Төп мәгълуматка күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ШИГЫРЬЛӘРГӘ АҢЛАТМА

Көләсәйлеләргә 3:23: «Нәрсә генә эшләсәгез дә... чын күңелдән эшләгез»

Көләсәйлеләргә 3:23: «Нәрсә генә эшләсәгез дә... чын күңелдән эшләгез»

 «Нәрсә генә эшләсәгез дә, кешеләр өчен түгел, ә Йәһвә өчен эшләгәндәй чын күңелдән эшләгез» (Көләсәйлеләргә 3:23, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»).

 «Нәрсә генә эшләсәгез дә, кешеләр өчен түгел, Хаким өчен эшләгәндәй, чын күңелдән башкарыгыз» (Көләсәйлеләргә 3:23, Изге Китапны тәрҗемә итү институты тәрҗемәсе).

Көләсәйлеләргә 3:23 нең мәгънәсе

 Мәсихче тырышып эшләргә тиеш, чөнки эшкә карашы Йәһвәгә гыйбадәт кылуы белән бәйле.

 «Нәрсә генә эшләсәгез дә». Йәһвәгә гыйбадәт кылырга теләгән кеше бар эшләрен Изге Язмалардагы җитәкчелекне исәпкә алып башкара. Ул өйдә дә, эштә дә, мәктәптә дә эшчән, намуслы, ышанычлы кеше булырга тырыша. (Гыйбрәтле сүзләр 11:13; Римлыларга 12:11; Еврейләргә 13:18).

 «Чын күңелдән эшләгез». «Чын күңелдән эшләгез» дип тәрҗемә ителгән грек сүзләре «Аллаһы ихтыярын бар көчен куеп башкарган кешене сурәтли». a

 Шулай итеп, андый кеше үз эшен башкарганда бар сәләтләрен кулланып иң яхшысын булдырырга тырыша.

 «Кешеләр өчен түгел, ә Йәһвә өчен». Мәсихче нинди генә эш башкармасын, шул эшкә җитди карый, чөнки аның эшкә карашы Аллаһы белән мөнәсәбәтләренә тәэсир итә. Аның төп максаты — эш бирүчене дә, я башка берәр кешене дә түгел, ә Аллаһыны шатландыру. Мәсихченең эшкә уңай карашы, аны тырышып башкаруы аның үзенә дә, Аллаһыга да дан китерә. Шулай итеп мәсихче «Аллаһы исеме... яманланмасын өчен» көченнән килгәнне эшли (1 Тимутигә 6:1; Көләсәйлеләргә 3:22).

Көләсәйлеләргә 3:23 нең контексты

 Көләсәйлеләргә хатны рәсүл Паул Көләсәй шәһәрендә яшәүче мәсихчеләргә безнең эраның 60—61 елларында язган булган. b Ул вакытта Паул Римда беренче тапкыр төрмәдә утырган һәм, күрәсең, аны тиздән азат итәргә тиеш булганнар.

 Бу хатта бар мәсихчеләргә бердәмлектә Аллаһыга гыйбадәт кылырга булышучы киңәшләр бирелгән (Көләсәйлеләргә 3:11). Бу аларны Аллаһының мәхәббәт, игелек һәм шәфкать кебек сыйфатларын үрнәк итеп тотарга дәртләндергән ( Көләсәйлеләргә 3:12—14). Хатта Аллаһыга гыйбадәт кылу кеше тормышының һәр ягына ничек тәэсир итәргә тиеш икәне аңлатыла (Көләсәйлеләргә 3:18—4:1).

 Көләсәйлеләргә язылган хат турындагы кыска видеороликны карагыз.

a «Exegetical Dictionary of the New Testament», 1993 ел, 3 нче том, 502 бит.

b Хәзерге Төркия илендә урнашкан.