Рәсүлләр 10:1—48

10  Кайса́риядә Италия гарнизонының йөзбашы булып Көрни́ли исемле бер кеше хезмәт итә иде.  Ул үзе һәм өендәге башкалар Аллаһыдан куркып яшәүче диндар кешеләр иде. Көрни́ли халыкка мул итеп хәер тарата иде һәм Аллаһыга ялварып өзлексез дога кыла иде.  Бер көнне, сәгать тугызлар тирәсендә,+ ул күренештә Аллаһының фәрештәсен ап-ачык күрде. Фәрештә аның янына кереп: «Көрни́ли!» — дип эндәште.  Көрни́ли аңа куркып карады да: «Нәрсә, Хуҗам?» — дип сорады. Фәрештә аңа болай диде: «Аллаһы синең догаларыңны хуплап тыңлады һәм хәерләреңне күреп торды.+  Я́фага кешеләр җибәр, алар Пете́р дип аталган Шимунны чакырсыннар.  Ул хәзер күнче Шимунда кунакта. Аның йорты диңгез буенда урнашкан».  Моны әйткәч, фәрештә китеп барды, ә Көрни́ли ике хезмәтчене һәм үзенә хезмәт иткән гаскәриләрдән бер диндар гаскәрине чакырып алды да  аларга барысын сөйләп бирде. Шуннан соң ул аларны Я́фага җибәрде.  Икенче көнне, алтылар тирәсендә, Петер дога кылыр өчен өйнең түбәсенә менде. Ә тегеләр ул вакытта шәһәргә якынлашып килә иде. 10  Ул ачыккан иде һәм аның ашыйсы килә башлады. Ашарга әзерләнгән арада Петер бер күренеш күрде:+ 11  ачылган күктән зур җитен тукымага охшаш бер савыт төшә иде, аны дүрт почмагыннан тотып җиргә төшерә иделәр. 12  Аның эчендә җирдә яшәүче һәртөрле дүрт аяклы хайваннар, сөйрәлүчеләр һәм күк кошлары бар иде. 13  Шунда ул: «Тор, Петер, суй* да аша!» — дигән тавыш ишетте. 14  Әмма Петер: «Юк, Хуҗам, минем беркайчан да нәҗес һәм шакшы нәрсә ашаганым булмады»+,— дип әйтте 15  һәм кабат, икенче тапкыр: «Аллаһы сафландырганны башка нәҗес дип атама»,— дигән тавыш ишетте. 16  Бу өченче тапкыр кабатлангач, савыт шунда ук күккә күтәрелде. 17  Петер күргән күренеше нәрсәне аңлата икән дип, аптырап торганда, Көрни́ли җибәргән кешеләр, Шиму́н өен табар өчен сораштыра-сораштыра, капка янына килеп бастылар.+ 18  Алар кычкырдылар да: «Петер дип аталган Шимун монда тукталдымы?» — дип сорадылар. 19  Петер күренеш турында уйланып торганда, рух+ аңа болай диде: «Сине өч кеше эзли. 20  Тор, аска төш һәм һич тә шикләнмичә, алар белән бергә бар, чөнки аларны мин җибәрдем». 21  Шунда Петер алар янына төште дә: «Сез эзләгән кеше — мин ул. Монда нинди йомыш белән килдегез?» — дип сорады. 22  Алар мондый җавап кайтарды: «Безне йөзбашы Көрни́ли+ җибәрде. Аны бөтен яһүд халкы мактап телгә ала, ул тәкъва һәм Аллаһыдан куркып яши. Изге фәрештә аңа Аллаһыдан күрсәтмәләр бирде: сине үз йортына чакыртып, сүзләреңне тыңларга кушты». 23  Петер аларны өйгә чакырды һәм кунак итте. Ә иртәгесе көнне ул, торып, алар белән бергә юлга чыкты. Аларга Я́фада яшәүче кайбер кардәшләр дә иярде. 24  Кайса́риягә ул икенче көнне барып җитте. Ә Көрни́ли үз туганнарын һәм якын дусларын чакырып, аларны инде көтеп тора иде. 25  Петер кергәч, Көрни́ли аны каршы алды һәм аның аяклары алдына тезләнеп сәҗдә кылды. 26  Әмма Петер: «Тор, мин дә кеше генә бит»+,— диеп, аны торгызды. 