Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ӨЧЕНЧЕ КИСӘК

Кеше тормышын үзгәртә торган гамәли киңәшләр

Кеше тормышын үзгәртә торган гамәли киңәшләр

ӘЙТИК, сез яшәгән җиргә яңа табиб күчеп килгән. Башта сез аның яхшы табиб булуына шикләнеп торасыз. Әмма кайбер дусларыгыз аңа мөрәҗәгать итеп үз сәламәтлекләрен яхшыртса, әллә сез бу табибка мөрәҗәгать итмәс идегезме?

Изге Язмалар китабын шундый табиб белән чагыштырып була. Кайбер кешеләр анда гамәли киңәшләрнең булуына ышанмый. Әмма андагы акыллы киңәшләрне кулланганнан соң, аларның тормышлары яхшы якка кискен үзгәргән. Әйдәгез, кайбер мисалларны карап чыгыйк.

Гаиләдәге авырлыкларны чишә

«Без өйләнешкәч, ирем Думәс мине санга да сукмый иде,— дип исенә төшерә Сумиятун.— Ачуым чыкканда, мин еш кына аны кычкырып сүгә идем, аңа төрле әйберләр ыргыта идем, һәм хәтта суга идем. Кайчакта мин ярсуымнан хәтта һушымны югалта идем».

«Ирем Изге Язмаларны өйрәнә башлагач, мин аңардан мыскыллап көлдем. Ә үзем, өйрәнү үткәндә, күрше бүлмәдә яшеренеп тыңлап утырдым. Бер көнне мин Изге Язмалардан мондый өзекне укыганнарын ишеттем: «Хатыннар, ирләрегезгә Раббыга буйсынган кебек буйсыныгыз... Хатын исә ирен хөрмәт итсен» (Эфеслеләргә 5:22, 33). Бу сүзләр йөрәгемә үтеп керде. Мин Аллаһыдан иремне сүккәнем өчен гафу итсен дип үтендем һәм яхшырак хатын булырга ярдәм итсен дип дога кылдым. Тиздән мин, иремә кушылып, Изге Язмаларны өйрәнә башладым».

Думәс белән Сумиятун

Изге Язмаларда шулай ук: «Ирләр үз тәннәрен ничек яратсалар, хатыннарын да шулай яратырга тиеш»,— дип әйтелә (Эфеслеләргә 5:28). Сумиятун бу киңәшләр турында болай ди: «Бу сүзләр икебезгә дә тәэсир итте. Хәзер, ирем эштән кайтканда, мин аңа чәй китереп, аның белән ипләп кенә сөйләшеп алам. Ул исә мине ныграк ярата һәм өй эшләрен башкарырга ярдәм итә. Без „бер-беребезгә карата игелекле, шәфкатьле булырга... бер-беребезне кичерергә“ тырыштык (Эфеслеләргә 4:32). Гаиләбездә ярату һәм хөрмәт үсә барды. Без хәзер инде 40 тан артык ел бәхетле яшибез. Аллаһы Сүзендәге акыллы киңәшләр никахыбызны саклап калды!»

Ачуны баса

«Мин тиз кызып китүчән идем,— дип сөйли Таиб.— Мин еш сугыша идем һәм кешеләргә, пистолет төзәп, яный идем. Мин шулай ук хатыным Кустрияне җиргә аударып, кыйный идем. Күп кеше миннән курка иде.

Кустрия белән Таиб кич саен бергәләп дога кыла

Бер тапкыр мин Гайсәнең: „Сезгә яңа әмер бирәм... Мин сезне яраткан кебек, сез дә бер-берегезне яратыгыз“,— дигән сүзләрен укыдым (Яхъя 13:34). Бу миңа бик нык тәэсир итте, һәм мин үзгәрергә булдым. Ачуым чыкканда, мин Аллаһыга тынычлык бирсен дип үтенеп дога кыла башладым. Шуннан соң ачуым басыла иде. Без хатыным белән Эфеслеләргә 4:26, 27 дәге: «Кояш батканчы ачуыгыз басылсын. Һәм иблискә урын бирмәгез»,— дигән киңәшне кулландык. Без кич саен бергәләп Изге Язмаларны укыдык һәм дога кылдык. Бу көне буе җыелган киеренкелекне юкка чыгарырга булыша иде, һәм без бер-беребезгә тагы да якынрак булып китә идек.

Хәзер мине тыныч кеше буларак беләләр. Хатыным һәм балаларым мине ярата һәм хөрмәт итә. Минем күп дусларым бар, һәм мин Аллаһыга тагы да якынлаштым. Мин чыннан да бәхетле».

Начар гадәтләрне ташларга булыша

Гоин

«Мин яшьләрнең бер бандасы белән бәйләнештә тора идем, күп тәмәке тарта идем һәм төннәрне эчкән килеш урамда аунап уздыра идем,— дип сөйли Гоин.— Мин шулай ук пуля тишми торган жилет астында марихуана һәм экстази кебек наркотиклар йөртә идем. Мин аларны үзем дә куллана идем һәм башкаларга да сата идем. Үземне тупас тотсам да, мин гел куркып яши идем.

