Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИЛЛЕ ТУГЫЗЫНЧЫ БҮЛЕК

Кем ул Адәм Улы?

Кем ул Адәм Улы?

МАТТАЙ 16:13—27 МАРК 8:22—38 ЛҮК 9:18—26

  • ГАЙСӘ БЕР СУКЫР КЕШЕНЕ САВЫКТЫРА

  • ПЕТЕР ПАТШАЛЫК АЧКЫЧЛАРЫН АЛАЧАК

  • ГАЙСӘ ҮЗЕНЕҢ ҮЛЕМЕ ҺӘМ ТЕРЕЛТЕЛҮЕ ТУРЫНДА АЛДАН ӘЙТӘ

Гайсә үз шәкертләре белән Битсәидәгә килә. Шунда кешеләр аның янына бер сукырны китерә һәм аңа кагылып аны савыктыруын үтенә.

Гайсә сукырны кулыннан тотып, авылдан алып чыга. Аннары ул аның күзләренә төкереп: «Берәр нәрсә күрәсеңме?» — дип сорый. «Кешеләрне күрәм,— дип әйтә тегесе,— ләкин алар йөри торган агачларга охшаш» (Марк 8:23, 24). Гайсә аның күзләренә кулларын куеп, күрү сәләтен кайтара, һәм бу ир кеше барысын да ачык күрә башлый. Гайсә аңа, авылга кермичә, өенә кайтып китәргә куша.

Аннан соң Гайсә үзенең шәкертләре белән төньякка, Филипия Кайсариясе җирләренә бара. Якынча 40 километр озынлыктагы бу юл югарыга таба бара. Филипия Кайсариясе диңгез өсте тигезлегеннән якынча 350 метр биеклектә урнашкан. Аннан төньяк-көнчыгышта кар белән капланган биек Хәрмун тавы күренә. Анда аларга, күрәсең, берничә көн барырга туры килә.

Юлда алар туктап ала, һәм Гайсә берүзе дога кылырга китә. Аңа җирдә яшәргә тугыз-ун ай гына калган, һәм ул үзенең шәкертләре турында борчыла. Күпләр инде аны калдырып киткән. Башкалар, күрәсең, аптырашта һәм өметләрен югалткан. Чөнки ул патша булудан баш тарткан һәм, кешеләр аңардан аның кем икәнлегенә шик калдырмаслык дәлилләр сорагач, күктән билге күрсәтмәгән.

Шәкертләр Гайсә дога кылган урынга килгәч, ул алардан: «Халык Адәм Улын кемгә саный, нәрсә сөйли?» — дип сорый. Алар болай дип җавап бирә: «Берәүләр — Чумдыручы Яхъя, икенчеләре — Ильяс, ә башкалары — Ирмия я пәйгамбәрләрнең берсе дип сөйли». Әйе, кешеләр Гайсәне үледән терелтелгән пәйгамбәрләрнең берсе дип саный. Үз шәкертләренең карашын белер өчен, Гайсә алардан: «Ә сез, сез мине кем дип саныйсыз?» — дип сорый. Петер шунда ук: «Син — Мәсих, тере Аллаһының Улы»,— дип җавап бирә (Маттай 16:13—16).

Гайсә Петергә, син бәхетле, чөнки моны сиңа Аллаһы ачып биргән, дип әйтә. Аннары ул аңа: «Мин сиңа болай дим: син — Петер һәм мин бу кыяда үз җыелышымны төзиячәкмен, һәм аны Кабер капкалары җиңә алмаячак»,— ди. Гайсә үзенең җыелыш төзиячәге һәм аның әгъзаларын, җирдә тугры калсалар, хәтта Кабер дә тоткында тота алмаячагы турында әйтә. Аннары ул Петергә: «Мин сиңа күкләр Патшалыгының ачкычларын бирәчәкмен»,— дип вәгъдә итә (Маттай 16:18, 19).

Гайсәнең сүзләре Петергә рәсүлләр арасында беренче урын биреләчәген дә, аның җыелышның нигезе булачагын да аңлатмый. Гайсә үзе — Кыя, һәм шул нигездә аның җыелышы төзеләчәк (1 Көринтлеләргә 3:11; Эфеслеләргә 2:20). Ләкин Петергә өч ачкыч биреләчәк; алар ярдәмендә ул төрле кеше төркемнәренә күктәге Патшалыкка керергә мөмкинлек ачачак дип әйтеп була.

Петер беренче ачкычны б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә кулланачак: ул тәүбә иткән яһүдләргә һәм яһүдләр диненә күчкән кешеләргә котылыр өчен нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатачак. Икенче ачкычны ул иман иткән самариялеләргә Аллаһы Патшалыгына керергә мөмкинлек биреп кулланачак. Аннары б. э. 36 елында ул өченче ачкычны кулланачак: сөннәткә утыртылмаган мәҗүсиләргә — Көрнилигә һәм башкаларга — шундый ук мөмкинлек ачачак (Рәсүлләр 2:37, 38; 8:14—17; 10:44—48).

Гайсә үз рәсүлләре белән сөйләшүен дәвам итә. Ул үзенең тиздән Иерусалимда газап чигәчәге һәм үтереләчәге турында алдан әйтеп, аларны кайгыга сала. Гайсәнең үледән терелтелеп күктә яшәячәген аңламаганга, Петер аны читкәрәк чакырып: «Кызган үзеңне, Хуҗам, синең белән андый хәл була күрмәсен»,— дип каршы төшә. Гайсә исә Петердән читкә борылып, болай ди: «Кит янымнан, Шайтан! Син миңа киртә, чөнки синдә Аллаһы уйлары түгел, ә кеше уйлары» (Маттай 16:22, 23).

Аннары Гайсә үзе янына башка кешеләрне чакырып, аларга үзенең шәкерте булу җиңел булмаячагын аңлата: «Минем артымнан барырга теләүче үз-үзеннән баш тартсын, үзенең җәфалану баганасын алып, миңа өзлексез ияреп барсын. Үз җанын саклап калырга теләүче аны югалтыр, ә җанын минем хакка һәм яхшы хәбәр хакына югалтучы аны коткарыр» (Марк 8:34, 35).

Әйе, Гайсәнең хуплавына лаеклы булыр өчен, аның шәкертләре кыю һәм фидакарь булырга тиеш. Ул болай ди: «Берәрсе бу зиначы һәм гөнаһлы буын алдында миннән һәм минем сүзләремнән оялса, Адәм Улы да изге фәрештәләре белән Атасының данында килгәч, шул кешедән оялачак» (Марк 8:38). Әйе, Гайсә килгәч, «ул һәркемгә эшенә карап кайтарачак» (Маттай 16:27).