27  Алар икесе сөйләшә-сөйләшә эчкә уздылар. Анда күп кеше җыелган иде. 28  Аларны күреп, Петер болай диде: «Сез үзегез дә бик яхшы беләсез: яһүдләрнең законы буенча яһүд кешесенә башка халык кешесе белән аралашу яки аның янына килү тыела.+ Әмма Аллаһы миңа шуны күрсәтте: мин бер кешене дә нәҗес яки шакшы дип санамаска тиеш.+ 29  Шуңа күрә, сез мине чакыру белән, мин һичсүзсез килдем. Инде әйтегез: мине нигә чакырттыгыз?» 30  Шунда Көрни́ли болай диде: «Шушы сәгатьтән исәпләгәндә дүрт көн элек мин үз өемдә сәгать тугызлар тирәсендә дога кыла идем. Бервакыт минем алдымда ялтыравык кием кигән бер кеше пәйда булды 31  һәм болай диде: „Көрни́ли, Аллаһы синең догаңны хуплап тыңлады һәм хәерләреңне күреп торды.+ 32  Шуңа күрә Я́фага кешеләр җибәр, алар Петер дип аталган Шимунны чакырсыннар. Ул хәзер күнче Шимунда кунакта. Аның йорты диңгез буенда урнашкан“.+ 33  Шул сәбәпле мин сине шунда ук чакырттым, һәм син килеп бик яхшы эшләдең. Хәзер без барыбыз, Йәһвә сиңа сөйләргә кушканның һәммәсен тыңлар өчен, Аллаһы алдында торабыз». 34  Шунда Петер болай диде: «Хәзер мин чыннан да аңлыйм: Аллаһы кешеләрне аермый,+ 35  ләкин үзеннән куркучыны һәм дөреслек кылучыны, ул кайсы гына халыктан булмасын, хуп күрә.+ 36  Аллаһы Исраи́л улларына Гайсә Мәсих аша тынычлык хакындагы яхшы хәбәрне игълан итәр өчен,+ үз сүзен җиткерде: Гайсә — һәммәбезгә дә Хуҗа.+ 37  Яхъя пәйгамбәр чумдырылу үтегез дип вәгазьләгәннән соң, кешеләрнең башта Гәлилә́ядә,+ аннан соң бөтен Яһүдиядә нәрсә турында сөйләгәннәрен сез үзегез дә беләсез.+ 38  Алар насаралы Гайсә турында сөйләде. Аллаһы аны изге рух белән майлады,+ аңа кодрәт бирде, һәм ул, игелек кылып һәм Иблис җәберләгән бар кешеләрне савыктырып, ил буйлап йөрде.+ Ул моның барысын Аллаһы аның белән булганга күрә башкара алды.+ 39  Ул яһүдләр илендә һәм Иерусалимда кылган барлык эшләргә без шаһитбез. Ә алар аны баганага кадаклап үтерделәр.+ 40  Ләкин өченче көнне Аллаһы аны терелтеп торгызды+ һәм кешеләргә аны күрергә мөмкинлек бирде. 41  Бар кешеләргә түгел, ә безгә генә, ул үледән терелеп торганнан соң аның белән бергә ашап эчкән һәм Аллаһы алдан билгеләгән шаһитләргә генә, андый мөмкинлек бирде.+ 42  Аллаһы Гайсәне тереләрне һәм үлеләрне хөкем итүче Хаким итеп билгеләп куйган.+ Ул үзе безгә шушы хакта халыкка вәгазьләргә һәм төпле шаһитлек бирергә кушты.+ 43  Барлык пәйгамбәрләр, Гайсәгә иман итүче һәркем аның исеме аркылы үз гөнаһларының кичерелүен алачак дип,+ аның хакында шаһитлек биргән».+ 44  Петер моның турында әле сөйләп торганда, сүзне тыңлаучыларның һәрберсенә изге рух иңде.+ 45  Петер белән бергә килгән сөннәткә утыртылган иман итүчеләр шаккаттылар, чөнки Аллаһының юмарт бүләге — изге рух башка халыклардан булган кешеләргә дә иңде. 46  Алар шул кешеләрнең чит телләрдә сөйләүләрен һәм Аллаһыны мактап данлаганнарын ишетте.+ Шунда Петер болай диде: 47  «Бу кешеләр, без дә алган кебек, изге рух алдылар, шуңа күрә алар суга чумдырыла алмый дип кем әйтә алыр?»+ 48  Ул аларга Гайсә Мәсихне танып* суга чумдырылу үтәргә кушты.+ Аннары алар Петердән берничә көнгә калуын үтенделәр.

