Төп мәгълуматка күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШНЫ ҮЗГӘРТӘ

«Мин кызу канлы кеше идем»

«Мин кызу канлы кеше идем»
  • Туу елы: 1975

  • Туган иле: Мексика

  • Үткәндә: тупас, кансыз һәм төрмәдә утырып чыккан кеше

ЭЛЕККЕГЕ ТОРМЫШЫМ

 Мин Сан Хуан Чанкалаитода — Мексиканың Чьяпас штатындагы кечкенә бер шәһәрдә тудым. Гаиләм чыгышы буенча чоль халкыннан. Бу халык майя халкыннан барлыкка килгән. Гаиләдә без 12 бала идек, мин бишенчесе булып тудым. Кечкенә чакта Йәһвә Шаһитләре минем белән һәм абый-сеңелләрем белән Изге Язмалар өйрәнүен үткәрә торган булды. Шунысы кызганыч, мин белгәннәремне яшь чакта бер дә кулланмадым.

 13 яшемдә мин наркотиклар куллана һәм урлый башладым. Шул яшьтә мин өйдән чыгып киттем һәм бер урыннан икенче урынга күчеп яшәдем. 16 яшемдә марихуана плантациясендә эшли башладым. Шунда бер ел тирәсе эшләдем. Бер төнне без көймәгә зур партия марихуана төяп, юлга чыктык. Шунда тагы да яхшырак коралланган кешеләр — безнең көндәшләребез — безгә ата башлады. Мин елгага сикердем һәм ерактагы ярга йөзеп чыктым. Шуннан соң Кушма Штатларга качтым.

 АКШта мин «эшемне» дәвам иттем һәм зур бәлагә эләктем. 19 яшемдә мине кулга алып, урлауда һәм кеше үтермәкче булуда гаепләделәр һәм төрмәгә утырттылар. Төрмәдә мин бер бандага кушылдым, һәм мин тагы да күбрәк җинаятьчелек кыла башладым. Нәтиҗәдә, мине Левисбуртагы (Пеннсильвания штаты) каты режимлы төрмәгә җибәрделәр.

 Левисбург төрмәсендә минем холкым бик начарайды. Татуировкаларымнан минем банда әгъзасы булуымны белеп була иде, шуңа күрә мин озакламый төрмәдә шул ук бандага кушылдым. Мин көннән-көн явызлана бардым, гел кыйнаштым. Бер көнне төрмә мәйданында бандалар үзара бик каты сугышты. Без бер-беребезне бейсбол биталары һәм спорт җиһазлары белән кыйнадык. Безне туктатыр өчен, төрмә сакчылары яшь китерә торган газ кулланды. Шул хәлдән соң төрмә башлыклары мине иң явыз җинаятьчеләр өчен билгеләнгән изоляторга урнаштырды. Мин кызу канлы кеше идем, башкалардан мыскыллап көлергә яраттым. Кешеләрне кыйнау минем өчен гадәти хәл иде. Чынлыкта бу миңа ошый иде. Мин бер дә үкенми идем.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТӘ БАШЛАДЫ

 Изоляторда мин көне буе диярлек берүзем утырдым, шуңа күрә тора-бара Изге Язмаларны укый башладым. Берникадәр вакыттан соң бер сакчы миңа «Син җирдәге оҗмахта мәңге яши аласың» a дигән китапны бирде. Аны укыганда, балачагымда Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмалар өйрәнгәндә укыганнарым исемә төште. Китапны укып бетергәч, мин начар холкым аркасында явызлыкка тирән батканымны аңладым. Туганнарымны да искә алдым. Апам һәм сеңелем Йәһвә Шаһитләре иде, шуңа күрә мин: «Алар бит мәңге яшәячәк. Ә ник мин мәңге яшә алмыйм?» — дип уйлап куйдым. Шул мизгелдә мин холкымны үзгәртергә кирәк дигән ныклы карарга килдем.

 Шулай да мин барысын да берүзем булдыра алмас идем. Иң башта мин Йәһвә Аллаһыга дога кылдым һәм аңардан ярдәм итүен үтендем. Шуннан соң Йәһвә Шаһитләренең Кушма Штатларындагы филиалына хат яздым һәм Изге Язмалар өйрәнүен үзем белән үткәрүләрен сорадым. Филиал минем белән элемтәгә керергә бер җирле җыелышка кушкан булган. Ул вакытта минем яныма туганнар гына килә ала иде. Шулай итеп, шул җыелышның бер әгъзасы миңа дәртләндергеч хатлар яза һәм Изге Язмаларга нигезләнеп басмалар җибәрә башлады. Боларның барысы да миңа холкымны үзгәртергә көч өстәп торды.

