Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТЫШЛЫКТАГЫ ТЕМА

Эшләрегез бик күп түгелме?

Эшләрегез бик күп түгелме?

Тормышыгыз ыгы-зыгылы түгелме? Алай икән, сез ялгыз түгел. «Кая гына карама, һәркемнең эше күп сыман»,— дип әйтелә бер журналда («The Economist»).

2015 елда сигез илдә яшәгән тулы көн эшләүчеләр арасында сораштыру үткәрелгән. Күпләр эштә дә, гаиләдә дә барысын эшләп өлгерү кыен дип әйткән. Моның сәбәбе: эштә я өйдә вазифаларның артуы, үсә барган чыгымнар һәм эш вакытының күбәюе. Мәсәлән, Кушма Штатларда тулы көн эшләүчеләр атнасына уртача 47 сәгать эшли. Якынча биштән берсе 60 я күбрәк сәгать эшләгән!

Икенче сораштыру 36 илдә үткәрелгән. Дүрттән бер өлешнең күбрәге хәтта ял иткәндә дә еш кына киеренкелек сизгән! Балаларга да, күп шөгыльләр йөкләнсә, авыр булырга мөмкин.

Булдыра алганнан күбрәкне эшләргә тырышсак, без вакыт җитмәү корбаннары булып китәргә, киеренкелек сизәргә мөмкин. Әмма тынычрак тормыш алып бару мөмкинме? Карашларыбыз, карарларыбыз һәм максатларыбыз ничек ярдәм итә? Башта, әйдәгез, кайберләрнең тормышларын ыгы-зыгылы иткән дүрт сәбәпне карап чыгыйк.

1 ГАИЛӘНЕ ЯХШЫ КАЙГЫРТЫРГА ТЫРЫШУ

«Мин атнасына җиде көн эшләдем,— дип әйтә Гари исемле әти кеше,— чөнки минем балаларыма һәрчак яңа нәрсәләр бүләк итәсем килде. Мин аларда үземдә булмаган нәрсәләрнең булуын теләдем». Теләкләре яхшы булса да, әти-әниләргә нәрсәгә өстенлек бирәләр икәнлеген тикшереп чыгарга кирәк. Кайбер тикшеренүләр буенча, акчага һәм материаль нәрсәләргә зур әһәмият биргән олылар һәм балалар гадирәк тормыш алып барган кешеләргә караганда бәхетсезрәк була, тормыштан азрак канәгатьлек таба һәм күбрәк авырый.

Материаль нәрсәләргә зур игътибар бирелгән гаиләдә үскән балалар чынлыкта бәхетсезрәк була

Балаларының киләчәге уңышлы булсын өчен, кайбер әти-әниләр аларга да, үзләренә дә күптөрле шөгыльләр йөкли. Нәтиҗәдә, барысы да азапланып яши.

2 КҮБРӘК, ДИМӘК, ЯХШЫРАК

Рекламаларда яңа чыккан әйберләрне сатып алмасаң, үзеңне яхшы нәрсәләрдән мәхрүм итәсең дип әйтелә. Өстә искә алынган журналда болай диелә: «Товарлар санының үсүе аркасында кешеләргә вакыт җитми, чөнки аларга чикле вакытлары эчендә нәрсә сатып алырга, нәрсә карарга я ашарга икәнен сайларга кирәк».

1930 елда бер экономист технологик казанышлар эшчеләргә күбрәк ял итү вакыты бирер дип әйткән булган. Нинди хаталы фикердә булган ул! Бер журналның Элизабет Колберт исемле хезмәткәре кешеләр эштән «иртәрәк китәр урынына, үзләренә кирәкле яңа нәрсәләр табалар» дип язган, ә бу нәрсәләр акча һәм вакыт таләп итә («New Yorker»).

3 БАШКАЛАРНЫҢ ӨМЕТЛӘРЕН АКЛАРГА ТЫРЫШУ

Кайбер хезмәткәрләр, эш бирүчеләренең хуплавын алыр өчен, хәлдән тайганчы эшли. Хезмәттәшләр дә башкаларны, эштән соң калып эшләмәсәләр, үзләрен гаепле хис иттереп, басым ясарга мөмкин. Өстәвенә, экономик билгесезлек кешеләрне күбрәк эшләргә һәм теләсә кайсы вакытта эшкә чыгарга әзер итә.

Шулай ук әти-әниләр башка гаиләләрнең тормышына карап, артта калмаска тырышканга, киеренкелек сизә. Булдыра алмасалар, алар үз балаларын яхшыдан мәхрүм итә дип, үзләрен гаепле хис итә.

4 ДӘРӘҖӘГӘ ҺӘМ КАЗАНЫШЛАРГА ОМТЫЛУ

Кушма Штатларда яшәгән Тим болай ди: «Мин эшемне яраттым һәм һәрвакыт, булдыра алганча, күп эшләдем. Мин үземне күрсәтергә кирәк дип уйладым».

Күпләр, Тим кебек, үз-үзеңне бәяләү тормышның тизлеге белән тыгыз бәйле дип уйлый. Сүзләре өстә китерелгән Элизабет Колберт әйтә: «Эш күплек җәмгыятьтә дәрәҗәле урын алды». Һәм болай дип өсти: «Күбрәк эшләгән кеше мөһимрәк күренә».