Искәрмәләр

Яки «корбанга китер».
Сүзгә-сүз «Гайсә Мәсих исеменә».

Искәрмәләр

легионнан: Борынгы Рим гаскәрендә зур бер хәрби бүлекчә. Б. э. беренче гасырында бер легион гадәттә якынча 6 000 гаскәридән торган. Монда «12 легион», күрәсең, билгесез зур санны күрсәтә. Гайсә әйтүенчә, Атасыннан сораса, ул Гайсәне яклар өчен җитәрлек фәрештәләр җибәрер.

Италия гарнизонының: Бу, күрәсең, когорта булган һәм аны, гадәти Рим легионнарыннан аерыр өчен, шулай атаганнар. Когорта якынча 600 кешене, ягъни легионның уннан бер өлешен, тәшкил иткән хәрби берәмлек булган. (Мт 26:53 кә аңлатманы кара.) Рим гражданнары булган ирекле хезмәтчеләрдән торган икенче итальян когортаның (латинча Cohors II Italica voluntariorum civium Romanorum) б. э. 69 елында Суриядә булганына дәлилләр бар, һәм, кайберәүләр санаганча, бу монда искә алынган Италия гарнизоны булган.

йөзбашы: Яки «гаскәр башлыгы». Йөзбашы Рим гаскәрендә якынча 100 гаскәри белән җитәкчелек иткән.

Сәгать өчләр тирәсендә: Ягъни иртәнге тугызлар. Б. э. беренче гасырында яһүдләр якынча иртәнге 6 да, кояш чыгу белән, башланган көнне 12 сәгатькә бүлгәннәр (Ях 11:9). Шуңа күрә өчләр тирәсе якынча иртәнге 9 ларга, алтылар тирәсе якынча төшке аш вакытына һәм тугызлар тирәсе көндезге 3 ләргә туры килгән. Ул вакытта кешеләрнең төгәл сәгатьләре булмаганга, вакыйгаларның вакыты якынча гына күрсәтелгән (Ях 1:39; 4:6; 19:14; Рс 10:3, 9).

Сәгать тугызлар тирәсендә: Ягъни көндезге өчләр тирәсендә. (Мт 20:3 кә аңлатманы кара.)

күнче Шимунда: Күнче хайван тиреләре эшкәрткән. Ул тиреләрдән йон, ит һәм май калдыкларын бетерер өчен, известьле су кулланган. Аннары ул тиреләрне үсемлекләрдән ясалган көчле эремәдә дуплаган, һәм алар төрле нәрсәләр ясар өчен әзер булган. Тире эшкәртү сасы ис чыгарган һәм бик күп су таләп иткән. Менә ни өчен Шимун диңгез буенда, күрәсең, Яфа кырыенда яшәгән. Муса кануны буенча, хайван үләксәләре белән эш иткән кеше нәҗес дип саналган (Лв 5:2; 11:39). Шуңа күрә күп яһүдләр күнчеләргә түбәнсетеп караган һәм аларда тукталырга икеләнер иде. Соңрак Талмудта күнче эше тизәк җыю эшеннән дә түбәнрәк дип язылган булган. Әмма андый тискәре карашка карамастан, Петер Шимунның йортында тукталган. Петернең бу очракта киң карашлы булуы аны киләсе йөкләмәгә — мәҗүси йортына барырга әзерләгән. Кайбер белгечләр уйлавынча, «күнче» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе бирсеу́с Шимунның кушаматы булган.

