз арасына, синең токымың белән аның нәселе арасына дошманлык җебе сузачакмын. Аның нәселе сиңа сугып башыңны ярыр, син исә аны үкчәсеннән чагарсың» (Яратылыш 3:15; Римлыларга 8:20, 21).

4. Йәһвә әйткән пәйгамбәрлектә кемнәр искә алына, һәм гасырлар дәвамында аларның мөнәсәбәтләре нинди булачак?

4 Бу пәйгамбәрлектә елан, аның токымы, хатын-кыз һәм аның нәселе турында әйтелә. Алар киләчәктә булачак вакыйгаларда төп рольләрне үтәргә тиеш булган. Хатын-кыз белән аның нәселе һәм елан белән аның токымы арасында һәрвакыт дошманлык булачак. Бу дошманлык шулай ук чын гыйбадәт кылу белән ялган табыну арасында һәм тәкъва тәртип белән бозык тәртип арасында да чагылачак. Елан хатын-кыз нәселенең үкчәсеннән чагачак, һәм аңа шулай итеп өстенлек бирелгән кебек тоелачак. Әмма ахыр чиктә, хатын-кызның нәселе еланның башын ярачак һәм, беренче фетнәнең бар зыяны юк ителгәч, Аллаһының хакимлеге акланган булачак.

5. Ни өчен Хаува пәйгамбәрлектәге хатын-кыз түгел дип әйтеп була?

5 Хатын-кыз белән аның нәселе, елан белән аның токымы кемнәр алар? Хаува беренче угылын Кабилны тапкач: «Раббының мәрхәмәте белән бер ир заты кабул иттем»,— дигән (Яратылыш 4:1). Ул, бәлки, үзен шул пәйгамбәрлектәге «хатын-кыз», ә үзенең бу туган угылын «нәсел» дип санагандыр. Ләкин Кабилның рухы «еланныкы» кебек начар булган, һәм ул үз энесен Һабилне үтергән (Яратылыш 4:8). Димәк, бу пәйгамбәрлекнең тирәнрәк, символик мәгънәсе булган, һәм аны Аллаһы гына аңлата алган, һәм ул моны әкрен-әкрен генә эшләгән. Изге Язмаларның бар 66 китабы да бу беренче пәйгамбәрлекнең мәгънәсен ачыклауга үз өлешен керткән.

Елан кем ул?

6—8. Гайсәнең нинди сүзләре елан аша сөйләгән шәхесне ачыкларга булыша? Аңлатыгыз.

6 Яратылыш 3:15 тә әйтелгән елан кем ул? Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Гадәндә Хаувага елан мөрәҗәгать иткән, әмма еланнар сөйләшә белми. Күрәсең, еланны кулланып башка берәү сөйләгән. Кем? Бу шәхес б. э. I гасырында гына, Гайсә җирдә вәгазьләп йөргәндә, ачыкланган булган.

7 Бер тапкыр Гайсә үз-үзләрен тәкъва кешеләр дип санаган яһүдләрнең дини җитәкчеләре белән сөйләшкән. Алар үзләрен Ибраһим уллары дип атаганнар, әмма Гайсә вәгазьләгән хакыйкатькә каты каршы торганнар. Шуңа күрә Гайсә аларга болай дигән: «Сезнең атагыз — иблис, һәм сез атагызның теләкләрен үтәргә телисез. Ул баштан ук кеше үтерүче булып, хакыйкатьне тотмады һәм хәзер дә тотмый, чөнки аңарда хакыйкать юк. Ул, ялган сөйләгән вакытта, үзенекен сөйли, чөнки ул — ялганчы һәм ялганның атасы» (Яхъя 8:44).

8 Гайсә туры әйткән, һәм аның сүзләре урынлы булган. Ул Иблисне «кеше үтерүче» һәм «ялганның атасы» дип атаган. Гадән бакчасында еланны кулланып беренче ялганны әйткән шәхес чыннан да «ялганның атасы» булган. Бу ялган аркасында Адәм белән Хаува үз гомерләрен югалткан. Шулай итеп бу борынгы ялганчы шулай ук кеше үтерүче дә булып киткән. Еланны Гадәндә кулланып сөйләгән шәхеснең Шайтан Иблис булганы ачык күренеп тора, һәм Йәһвә беренче пәйгамбәрлекне әйткәндә нәкъ Шайтанга мөрәҗәгать иткән.