 Яңа тормыш башлар өчен, мин бик мөһим адым ясарга булдым: күп еллар буе бергә булган банда белән элемтәне өзеп ташларга булдым. Банда башы, минем кебек үк, изоляторда утыра иде. Сирәк-мирәк безне камерадан чыгара иделәр. Һәм шундый вакытларның берсендә мин аның янына килеп, Йәһвә Шаһите булырга теләгәнем турында әйттем. Аның сүзләре мине гаҗәпләндерде, ул: «Шаяртмасаң, мин каршы түгел. Аллаһыга каршы мин берни дә эшли алмыйм. Әмма бандадан китүенең башка сәбәбе икән, сине нәрсә көткәнен син беләсең»,— диде.

 Ике ел эчендә минем холкым бик үзгәрде һәм төрмә эшчеләре моны игътибарсыз калдырмады. Алар минем белән йомшак мөгамәлә итә башлады. Мәсәлән, сакчылар мине душка озатканда кулларымны бәйләми иделәр. Бер сакчы минем яныма килеп, мине дөрес юлга басканым өчен мактый башлады. Төрмә башлыклары мине хәтта ерак түгел генә урнашкан гомуми режимдагы төрмәгә күчерде. Аны берничә сакчы гына саклый иде. Шунда мин срогымның соңгы елын үткәрдем. 2004 елда, 10 еллык срогым тәмамланганнан соң, мине иреккә чыгардылар һәм төрмә автобусында Мексикага илттеләр.

 Мексикага килү белән мин Йәһвә Шаһитләренең Патшалык Залын таптым. Беренче очрашуыма мин төрмә киемендә килдем, чөнки башка киемем юк иде. Киемемә карамастан Шаһитләр мине җылы кабул итте. Аларның игелекле булулары мине хакыйкатьне тапканыма ышандырды (Яхъя 13:35). Җыелыштагы өлкәннәр минем белән Изге Язмалар өйрәнүе үткәрелсен өчен чаралар күрде. Бер елдан соң 2005 елның 3 сентябрендә мин суга чумдырылып, Йәһвә Шаһите булып киттем.

 2007 елның гыйнвар аенда мин тулы вакытлы хезмәт итә башладым. Башка сүзләр белән әйткәндә, мин кешеләргә Изге Язмаларда язылганнарны аена 70 сәгать бүлеп куеп сөйләп йөрдем. 2011 елда мин Өйләнмәгән абый-кардәшләр өчен Изге Язмалар мәктәбен тәмамладым (бу мәктәпкә алмашка Патшалык вәгазьчеләре мәктәбе килде). Мәктәптә мин җыелыштагы вазифаларымны сыйфатлырак башкарырга өйрәндем.

Бүген мин кешеләрне тыныч-тату яшәргә өйрәтәм

 2013 елда мин кадерле хатыным Пиларга өйләндем. Ул минем белән булган хәлләргә ышанып бетми, шуңа күрә еш кына элекке «Кристобаль» турында шаярта. Мин бүтән беркайчан да элекке начар юлга кайтмадым. Без хатыным белән бер дә шикләнмибез: минем башка кешегә әйләнгәнем Изге Язмаларның кеше тормышын үзгәртә алганына дәлил булып тора (Римлыларга 12:2).

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ

 Гайсә Мәсихнең Лүк 19:10 да әйткәннәре нәкъ минем турында. Ул: «[Мин] югалганны эзләп табарга һәм коткарырга килдем»,— дигән. Мин инде үземне кирәксез кеше итеп хис итмим. Кешеләрне дә кыйнап йөрмим. Изге Язмаларны өйрәнгәнгә, минем тормышым мәгънәле, кешеләр белән һәм, иң мөһиме, Барлыкка Китерүчем — Йәһвә белән мөнәсәбәтләрем яхшы.

[ИСКӘРМӘ]

a Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган иде, хәзер бастырылмый. Хәзер аларның төп өйрәнү басмасы — «Мәңге шатланып яшәгез!» китабы.