Сәгать өчләр тирәсендә: Ягъни иртәнге тугызлар. Б. э. беренче гасырында яһүдләр якынча иртәнге 6 да, кояш чыгу белән, башланган көнне 12 сәгатькә бүлгәннәр (Ях 11:9). Шуңа күрә өчләр тирәсе якынча иртәнге 9 ларга, алтылар тирәсе якынча төшке аш вакытына һәм тугызлар тирәсе көндезге 3 ләргә туры килгән. Ул вакытта кешеләрнең төгәл сәгатьләре булмаганга, вакыйгаларның вакыты якынча гына күрсәтелгән (Ях 1:39; 4:6; 19:14; Рс 10:3, 9).

Өй түбәсендәге: Йорт түбәләре яссы булган һәм төрле максат белән кулланылган, мәсәлән, анда нәрсәдер саклаганнар (Йш 2:6), ял иткәннәр (2Иш 11:2), йоклаганнар (1Иш 9:26) һәм дини бәйрәмнәр үткәргәннәр (Нк 8:16—18). Шуңа күрә анда култыкса ясарга кирәк булган (Кн 22:8). Түбәгә баскычтан менгәннәр. Гадәттә, баскыч йортның тышкы ягыннан төзелгән булган яисә баскычны сөяп куйганнар. Кеше түбәдән өйгә кермичә төшә алган. Бу Гайсәнең качу турындагы кисәтүенең ашыгыч булганын ассызыклый.

алтылар тирәсендә: Ягъни көндезге уникеләр тирәсендә. (Мт 20:3 кә аңлатманы кара.)

өйнең түбәсенә: Йортларның түбәләре яссы булган һәм күптөрле максат белән кулланылган, мәсәлән, анда нәрсәдер саклаганнар (Йш 2:6), ял иткәннәр (2Иш 11:2), йоклаганнар (1Иш 9:26), дини бәйрәмнәр үткәргәннәр (Нк 8:16—18) һәм аулакта дога кылганнар. Петер, өй түбәсендә дога кылганда, кешеләр күрсен дип, дога кылырга яраткан икейөзлеләр кебек булмаган (Мт 6:5). Яссы түбәдә ясалган култыкса аркасында, күрәсең, кешеләр аны күрмәгән (Кн 22:8). Түбә шулай ук кич белән ял итү һәм урам шау-шуыннан котылу урыны булган. (Мт 24:17 гә аңлатманы кара.)

мин бер күренеш күрдем: Монда «күренеш» дип бирелгән грек төшенчәсе э́кстасис турында күбрәк белер өчен, Рс 10:10 га аңлатманы кара. Мәсихче Грек Язмаларының еврей телендәге кайбер тәрҗемәләрендә (Б4 кушымт. Й14, 17, 22 дип атала) монда «Йәһвәнең кулы минем өстемдә иде» диелә. Ә тагын бер тәрҗемәдә (Й18 дип атала) «Йәһвәнең рухы мине каплады» дип әйтелә.

бер күренеш: Монда кулланылган грек сүзе э́кстасис (эк, мәгънәсе «-дан/-дән; эченнән» һәм ста́сис, мәгънәсе «тору») гаҗәпләнү, таң калу я Аллаһыдан бирелгән күренеш аркасында аң, образлы әйткәндә, гадәти халәтеннән чыга дигән фикер белдерә. Бу грек сүзе «куанып шатланды» (Мк 5:42), «хәйран калып» (Лк 5:26) һәм «бик нык гаҗәпләнгән» (Мк 16:8) дип тәрҗемә ителә. Рәсүлләр китабында бу сүз Аллаһының эше белән бәйле. Изге рух, күрәсең, кайвакыт, кеше берәр нәрсәгә игътибарын тулысынча туплаган я йокыга охшаш хәлдә булганда, аның уена Аллаһы нияте белән бәйле берәр күренеш я образ салган. Андый халәттә кеше тирә-ягында нәрсә булганын белмәгән, ә күренешкә бирелгән. (Рс 22:17 гә аңлатманы кара.)