9. Шайтан кайдан килеп чыккан?

9 Кайберәүләр: «Әгәр Аллаһы игелекле икән, ни өчен ул Иблисне барлыкка китергән?» — дип сорый. Гайсәнең сүзләре бу сорауга да җавап бирә. Ул Шайтан хакында: «Ул баштан ук кеше үтерүче булган»,— дип әйткән. Әйе, Шайтан Хаувага ялганлаган һәм шулай итеп Шайтан (еврей телендә «дошман») булып киткән. Аллаһы Шайтанны барлыкка китермәгән, кайчандыр тугры булган фәрештә үз йөрәгендәге начар теләккә үсәргә рөхсәт иткән һәм Шайтан дип атала башлаган (Канун 32:4; шулай ук Әюб 1:6—12; 2:1—10; Ягъкуб 1:13—15 не чагыштырыгыз).

Еланның токымы

10, 11. Гайсә белән рәсүл Яхъя сүзләреннән Еланның токымы кем икәне ничек ачыклана?

10 Ә еланның «токымы» нәрсә ул? Гайсәнең сүзләре бу сорауга да җавап алырга булыша. Ул яһүдләрнең дини җитәкчеләренә: «Сезнең атагыз — иблис, һәм сез атагызның теләкләрен үтәргә телисез»,— дигән. Бу яһүдләр Ибраһим нәселеннән булган, һәм алар хәтта моның белән мактанганнар. Ләкин алар үз явыз тәртипләре белән Шайтанның рухи балалары булуларын күрсәткәннәр, ә ул беренче гөнаһта гаепле булган.

11 Рәсүл Яхъя беренче гасырның азагында Еланның, ягъни Шайтанның, токымы кем икәнен ачык аңлаткан. Ул болай дип язган: «Гөнаһ кылучы исә иблистәндер, чөнки иблис баштан ук гөнаһ кыла... Аллаһы балалары һәм иблис балалары болай таныла: хаклык кылмаучы, шулай ук үзенең туганын яратмаучы һәркем Аллаһыдан түгел» (1 Яхъя 3:8, 10). Әйе, Еланның токымы кешелек тарихында һәрвакыт булган!

Хатын-кыз нәселе кем ул?

12, 13. а) Йәһвә Ибраһимга «нәсел» турында нинди вәгъдә биргән? б) «Нәсел» турындагы вәгъдә ахыр чиктә кемгә бирелгән булган?

12 Бу сорауга җавапны белү бик мөһим, чөнки бу нәсел ахыр чиктә Шайтанның башын ярырга һәм беренче фетнә китергән бар зыянны юк итәргә тиеш. Б. э. к. XX гасырда Аллаһы бу нәсел турындагы серне тугры хезмәтчесе Ибраһимга ачкан. Аның иманы көчле булганга, Аллаһы аңа берничә вәгъдә биреп бу нәсел аңардан туачак дигән. Бу вәгъдәләрнең берсендә еланга «сугып башын ярачак» хатын-кызның «нәселе» Ибраһимның буыныннан килергә тиеш дип әйтелгән булган. «Синең нәсел орлыгы варисларың дошманнарыңның шәһәр-җирләрен үзләренә милек итәр. Минем өн-авазымны ишетеп, Мине тыңлаганың өчен, синең нәсел орлыгың аша җир йөзендәге барлык халыклар мөбарәк кылыначак»,— дип әйткән Аллаһы Ибраһимга (Яратылыш 22:17, 18).

