Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИЛЛЕ ҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК

Гайсә бер кызны һәм чукрак бер кешене савыктыра

Гайсә бер кызны һәм чукрак бер кешене савыктыра

МАТТАЙ 15:21—31 МАРК 7:24—37

  • ГАЙСӘ БЕР ФИНИКИЯЛЕ ХАТЫННЫҢ КЫЗЫН САВЫКТЫРА

  • ЧУКРАК ҺӘМ ТЕЛСЕЗ БЕР КЕШЕНЕ СӘЛАМӘТЛӘНДЕРӘ

Фарисейларны үз файдалары хакына тоткан йолалары өчен тәнкыйтьләгәннән соң, Гайсә үз шәкертләре белән китеп бара. Ул төньяк-көнбатышка, күп километрлар ераклыкта урнашкан Финикиядәге Тир белән Сидон җирләренә юл тота.

Гайсә анда тукталыр өчен йорт таба, ләкин үзенең анда булуын берәүгә дә белдертәсе килми. Әмма хәтта монда да аның килүе игътибарсыз калмый. Шул җирләрдә туып үскән бер грек хатыны аны табып, аңардан: «Хуҗам, Давыт Улы, миңа шәфкатьле булчы. Минем җенле кызым бар, һәм ул бик нык газаплана»,— дип үтенә башлый (Маттай 15:22; Марк 7:26).

Шунда шәкертләре, Гайсә янына килеп: «Аңа китсен дип әйт әле, чөнки ул безнең арттан кычкырып йөри»,— дип әйтә. Аны ни өчен игътибарсыз калдырганын аңлатып, Гайсә болай ди: «Мин бар кешеләргә түгел, ә Исраил йортының югалган сарыкларына гына җибәрелгән». Әмма теге хатын бирешергә уйламый да. Ул Гайсә янына килеп, аның алдына егыла һәм: «Хуҗам, миңа ярдәм итче!» — дип үтенә (Маттай 15:23—25).

Күрәсең, бу хатынның иманын сынар өчен, Гайсә, яһүдләрнең башка милләт кешеләренә карата булган тискәре мөнәсәбәтенә игътибар итеп, болай ди: «Икмәкне балалардан алып, көчекләргә ташлау дөрес булмас иде» (Маттай 15:26). «Көчекләр» диеп, Гайсә яһүд булмаган кешеләргә карата җылы хисләрен белдертә. Аның йөзендә һәм кызгану тулы тавышында да шул ук хисләр чагыладыр.

Үпкәлисе урынына бу хатын яһүдләрнең башка милләт кешеләренә карата күрсәткән мөнәсәбәте турында әйтелгәнне аңлап ала һәм басынкы гына: «Әйе, Хуҗам, ләкин көчекләр дә хуҗаларының өстәленнән коелган валчыкларны ашый бит»,— дип әйтә. Гайсә аның эчкерсез күңелле икәнен күреп, аңа: «Нык синең иманың. Син теләгәнчә булсын»,— дип әйтә (Маттай 15:27, 28). Һәм шулай була да! Кызы, ерак булса да, тулысынча савыга. Бу хатын өенә кайтса, баласы ятакта ята, ә «җен аңардан чыккан»! (Марк 7:30).

Финикия җирләреннән китеп, Гайсә үзенең шәкертләре белән ил буйлап Үрдүн елгасы башланган урынга бара. Алар, күрәсең, Үрдүнне Гәлиләя диңгезеннән төньяктарак кичә һәм Декаполис өлкәсенә бара. Анда алар тауга менә, ләкин халык аларның кайда икәнлеген белеп ала. Кешеләр Гайсә янына аксакларны, гарипләрне, сукырларны һәм телсезләрне алып килә. Алар бу авыруларны Гайсәнең аяклары янына салалар, һәм ул аларны савыктыра. Халык таң кала һәм Исраил Аллаһысын данлый.

Гайсә бик авыр сөйләшкән чукрак бер кешегә аерым игътибар бирә. Аның халык арасында үзен ничек хис иткәнен күз алдына китерү авыр түгелдер. Гайсә, күрәсең, бу ир кешенең үзен тынычсыз тотканын күреп ала һәм аны халык төркеменнән читкәрәк алып китә. Икәүдән икәү калып, Гайсә аның өчен нәрсә эшләргә җыенганын күрсәтә. Ул аның колакларына үзенең бармакларын тыга һәм, төкереп, аның теленә кагыла. Аннары Гайсә күккә карап: «Еффата́»,— дип әйтә. Бу сүз «ачыл» дигәнне аңлата. Шунда теге кешенең колаклары ачыла, һәм ул ачык сөйләшә башлый. Гайсә кешеләргә бу хакта берәүгә дә сөйләмәскә куша, чөнки кешеләрнең үзенә үзләре күреп ишеткәннәре нигезендә ышануларын тели (Марк 7:32—36).

Гайсәнең башкаларны савыктырырга кодрәте кешеләргә зур йогынты ясый. Алар «таң калып», болай ди: «Аның бар эшләгәннәре гаҗәеп. Аның көче ярдәмендә хәтта чукраклар ишетә, ә телсезләр сөйләшә башлый» (Марк 7:37).