Аллаһының җитәкчелеге буенча... атала башлады: Изге Язмаларның күпчелек тәрҗемәләрендә монда нибары «атала башлады» дип әйтелә. Әмма гадәттә «аталу» дип бирелә торган грек сүзләре монда кулланылмый (Мт 1:16; 2:23; Мк 11:17; Лк 1:32; Рс 1:12, 19). Бу шигырьдә грек сүзе хремати́зо кулланыла, һәм ул Мәсихче Грек Язмаларында тугыз тапкыр очрый. Күпчелек очракта бу сүз ачыктан-ачык Аллаһыдан килгән нәрсәләргә күрсәтә (Мт 2:12, 22; Лк 2:26; Рс 10:22; 11:26; Рм 7:3; Ев 8:5; 11:7; 12:25). Мәсәлән, Рс 10:22 дә бу сүз «изге фәрештә» сүзтезмәсе белән бергә кулланыла, ә Мт 2:12, 22 дә ул Аллаһыдан бирелгән төшләргә карата кулланыла. Тамырдаш исем хрематисмо́с Рм 11:4 тә очрый, һәм күпчелек сүзлекләрдә һәм тәрҗемәләрдә мондый язылыш кулланыла: «Аллаһы... ди; Аллаһының җавабы; Аллаһы... җавап бирә». Бәлки, Йәһвә Шаул белән Барнабны «мәсихчеләр» дигән исемне кулланырга этәргәндер. Кайбер белгечләр уйлавынча, «мәсихчеләр» дигән кушаматны Антиохтагы башка халык кешеләре, көлеп я җирәнүләрен белдереп, куллангандыр. Ләкин монда хремати́зо дигән грек төшенчәсенең кулланылуы «мәсихчеләр» дигән исемнең Аллаһы җитәкчелегендә бирелгәнен ачык итеп күрсәтә. Һәм яһүдләрнең Гайсә шәкертләренә «мәсихчеләр» дигән исемне бирүе бик шикле. Алар Гайсәне Мәсих буларак кире каккан булган, шуңа күрә, аның шәкертләрен «мәсихчеләр» дип атасалар, алар аны Майланган зат, ягъни Мәсих, итеп таныган булыр иде.

Аллаһыдан күрсәтмәләр бирде: Монда кулланылган грек фигыле хремати́зо Мәсихче Грек Язмаларында тугыз тапкыр очрый (Мт 2:12, 22; Лк 2:26; Рс 10:22; 11:26; Рм 7:3; Ев 8:5; 11:7; 12:25). Күпчелек очракта бу сүз Аллаһыдан килгән нәрсәләр белән турыдан-туры бәйле. Мәсәлән, монда бу фигыль «изге фәрештә» сүзтезмәсе белән бергә кулланыла. Мт 2:12, 22 дә ул Аллаһыдан бирелгән төшләргә карата кулланыла. Тамырдаш исем хрематисмо́с Рм 11:4 тә очрый, һәм күпчелек сүзлекләрдә һәм тәрҗемәләрдә мондый язылыш кулланыла: «Аллаһы... ди; Аллаһының җавабы; Аллаһы... җавап бирә». Мәсихче Грек Язмаларының еврей телендәге бер тәрҗемәсендә монда Рс 10:22 дә (Б4 кушымт. Й18 дип атала) «Йәһвәдән әмер бирде» диелә. (Рс 11:26 га аңлатманы кара.)

сәҗдә кылды: Яки «баш иде; йөзтүбән капланды; тирән хөрмәт күрсәтте». Гайсә җирдә хезмәт иткәндә, кешеләр аңа сәҗдә кылган, һәм ул аларны шелтәләмәгән (Лк 5:12; Ях 9:38). Чөнки Гайсә Давыт тәхетенең варисы булган һәм шуңа күрә тиешенчә патша буларак хөрмәт ителгән булган (Мт 21:9; Ях 12:13—15). Шулай ук Еврей Язмаларында кешеләр, пәйгамбәрләрне, патшаларны һәм Аллаһының башка вәкилләрен очратканда, аларга сәҗдә кылган, ә тегеләре андый хөрмәтне кабул иткән дип әйтелә (1Иш 25:23, 24; 2Иш 14:4—7; 1Пат 1:16; 2Пат 4:36, 37). Әмма Көрнили, Петернең аяклары алдына тезләнеп, аңа сәҗдә кылгач, Петер бу хөрмәтне кабул итәргә теләмәгән һәм аңа: «Тор, мин дә кеше генә бит»,— дип әйткән (Рс 10:26). Мәсихнең тәгълиматлары аркасында Аллаһының хезмәтчеләре арасындагы мөнәсәбәтләр, күрәсең, яңача булып киткән. Гайсә үз шәкертләрен болай дип өйрәткән: «Сезнең бер генә Остазыгыз бар, ә сез исә бөтенегез дә — кардәшләр [...] Сезнең бердәнбер Җитәкчегез — Мәсих бар» (Мт 23:8—12).