13 Вакыт узу белән, Йәһвә Ибраһимга биргән вәгъдәсен аның улы Исхакка һәм оныгы Ягъкубка кабатлаган (Яратылыш 26:3—5; 28:10—15). Ягъкубтан 12 кабилә барлыкка килгән, һәм аларның берсенә, Яһүд кабиләсенә, мондый махсус вәгъдә бирелгән булган: «Хөкемдарлык тәхетеннән ул [Яһүд] һич төшмәс! Хуҗасы килгәнчегә кадәр аның хакимлек таягын кулдан ычкындырмас! Ил-халыклар аңа буйсынырлар» (Яратылыш 49:10). Димәк, «нәсел» Яһүд кабиләсендә туарга тиеш булган.

14. «Нәселнең» килүенә нинди халык әзерләнгән булган?

14 Б. э. к. XVI гасырның ахырында Исраилнең 12 кабиләсе Аллаһының махсус халкы итеп оештырылган булган. Моның өчен Йәһвә алар белән изге килешү төзегән һәм аларга законнар җыентыгы биргән. Шулай итеп Аллаһы бу халыкны киләчәк «нәсел» өчен әзерләгән (Чыгыш 19:5, 6; Гәләтиялеләргә 3:24). Шуннан соң Шайтан башка халыкларны Аллаһының сайланган халкына каршы чыгарга котырткан, шулай итеп аның хатын-кыз «нәселенә» дошманлыгы чагылган.

15. Ахыр чиктә, «нәсел» турындагы вәгъдә Ибраһим буыныннан чыккан нинди патшага бирелгән булган?

15 Б. э. к. XI гасырда шунсы ачыкланган: бу «нәсел» Исраилнең икенче патшасы Давыт токымыннан киләчәк. Аллаһы аңа «нәсел» аның буынында туачак һәм бу «нәселнең» тәхете «какшамас булачак, һәм... мәңгелеккә урнашачак» дип вәгъдә иткән (2 Патшалык 7:11—16). Шул вакыттан «нәселне» Давыт улы дип атый башлаганнар (Маттай 22:42—45).

16, 17. Ишагыйя фатихалар китерәчәк «нәсел» турында нәрсә язган?

16 Шуннан соң гасырлар дәвамында Аллаһы пәйгамбәрләр аша «нәсел» хакында тагы да күбрәк мәгълүмат биргән. Мәсәлән, б. э. к. VIII гасырда Ишагыйя болай дип язган: «Безнең сабыебыз туды, угыл безгә бирелде: аның җилкәләренә мирза хакимлеге салыначак. Аны Гаҗәеп Киңәшче, Көчле илаһ, Мәңгелек Ата, Тынычлык мирзасы дип атаячаклар. Аның мирзалык идарәсе киң таралачак, һәм Давыт тәхетендә һәм аның патшалыгында тынычлык мәңге булачак» (Ишагыйя 9:6, 7).

17 Бу «нәсел» турында Ишагыйя шулай ук болай дип пәйгамбәрлек иткән: «Ул ярлыларны гаделлек белән хөкем итәчәк һәм, җирдәге юашларга файда булсын өчен, гаделлек белән фаш итәчәк... Бүре вакыт-вакыт бәрән бәтие янында яшәячәк, каплан кәҗә бәтие янында ятачак. Бозау, яллы яшь арыслан һәм симертелгән хайван бергә булачаклар... Минем бөтен изге тавымда зыян китермәсләр һәм бернәрсәне дә җимермәсләр, чөнки җир йөзе, сулар диңгезне тутыргандай, Йәһвә турында белем белән тулачак» (Ишагыйя 11:4—9). Бу «нәсел» гаҗәеп фатихалар китерергә тиеш булган!

18. Данил «нәсел» турында нәрсә язган?

18 Б. э. к. VI гасырда Данил «нәсел» турында башка бер пәйгамбәрлек язган. Ул күктәге «адәм улына охшаш берәү» турында пәйгамбәрлек иткән һәм «бөтен халыклар, кабиләләр һәм телләр аңа хезмәт итсен өчен, аңа хакимлек, дан һәм патшалык бирелде» дип әйткән (Данил 7:13, 14). Шулай итеп, киләчәк «нәсел» күктәге патшалыкны мирас итеп алырга һәм бөтен җир өстеннән хакимлек итәргә тиеш булган.