АЛТЫН УРТАЛЫКНЫ ТАБЫГЫЗ

Изге Язмалар безне тырыш булырга һәм күп эшләргә өнди (Гыйбрәтле сүзләр 13:4). Әмма анда шулай ук: «Ике уч авыр эш белән җил кууга караганда бер уч ял яхшырак»,— дип әйтелә (Вәгазьче 4:6).

Тыныч тормыш алып бару психик һәм физик сәламәтлек өчен файдалы. Әмма тормышны тынычрак итү чыннан да мөмкинме? Әйе. Дүрт киңәшне карап чыгыйк.

1 КЫЙММӘТЛӘРЕГЕЗНЕ ҺӘМ МАКСАТЛАРЫГЫЗНЫ АЧЫКЛАГЫЗ

Акча ягыннан үзеңне имин хис итү теләге гадәти хәл. Ләкин моның өчен күпме акча җитәрлек? Уңышны нәрсә билгели? Ул табыш я мал-мөлкәт белән генә үлчәнәме? Икенче яктан, бик күп ял итү я күңел ачу да киеренкелекне арттырырга мөмкин.

Өстә искә алынган Тим болай ди: «Без хатыным белән тормышыбыз турында җитди уйландык һәм аны гадиләштерергә булдык. Шуңа күрә хәзерге хәлебезне һәм яңа максатларыбызны күрсәткән таблица төзедек. Без үткәндәге карарларыбызның нәтиҗәсе һәм максатларыбызга ирешер өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләштек».

2 КҮЗЛӘР НӘФЕСЕНЕҢ ТӘЭСИРЕНӘ БИРЕШМӘГЕЗ

Изге Язмалар безгә «күзләр нәфесен» тыярга киңәш итә (1 Яхъя 2:15—17). Реклама андый нәфесне көчәйтә ала. Бу исә кешене күбрәк эшләргә я чамадан тыш күп һәм бай итеп ял итәргә этәрә. Әлбәттә, сез бар рекламадан саклана алмыйсыз. Ләкин сез аларны азрак карый, тыңлый аласыз. Сез шулай ук үзегезгә чыннан да нәрсә кирәк икәнен төптән уйлый аласыз.

Сезгә дусларыгызның йогынтысы турында да онытмаска кирәк. Алар байлык куып яши икән һәм уңышны материаль әйберләр белән үлчи икән, сезгә, бәлки, мөһимрәк нәрсәләрне өстен куйган дусларны табу яхшы булыр. «Зирәкләр белән йөрүче зирәк булыр»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Гыйбрәтле сүзләр 13:20).

3 ЭШКӘ ЧИК КУЕГЫЗ

Эш бирүчегез белән эшегез һәм үзегез өчен мөһим нәрсәләр турында сөйләшегез. Һәм эшегездән тыш тормышыгыз бар икәненә үзегезне гаепле хис итмәгез. Бер китапта болай диелә: «Эш һәм гаилә арасында чикләр куйган я ял алган кешеләр бер үзгәрмәс ачылыш ясый: „Сез киткәч, дөнья бетми“» («Work to Live»).

Өстә искә алынган Гари эшендә яхшы гына акча алган, шуңа күрә ул эш сәгатьләрен киметергә булган. «Мин гаиләм белән сөйләштем һәм яшәү рәвешебезне гадиләштерергә тәкъдим иттем,— дигән ул.— Аннары без шулай эшләр өчен, әкрен-әкрен адымнар ясадык. Шулай ук мин эш бирүчемә барып, атнага берничә көн эшләргә рөхсәт сорадым, һәм ул ризалашты».

4 ГАИЛӘНЕ ӨСТЕН КҮРЕГЕЗ

Ирләр һәм хатыннарга бергә вакыт үткәрергә кирәк, һәм балалар да әти-әниләре белән вакыт үткәрүгә мохтаҗ. Шуңа күрә ыгы-зыгылы тормыш алып барган башка гаиләләргә тиңләшергә тырышмагыз. «Ял итү өчен вакыт бүлеп куегыз,— дип киңәш итә Гари.— Һәм мөһим булмаган нәрсәләрне эшләүдән туктагыз».

Гаиләгез бергә булганда, аралашуыгызга телевизор, телефоннар я башка электрон җайланмалар комачауламасын. Ким дигәндә, көненә бер мәртәбә бергә ашагыз, һәм шул вакытта бер-берегез белән сөйләшегез. Әти-әниләр бу гади киңәшне кулланганда, балалары исән-иминрәк була һәм мәктәптә яхшырак укый.

Бергә ашаган вакытта гаилә белән аралашыгыз

Ахырда, үзегездән сорагыз: «Мин тормыштан нәрсә алырга телим? Гаиләм өчен иң яхшысы нәрсә?» Бәхетлерәк һәм мәгънәлерәк тормыш алып барасыгыз килсә, беренче урынга Изге Язмалардагы зирәклек чагылган нәрсәләрне куегыз.