яһүд кешесенә... тыела: Петер көннәрендәге яһүд дине җитәкчеләре башка халык кешесе йортына кергән һәркем нәҗес булып китәчәк дип өйрәткән (Ях 18:28). Әмма Муса аша бирелгән канунда андый конкрет тыелу булмаган. Өстәвенә, Гайсә үз тормышын йолым итеп биргәч һәм яңа килешү гамәлгә кертелгәч, яһүдләрне башка халык кешеләреннән аерып торучы стена җимерелгән. Шулай итеп, Гайсә «ике төркемне бер иткән» (Эф 2:11—16). Шулай да, б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәменнән соң да, беренче шәкертләргә Гайсә эшләгәннең мәгънәсен аңлау җиңел булмаган. Чыннан да, яһүди мәсихчеләргә үзләренең элекке дини җитәкчеләре үстергән һәм культураларына кереп киткән карашлардан арыныр өчен күп еллар кирәк булган.

сәгать тугызлар тирәсендә: Ягъни көндезге өчләр тирәсендә. (Мт 20:3 кә аңлатманы кара.)

Сәгать өчләр тирәсендә: Ягъни иртәнге тугызлар. Б. э. беренче гасырында яһүдләр якынча иртәнге 6 да, кояш чыгу белән, башланган көнне 12 сәгатькә бүлгәннәр (Ях 11:9). Шуңа күрә өчләр тирәсе якынча иртәнге 9 ларга, алтылар тирәсе якынча төшке аш вакытына һәм тугызлар тирәсе көндезге 3 ләргә туры килгән. Ул вакытта кешеләрнең төгәл сәгатьләре булмаганга, вакыйгаларның вакыты якынча гына күрсәтелгән (Ях 1:39; 4:6; 19:14; Рс 10:3, 9).

Йәһвә: Күпчелек грек кулъязмаларында монда «Раббы» (грекча ту Кири́у) төшенчәсе кулланыла. Әмма Б кушымт. аңлатылганча, бу шигырьдә төп нөсхәдә Аллаһы исеме кулланылган дип, ә соңрак ул Раббы титулына алмаштырылган дип санарга берничә сәбәп бар. Шуңа күрә бу шигырьдә Йәһвә исеме кулланыла. (Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 10:33 кара.)

кешеләрне аермый: «Кешеләрне аермый» дип бирелгән грек сүзтезмәсен сүзгә-сүз «йөзләрне алучы (кабул итүче) түгел» дип тәрҗемә итеп була. Кешеләрне аермаучы Аллаһы аларны тышкы күренешләре буенча хөкем итми. Аның өчен кешенең расасы, милләте, җәмгыятьтәге дәрәҗәсе я башка тышкы үзенчәлекләр роль уйнамый. Һәркемгә бертигез караган Аллаһыдан үрнәк алу башкаларны тышкы яктан хөкем итмәү дигәнне, ә аларның холкына һәм сыйфатларына, аеруча Барлыкка Китерүчебез хуплаган сыйфатларына, игътибар итү дигәнне аңлата.

Исраил улларына: Яки «Исраил халкына; исраиллеләргә». (Сүзлектән «Исраил» кара.)