Сер чишелә

19. Фәрештә сүзләре буенча, «нәселнең» килүендә Мәрьям нинди роль уйнарга тиеш булган?

19 «Нәселнең» кем булуы безнең эраның башында ачыкланган. Б. э. к. 2 елда Мәрьям исемле яһүд кызы янына бер фәрештә килгән. Мәрьям Давыт нәселеннән. Фәрештә аңа бала тудырачагы һәм бу баланың башка балалардан бик нык аерылып торачагы турында хәбәр иткән. «Ул бөек булачак, Аллаһы Тәгаләнең Улы дип аталачак. Раббы Аллаһы Аңа борынгы бабасы Давытның тәхетен бирәчәк, Ул Ягъкуб халкы өстеннән мәңгегә патшалык итәчәк, Аның патшалыгының ахыры булмаячак»,— дигән аңа фәрештә (Лүк 1:32, 33). Ниһаять, «нәсел» ачыкланган!

20. Вәгъдә ителгән «нәсел» кем булган, һәм ул Исраилдә нинди хәбәр вәгазьләгән?

20 Данил алдан әйткән елны, б. э. 29 елында, Гайсә суга чумдырылу үткән. Шуннан соң аңа изге рух иңгән, һәм Аллаһы аны үз Улы дип атаган (Данил 9:24—27; Маттай 3:16, 17). Гайсә өч ел ярым яһүдләргә вәгазьләгән һәм: «Күкләр Патшалыгы якынлашты!» — дип игълан итеп йөргән (Маттай 4:17). Шул вакыт эчендә ул Еврей Язмаларында әйтелгән күп кенә пәйгамбәрлекләрне үтәгән, шуңа күрә аның вәгъдә ителгән «нәсел» булуына бер шик тә калмаган.

21. «Нәсел» турында әйткәндә, беренче мәсихчеләр нәрсә аңлаганнар?

21 Беренче мәсихчеләр Гайсәнең вәгъдә ителгән «нәсел» булуын бик яхшы аңлаганнар. Паул Гәләтия мәсихчеләренә болай дип аңлаткан: «Ибраһимга һәм аның токымына вәгъдәләр бирелгән булган. Күпләр турында әйтелгән кебек, „токымнарына“ диелмәгән, бәлки берәүгә генә әйтелгән кебек, „синең токымыңа“ диелгән, ә ул — Мәсих» (Гәләтиялеләргә 3:16). Гайсә шулай ук — Ишагыйя пәйгамбәрлегендә әйтелгән «Тынычлык мирзасы», һәм ул, үз Патшалыгына килгәч, бөтен җир йөзендә гаделлек һәм тәкъвалык урнаштырачак.

«Хатын-кыз» кем ул?

22. Йәһвә Гадәндә әйткән пәйгамбәрлектәге «хатын-кыз» кем ул?

22 Шулай итеп, Гайсә — бу вәгъдә ителгән «нәсел». Ә Гадәндә искә алынган «хатын-кыз» кем ул? Инде әйтелгәнчә, «елан» рухи шәхес булган, шуңа күрә «хатын-кыз» да — кеше түгел, ә рухи шәхес. Рәсүл Паул: «Ә күктәге Иерусалим ирекле, безгә ул — ана»,— дип әйткәндә, күктәге «хатын-кыз» турында язган (Гәләтиялеләргә 4:26). Башка шигырьләрдән «күктәге Иерусалим», ягъни «хатын-кыз», инде меңләгән еллар яшәп килә икәнен күрәбез. Ул Йәһвәнең рухи затлардан торган күктәге оешмасы, һәм Гайсә, «хатын-кыз» «нәселе» ролен үтәр өчен, шул оешмадан килгән. Нәкъ шундый рухи «хатын-кыз» гына меңләгән еллар буе «борынгы еланның» һөҗүмнәренә каршы тора алыр иде (Ачылыш 12:9; Ишагыйя 54:1, 13; 62:2—6).

23. Ни өчен беренче пәйгамбәрлекнең гасырлар буе ачыкланып баруы шулкадәр гаҗәпләндерә?

