Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИЛЛӘР ҺӘМ ХАЛЫКЛАР | ЛИХТЕНШТЕЙН

Лихтенштейнга сәяхәт

Лихтенштейнга сәяхәт

АЛЬП тауларында Швейцария белән Австрия арасында яткан бу ил — дөньяда иң кечкенә илләрнең берсе. Гасырлар дәвамында монда кельтлар, ретлар, римлылар һәм алеманнар яшәгән. Бүген Лихтенштейн кешеләренең якынча өчтән ике өлеше — алеманнар кабиләләренең токымнары. Бу кабиләләр шул өлкәдә якынча 1 500 ел элек яши башлаган.

Немец теле — Лихтенштейнның рәсми теле. Шулай да төрле авылларда телнең төрле диалектларын ишетеп була. Лихтенштейнның милли ризыгы тёркаребль кукуруздан әзерләнә, ә каскнопфле — умач сыр белән.

Каскнопфле

Төрле төстәге милли кием

Бу ил буенча сәяхәт итсәгез, кар белән капланган тауларны, яшел үзәннәрне, йөзем бакчаларын һәм төрле үсемлекләр күрерсез. Мәсәлән, Альп тауларында урнашкан бу җирдә кыргый орхидеянең якынча 50 төрен табып була. Лихтенштейнда музейлар, театрлар һәм шәраб заводлары бар. Туристлар монда җәй көне дә, кыш көне дә килеп тора.

Йәһвә Шаһитләре Лихтенштейнда 1920 еллардан бирле вәгазьли. Бүген бу илдә якынча 90 Йәһвә Шаһите монда яшәгән кешеләрне дә, туристларны да Изге Язмаларга өйрәтә.