Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез беләсезме?

Сез беләсезме?

Гайсә «көчекләр» турындагы мисалын башкаларны рәнҗетер өчен әйткәнме?

Көчек тоткан бер бала, Грек я Рим сыны (б. э. к. I гасыр — б. э. II гасыры)

Бер тапкыр Гайсә Рим провинциясе Суриядә булганда, аның янына бер грек хатыны килеп ярдәм сораган. Гайсә, аңа җавап биргәндә, яһүд булмаган кешеләрне «көчекләр» белән чагыштыручы мисал китергән. Муса кануны буенча, этләр нәҗес хайван дип саналган (Левилеләр 11:27). Ләкин Гайсәнең үз сүзләре белән бу грек хатынын һәм башка мәҗүсиләрне рәнҗетәсе килгәнме?

Һич тә юк. Үз шәкертләренә әйткәнчә, Гайсә ул вакытта башлыча яһүдләргә ярдәм итәргә тиеш булган. Шуңа күрә ул моны грек хатынына мондый мисал белән аңлаткан: «Икмәкне балалардан алып, көчекләргә ташлау дөрес булмас иде» (Маттай 15:21—26; Марк 7:26). Греклар һәм римлылар өчен эт яраткан йорт хайваны булган; ул йортта яшәгән һәм аның белән балалар уйнаган. Шуңа күрә «көчекләр» сүзе аларның күз алдында җылы хисләр уятучы күренеш тудыргандыр. Грек хатыны Гайсәнең нәрсә әйтәсе килгәнен аңлаган һәм: «Әйе, Хуҗам, ләкин көчекләр дә хуҗаларының өстәленнән коелган валчыкларны ашый бит»,— дигән. Гайсә аны иманы өчен мактаган һәм аның кызын савыктырган (Маттай 15:27, 28).

Рәсүл Паулның диңгез сәяхәтен кичектерергә тәкъдиме нигезле булганмы?

Зур йөк корабының уеп ясалган рәсеме (б. э. I гасыры)

Паулны Италиягә алып барган кораб каршы җилләр белән көрәшкән. Бер урынга җиткәч, рәсүл бу сәяхәтне соңрак дәвам итәргә киңәш иткән (Рәсүлләр 27:9—12). Андый киңәш өчен берәр нигез булганмы?

Борынгы вакытта диңгезчеләр Урта диңгездә кышкы айларда сәяхәт итү куркыныч булганын яхшы белгән. Ноябрь уртасыннан башлап март уртасына кадәр диңгез буйлап сәяхәт итмәгәннәр. Ләкин Паул әйткән сәяхәт сентябрьгә я октябрьгә туры килгән. Рим язучысы Вегеций (б. э. IV гасыры) үзенең бер китабында Урта диңгездә «кайбер айларда [сәяхәт итү] куркынычсыз, кайберләрендә шикле, ә калган айларда мөмкин түгел» дип язган («Epitome of Military Science»). Вегецийның сүзләре буенча, 27 майдан алып 14 сентябрьгә кадәр сәяхәт итү куркынычсыз булган, әмма ике шикле, я куркыныч, вакыт арасы да булган: 15 сентябрьдән алып 11 ноябрьгә кадәр һәм 11 марттан алып 26 майга кадәр. Тәҗрибәле сәяхәтче буларак, Паул моны, һичшиксез, яхшы белгән. Капитан һәм кораб хуҗасы да моны белгәндер, ләкин алар Паул киңәшен санга сукмаган. Бу сәяхәт корабның һәлакәте белән тәмамланган (Рәсүлләр 27:13—44).