23 Яратылыш 3:15 тәге борынгы пәйгамбәрлекне кыска гына карап чыгу Изге Язмаларның өлешләре бер-берсе белән бәйле икәнен ачык күрсәтә. Без б. э. к. XX, XI, VIII һәм VI гасырдагы вакыйгаларны инде искә алган идек. Әмма шул вакыйгалар белән б. э. I гасырындагы вакыйгаларны бергәләп карап чыксак кына, Яратылыш 3:15 тәге пәйгамбәрлекне аңлап була. Һәм бу гаҗәпләндерә. Изге Язмалар өлешләренең бер-берсе белән бәйле булуы очраклы гына түгел, алар бәйле булсын өчен аларның язуы белән кемдер җитәкчелек иткән (Ишагыйя 46:9, 10).

Безнең өчен бу нәрсә аңлата?

24. «Нәселнең» кем икәнен белү безнең өчен нәрсә аңлата?

24 Безнең өчен моның барысы нәрсә аңлата? Белгәнебезчә, Гайсә — бу «хатын-кыз» «нәселенең» төп өлеше. Яратылыш 3:15 тәге пәйгамбәрлектә «елан» «нәселнең» үкчәсен чагачак дип әйтелгән иде, һәм бу сүзләр Гайсәне җәфалану баганасында үтергәч үтәлгән. Әмма моның зыяны озак вакытлы булмаган. Һәм «еланның» бер караганда җиңүе тиздән, Гайсә терелтелгәч, җиңелү булып үзгәргән. (Гайсәнең терелтелгәненә 6 нчы бүлектә бик күп дәлил китерелгән иде.) Гайсәнең үлеме эчкерсез кешеләрнең котылуына нигез биргән, һәм «нәсел», Аллаһының Ибраһимга биргән вәгъдәсе буенча, фатиха китерә башлаган. Әмма пәйгамбәрлек буенча, Гайсә күктәге Патшалыкта җир өстеннән идарә итәргә тиеш. Бу сүзләр турында нәрсә әйтеп була?

25, 26. Ачылыш китабында әйтелгәнчә, елан белән «хатын-кыз нәселе» арасындагы дошманлык нинди бәхәсле сорауга кагылышлы булган?

25 Ачылыш китабының 12 нче бүлегендә бер гаҗәеп пәйгамбәрлек язылган. Анда Патшалыкның барлыкка килүе күктә ир баланың тууы белән күрсәтелгән. Бу Патшалыкта вәгъдә ителгән «нәсел» Микаил дип аталган, һәм аңа хакимлек бирелгән. Бу исем «Кем Аллаһы кебек?» дигәнне аңлата. Микаил «борынгы еланны» күктән мәңгегә бәреп төшергән, һәм шулай итеп беркемнең дә Йәһвәнең хакимлеген шик астына алырга хакы юк икәнен күрсәткән. Ачылыш китабында болай дип әйтелгән: «Бу зур аждаһа, бөтен дөньяны алдаучы, иблис һәм шайтан дип аталган борынгы елан, җиргә бәреп төшерелде» (Ачылыш 12:7—9).

26 Нәтиҗәдә, күктә тынычлык урнашкан, әмма җиргә кайгы килгән. «Менә Аллаһыбызның коткаруы, кодрәте, патшалыгы һәм Аның Мәсихенең хакимлеге урнашты!» — дигән тантаналы тавыш ишетелгән. Шуннан соң болай дип әйтелгән: «Шуңа күрә, күкләр һәм анда яшәүчеләр, куаныгыз! Әмма җиргә һәм диңгезгә кайгы, чөнки иблис, вакыты аз калганын белеп, көчле ярсу белән сезгә төште!» (Ачылыш 12:10, 12).

27. Шайтанның күктән җиргә бәреп төшерелүе турында пәйгамбәрлек кайчан үтәлгән? Без моны кайдан беләбез?