баганага: Яки «агачка». Грек сүзе кси́лон монда стауро́с («җәфалану баганасы» дип бирелә) дигән грек сүзенең синонимы буларак кулланыла һәм Гайсә кадаклап куелган үтерү коралын сурәтли. Мәсихче Грек Язмаларында Лүк, Паул һәм Петер кси́лон сүзен шул мәгънәдә гомумән биш мәртәбә кулланган (Рс 5:30; 10:39; 13:29; Гл 3:13; 1Пт 2:24). Септуагинтада кси́лон сүзе Кн 21:22, 23 тә «һәм син аны баганага асып куйсаң» дигән җөмләдә үзенә туры килгән эц (мәгънәсе «агач; агач кисәге») дигән еврей сүзен тәрҗемә итәр өчен кулланыла. Паул бу шигырьне Гл 3:13 тә өземтә итеп китергән; анда кси́лон сүзе мондый җөмләдә очрый: «Баганага асылган һәркем ләгънәтле». Бу грек сүзе шулай ук Септуагинтада Ез 6:11 дә (1 Езра 6:31, LXX) эц дигән еврей төшенчәсенә туры килгән а дигән арамей сүзен тәрҗемә итәр өчен кулланыла. Анда Фарсы патшасының боерыгын бозучылар турында болай диелә: «Аны үз йортыннан алынган бер бүрәнәгә күтәреп кадакласыннар». Изге Язмаларны язучыларның кси́лон сүзен стауро́с сүзенең синонимы итеп кулланганы шуңа өстәмә дәлил булып тора: Гайсәне хач итеп кадакланган ике баганада түгел, ә тек куелган бүрәнәдә җәзалап үтергәннәр, чөнки бу контекстта кси́лон сүзе нәкъ шул мәгънә йөртә.

баганага: Рс 5:30 га аңлатманы кара.

күкләр Патшалыгының ачкычларын: Изге Язмалар буенча, букваль я образлы ачкычлар бирелгән кешеләргә күпмедер хакимлек тапшырылган булган (1Ел 9:26, 27; Иш 22:20—22). Шуңа күрә «ачкыч» сүзе хакимлекне һәм җаваплылыкны символлаштыра башлаган. Петер үзенә ышанып тапшырылган бу «ачкычларны» яһүдләргә (Рс 2:22—41), самариялеләргә (Рс 8:14—17) һәм мәҗүсиләргә (Рс 10:34—38) Аллаһы рухын алу һәм күктәге Патшалыкка керү мөмкинлеген ачар өчен кулланган.

сүзне тыңлаучыларның һәрберсенә изге рух иңде: Бу — Изге Язмаларда изге рухның шәкертләргә суга чумдырылганчыга кадәр иңүе турында бердәнбер язылган очрак. Өстәвенә, Петер яһүдләр булмаган Көрнили белән аның өйдәгеләренең мәсихчеләр булып китүендә актив роль уйнаган. Шулай итеп Петер «күкләр Патшалыгы ачкычларының» өченчесен кулланып, башка халык кешеләре, ягъни яһүдләр дә, яһүди прозелитлар да, самариялеләр дә булмаган кешеләр, кырында вәгазьләү эшен ачып җибәргән һәм аларга Аллаһы Патшалыгына керү өметен ачкан. Петер бу ачкычларның беренчесен яһүдләр һәм яһүди прозелитларга, ә икенчесен самариялеләргә шул ук өметне ачар өчен инде кулланган булган. (Рс 2:22—41; 8:14—17; Мт 16:19 га аңлатманы кара.)

сөннәткә утыртылган иман итүчеләр: Ягъни яһүди мәсихчеләр (Рс 10:23).

телләрдә: Изге Язмаларда грек сүзе гло́сса сөйләү органы «телне» күрсәтергә мөмкин (Мк 7:33; Лк 1:64; 16:24). Ләкин ул шулай ук күчмә мәгънәдә кулланылырга һәм берәр телне я билгеле бер телдә сөйләшүче халыкны күрсәтергә мөмкин (Ач 5:9; 7:9; 13:7). Бу грек сүзе Рс 2:3 тә «ялкын теленә охшаш телләрне» сурәтләр өчен кулланылган, һәм бу телләр күренеп торган. Шуңа күрә изге рухның иңүе шәкертләрнең һәрберсенә берәрләп кунган шул «телләрдән» һәм аларның төрле телләрдә сөйли башлаганыннан ачык күренгән.

чит телләрдә: Сүзгә-сүз «телләрдә». Бу могҗиза Аллаһының күккә бару өметен башка халык кешеләренә дә биргәненә күренеп торган дәлил булган. Нәкъ Илленче көн бәйрәмендәге кебек үк, Йәһвә, башка халык кешеләренең мәсихчеләр булып китүен хуплаганын ачык итеп күрсәтер өчен, изге рухны кулланган. Бу ышандырырлык дәлилне күреп тә, ишетеп тә булган. (Рс 2:4 кә аңлатманы кара.)

Медиаматериал