Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИҖАДИ ЭШЛӘР

Африка җиләгенең ялтыравык зәңгәр төсе

Африка җиләгенең ялтыравык зәңгәр төсе

АФРИКАНЫҢ төрле җирләрендә үскән бер үсемлекнең (Pollia condensatа) кечкенә җиләге үсемлекләр арасында иң куе зәңгәр төскә ия. Әмма аның зәңгәр пигменты юк. Аның гаҗәеп төсенең сере нәрсәдә соң?

Игътибар итегез. Бу җиләк кабыгындагы күзәнәк стеналары нәзек җепселләрдән тора. Алар шырпы рәтләре сыман оештырылган. Бу җепселләр катлам-катлам урнашкан; һәр катламның юнәлеше астагы катламныкына караганда азрак борылган; нәтиҗәдә, катламнар спиральсыман корылган. Җепселләр үзләре зәңгәр төстә түгел. Андый төс җепселләр катламнарының төзелеше аркасында барлыкка килә. Шулай итеп, бу җиләкнең куе, металлга хас төсе һәм ялтыравыгы пигмент ярдәмендә түгел, ә төзелеше ярдәмендә хасил була. Күпчелек күзәнәкләр зәңгәр булып күренә. Ләкин төрле яктан караганда, кайбер күзәнәкләр, катламнарының калынлыгы аркасында, я яшел, я алсу, я сары төсмергә ия була. Өстәвенә, җиләккә җентекләп карасаң, аның төсе бертөрле һәм бертигез түгел, ә, компьютер мониторындагы төсләр сыман, пиксельләрдән торган кебек күренә.

Бу җиләкләрнең пигменты булмаганга, алар үсемлектән коелгач та, үз төсләрен саклый. Чыннан да, бер гасырдан да элегрәк җыелган кайбер җиләкләр яңа өзелгән җиләкләр сыман ялтырап тора! Бу җиләкнең ашарлык ите булмаса да һәм ул орлыклардан гына торса да, ул, галимнәр әйтүенчә, матур «тышкы кыяфәте» белән кошларны үзенә җәлеп итә.

Галимнәр уйлаганча, бу җиләкнең пигментсыз төсе күп нәрсәләрне, мәсәлән, төсен югалтмый торган буяу һәм охшатып ясавы авыр булган кәгазьне, булдырырга ярдәм итә алыр.

Сез ничек уйлыйсыз? Африка җиләгенең ялтыравык зәңгәр төсе эволюция нәтиҗәсендә барлыкка килгәнме? Яисә аны Аллаһы барлыкка китергәнме?