27 Бу пәйгамбәрлек кайчан үтәлгән? Гайсә шәкертләренең дә бу сорауга җавапны беләсе килгән, һәм алар аңардан: «Синең килүеңне һәм бу дөньяның бетәчәген нинди билге аша беләчәкбез?» — дип сораган (Маттай 24:3). Бу сөйләшү инде 10 нчы бүлектә искә алынган иде. Һәм без Гайсәнең күктәге Патшалыкта 1914 елда идарә итә башлаганына бик күп дәлилләр карап чыккан идек. Шул вакыттан башлап чыннан да «җиргә... кайгы»!

28, 29. Киләчәктә Җир йөзендә нинди бөек үзгәрешләр узачак, һәм без моның тиздән булачагын кайдан беләбез?

28 Әмма игътибар итегез: бу пәйгамбәрлектә Шайтанга «вакыт аз калган» дип әйтелә. Шулай итеп, Яратылыш 3:15 тәге пәйгамбәрлек тиздән тулысынча үтәләчәк. Елан, аның токымы, хатын-кыз, аның нәселе — боларның барысы да кем икәне инде билгеле. «Нәсел» инде «үкчәсеннән чагылган» булган, әмма терелтелгән. Тиздән Аллаһының идарә итүче Патшасы, Мәсих Гайсә, Шайтанны һәм аның «токымын» юк итәчәк.

29 Шунда җирдә гаҗәеп үзгәрешләр узачак. Шайтан белән бергә аның токымы булуын үз эшләре белән күрсәтүчеләр юк ителәчәк. «Тагын бераздан гөнаһлы юкка чыгар, аның урынын эзләрсең, тик таба алмассың»,— дип әйткән мәдхия җырлаучы (Мәдхия 36:10). Бу чыннан да искиткеч үзгәреш булачак! Шуннан соң мәдхия җырлаучының: «Сабырлар җирне мирас итеп алырлар, һәм тыныч тормышта рәхәтләнеп яшәрләр»,— дигән сүзләре үтәләчәк (Мәдхия 36:11).

30. Ни өчен Изге Язмаларның иңдерелгәненә һәм хәтта Аллаһының барлыгына шикләнеп караучылар хыял диңгезендә йөзеп йөри дип әйтеп була?

30 Шулай итеп, «Тынычлык мирзасы» ахыр чиктә кешеләргә тынычлык китерәчәк. Бу вәгъдә без инде искә алган Ишагыйя 9:6, 7 дә язылган. Безнең көннәрдә кешеләр күп нәрсәләргә шикләнеп карый, шуңа күрә бу вәгъдәгә ышану хыял диңгезендә йөзеп йөрү дип саный. Әмма кешеләр үзләре моның урынына берәр нәрсә вәгъдә итә аламы? Юк! Ә бу вәгъдә Изге Язмаларда, ышанычлы Аллаһы Сүзендә язылган. Бар нәрсәгә шикләнеп караучы кешеләр үзләре хыял диңгезендә йөзеп йөриләр (Ишагыйя 55:8, 11). Чөнки алар Изге Язмаларны рухландырган чын Аллаһыны кире кагалар.

[Өйрәнү өчен сораулар]

[151 нче биттәге иллюстрация]

Изге Язмалардагы беренче пәйгамбәрлек гөнаһка төшкән кешелеккә өмет өчен нигез биргән

[154 нче биттәге иллюстрация]

Б. э. к. XX гасырда Йәһвә Ибраһимга вәгъдә ителгән «нәсел» аның буыныннан киләчәк дип әйткән

[155 нче биттәге иллюстрация]

Б. э. к. XI гасырда Давыт патша «нәсел» аның патшалар буыныннан киләчәк дигән хәбәр алган

[156 нчы биттәге иллюстрация]

Б. э. к. VIII гасырда Ишагыйя «нәсел» китерәчәк фатихаларны сурәтләп биргән

[157 нче биттәге иллюстрация]

Б. э. к. VI гасырда Данил «нәсел» күктәге патшалыкта идарә итәчәк дип алдан әйткән

[159 нчы биттәге иллюстрация]

Б. э. I гасыры башланыр алдыннан Мәрьямгә аңардан туачак Гайсә үскәч «нәсел» булачак дигән хәбәр җиткерелгән