Соңрак кемдер миңа Изге Язмалардан мондый сүзләр күрсәтте: „Улым! Минем нәсыйхәтләремне онытма... шулай эшләсәң, алар синең гомереңне озайтыр, имин яшәү елларыңны арттырыр“ (Гыйбрәтле сүзләр 3:1, 2). Минем чыннан да имин һәм озак яшисем килә иде! Мин шулай ук мондый сүзләр укыдым: „Сөеклеләрем, безгә шундый вәгъдәләр бирелде! Шуңа күрә, әйдәгез, тәннең, рухның һәртөрле бозыклыкларыннан үзебезне сафландырыйк һәм Аллаһыдан курыккан хәлдә изгелекне камилләштерик“ (2 Көринтлеләргә 7:1). Нәтиҗәдә, мин наркотикларны ташлап, банданы калдырдым һәм Аллаһыга хезмәт итә башладым.

Начар гадәтләремне ташлаганга инде 17 дән артык ел үтте. Минем яхшы сәламәтлегем, бәхетле гаиләм, әйбәт дусларым һәм саф вөҗданым бар. Һәм урамда эчкән килеш аунап ятар урынына, мин төнлә тыныч кына үз өемдә йоклыйм».

Милләтчелекне җиңәргә булыша

«Яшүсмер чагымда мин җинаятьче идем,— дип сөйли Бамбанг исемле бер ир-ат.— Мин кечкенә бер этник төркемне нәфрәт итә идем, шуңа күрә күпчелек очракларда минем корбаннарым бу төркем кешеләре иде.

Әмма вакыт узу белән мин Аллаһыны эзли башладым. Нәтиҗәдә, Изге Язмаларны өйрәнә торган бер төркем таптым. Анда нәкъ мин нәфрәт иткән этник төркем кешеләре мине җылы каршы алды! Изге Язмаларны өйрәнә торган төркемдә төрле милләт кешеләре ачык һәм шатланып аралаша иде. Бу мине таң калдырды! Шунда мин Изге Язмалардагы мондый сүзләрне аңладым: „Аллаһы кешеләрне аермый... Аннан куркучылар һәм тәкъвалык кылучылар Аңа мәгъкуль“ (Рәсүлләр 10:34, 35).

Бүген мин бар кешеләргә бертигез карыйм. Хәзерге дусларымның кайберләре мин элек нәфрәт иткән этник төркеменнән. Изге Язмалар аша Аллаһы мине яратырга өйрәтте».

Хәзер Бамбанг төрле милләт кешеләре белән шатланып аралаша

Кеше үтерүчене үзгәртә

«Әле яшүсмер чагымда мин ике тапкыр караклык өчен һәм бер тапкыр кешене чәнчеп яралаганым өчен төрмәдә утырып чыктым,— дип сөйли Гарога.— Соңрак мин чуалыш күтәргән бер төркемгә кушылдым һәм күп кенә кешене үтердем. Чуалыш басылгач, мин җинаятьче төркеменең башы булып киттем. Без кешеләрдән, янап, акча һәм төрле мәгълүмат таләп итә идек. Тән сакчыларым бөтен җирдә миңа ияреп йөри иделәр. Мин куркыныч һәм мәрхәмәтсез кеше идем.

Гарога элек мәрхәмәтсез булса да, хәзер үзгәргән. Кешеләр аны Аллаһы Сүзенә өйрәтүче буларак белә

Көннәрдән бер көнне мин Изге Язмалардан мондый сүзләр укыдым: „Мәхәббәт түземле, шәфкатьле, көнләшми, мактанмый, тәкәбберләнми, дорфа түгел, үз файдасын эзләми, ярсымый, яман эшләрне истә тотмый“ (1 Көринтлеләргә 13:4, 5). Бу сүзләр йөрәгемә үтеп керде. Мин башка җиргә күчендем, Изге Язмаларны өйрәнеп, андагы киңәшләрне тормышымда куллана башладым.

Элек мәрхәмәтсез булсам да, мин үзгәрдем һәм хәзер кешеләр мине Аллаһы Сүзенә өйрәтүче буларак беләләр. Мин максатлы һәм мәгънәле тормыш алып барам».

Аллаһы Сүзе куәтле

Бу һәм башка күп санлы мисаллар «Аллаһының сүзе тере вә куәтле» икәненә дәлил булып тора (Еврейләргә 4:12). Андагы киңәшләр гади, гамәли һәм файдалы.

Изге Язмалар китабы сезгә дә ярдәм итә аламы? Әйе, ул сезгә һәркайсы авырлыкны чишәргә булыша ала. «Аллаһы кешесе сәләтле һәм барлык яхшы эшкә әзер булсын өчен, бөтен Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган һәм өйрәтү, шелтәләү, төзәтү һәм Аллаһыга яраклы булып яшәү турында үгет-нәсыйхәт бирү өчен файдалы» (2 Тимутегә 3:16, 17).

Шуңа күрә, әйдәгез, Изге Язмаларның кайбер төп тәгълиматларын карап чыгыйк.