Төп мәгълуматка күчү

Изге Язмаларда эвтаназия турында берәр нәрсә әйтеләме?

Изге Язмаларда эвтаназия турында берәр нәрсә әйтеләме?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Изге Язмаларда эвтаназия турында турыдан-туры әйтелми a. Ләкин анда язылганнар тормыш белән үлемгә акыллы караш сакларга булыша. Бер караганда, Аллаһы күзлегеннән берәрсен үтерү — зур гөнаһ, әмма ул үлем түшәгендә яткан кешенең гомерен озайтырга тырыша-тырыша теләсә нинди чаралар күрүебезне теләми.

 Изге Язмалар буенча, Аллаһы — Барлыкка Китерүче, ягъни «тормыш чишмәсе» (Зәбур 36:9; Рәсүлләр 17:28). Аллаһы күзлегеннән тормыш — кадерле нәрсә. Шул сәбәпле Аллаһы башка берәүне үтерүне һәм үз-үзеңә кул салуны зур гөнаһ дип саный (Чыгыш 20:13; 1 Яхъя 3:15). Шулай ук Изге Язмаларда безгә кан түгүдә гаепле булмас өчен тиешле чаралар күрергә киңәш ителә (Канун 22:8). Шунысы билгеле: Аллаһы безнең тормышыбыз кадерлә икәнен белүебезне тели.

Кеше инде терелә алмаса

 Изге Язмаларда, «котылгысыз чир белән чирләп киткән кешенең гомерен өзәргә дә була, озак калмаган бит», дип әйтелми. Исраил патшасы Шаул белән булган хәлгә игътибар итик. Сугышта аны бик каты җәрәхәтләгәннәр, шунда ул үз хезмәтчесеннән: «Мине үтер»,— дип үтенгән (1 Ишмуил 31:3, 4). Тегесе баш тарткан. Ләкин башка берәү Шаулның үтенечен «канәгатьләндергән». Әмма Давыт ул кешене мактамаган, ә кан түгүдә гаепләгән. Белгәнебезчә, ул бу хәлгә Аллаһы күзлегеннән карый белгән (2 Ишмуил 1:6—16).

Гомерне озайтыр өчен теләсә нинди чаралар күрү акыллымы?

 Әгәр дә кешегә озак калмаган булса, Изге Язмаларда аның үлемен кичектерергә кирәк дип әйтелми. Изге Язмаларда акыллы караш сакларга киңәш ителә. Үлем — дошман, гөнаһлы булуыбызның ачы җимеше (Римлыларга 5:12; 1 Көринтлеләргә 15:26). Әлбәттә, беркемнең дә үләсе килми. Шулай да үлемнән куркасы юк, чөнки Аллаһы үлгән кешеләрне үледән терелтәчәк (Яхъя 6:39, 40). Тормышны кадерләп яшәгән кеше Аллаһының кануннарына каршы килми торган дәвалау табарга тырыша. Ә андый дәвалауны эзләү — үлем түшәгендә яткан кешенең гомерен озайту дигән сүз түгел әле.

Үз-үзеңә кул салу кичермәслек гөнаһмы?

 Юк, Изге Язмаларда алай әйтелми. Әйе, кешенең үз гомеренә кул салуы олы гөнаһ b. Ләкин берәү берәр психик авыру, зур стресс һәм геннары аркасында үз-үзенә кул салырга тели башларга мөмкин. Аллаһы бар факторларны исәпкә ала (Зәбур 103:13, 14). Изге Язмалар аша ул андый кешеләрне юата. Киләчәктә «тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк» (Рәсүлләр 24:15). Димәк, зур гөнаһ кылган кешеләрнең, мәсәлән, үз-үзләренә кул салган кешеләрнең үледән терелергә өметләре бар.

a Эвтаназия — «терелә алмас кешенең я хайванның гомерен өзү һәм, шулай итеп, азапланудан коткару» («Merriam-Webster Learner’s Dictionary»). Табибның берәр пациентны яшәүдән туктатуы — пациентның медицина хезмәткәре ярдәме белән үз-үзенә кул салуы.

b Изге Язмаларда берничә очрак кына искә алына, һәм шул очраклардагы үз гомерләренә кул салган кешеләр Аллаһыга буйсынып яшәмәгән булган (2 Ишмуил 17:23; 1 Патшалар 16:18; Маттай 27:3—5).