Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яхшы исем, я абруй, ышаныч һәм хөрмәт яулый

«Яхшы исем зур байлыктан да өстенрәк»

«Яхшы исем зур байлыктан да өстенрәк»

ЯХШЫ исем, я абруй, шулкадәр мөһим, хәтта кайбер илләрдә закон ягыннан яклана. Моңа массакүләм мәгълүмат чаралары ярдәмендә я турыдан-туры яла ягудан яклау да керергә мөмкин. Бу бер борынгы сүзләрне искә төшерә: «Яхшы исем зур байлыктан да өстенрәк, ихтирам казану көмеш-алтыннан да яхшырак» (Гыйбрәтле сүзләр 22:1). Без яхшы исемне һәм башкаларның хөрмәтен ничек яулый алабыз? Файдалы киңәшләрне Изге Язмаларда табып була.

Мәсәлән, Зәбур китабының 15 мәдхиясендә нәрсә әйтелгәнен карап чыгыйк. «[Аллаһының] чатырында кем кунак була ала?» дигән сорауга мәдхия җырлаучы мондый җавап язган: «Тәкъвалык буенча эш итүче, үз йөрәгендә дөресен сөйләүче кеше. Ул теле белән башкаларга яла якмый, якынына һичнинди начарлык кылмый һәм дусларын хурламый. Кабахәт кешене кире кага... Хәтта үтәве авыр булса да, ул үз вәгъдәсен бозмый. ...Һәм гаепсезне гаепләү өчен ришвәт алмый» (Зәбур 15:1—5). Бу гаҗәеп принциплар буенча яшәгән кешеләрне сез хөрмәт итмәс идегезме?

Басынкылык та хөрмәткә ия булырга ярдәм итә. Гыйбрәтле сүзләр 15:33 тә: «Басынкылык дан китерә»,— дип әйтелә. Игътибар итегез: басынкы кеше кайсы яктан яхшырырга икәнен күрә һәм моны эшләр өчен тырышлыклар куя. Ул шулай ук берәрсен рәнҗетсә, гафу үтенергә әзер (Ягъкуб 3:2). Ә горурлар андый түгел, алар тиз үпкәли. «Горурлык — һәлакәткә, тәкәбберлек рухы абынуга китерә»,— дип әйтелә Гыйбрәтле сүзләр 16:18 дә.

Әмма берәрсе исемегезгә тап төшерсә, нәрсә эшләрсез? Кабаланып, бәлки, ярсып җавап бирергә кирәкме? Үзегездән сорагыз: «Исемемне якларга тырышсам, чынлыкта ялганның таралуына булышлык итмәмме?» Кайвакыт судка мөрәҗәгать итү урынлы булса да, Изге Язмаларда мондый акыллы киңәш бирелә: «Судка барырга ашыкма... Эшне якының белән хәл ит» (Гыйбрәтле сүзләр 25:8, 9) *. Шулай төптәнрәк уйлап эш итү сезне кыйммәтле суд чыгымнарыннан да саклап кала ала.

Изге Язмалар дини китап кына түгел. Ул — тормыш өчен ышанычлы җитәкчелек тә. Андагы зирәклекне кулланган бар кешеләр күркәм сыйфатлар үстерә, ә бу тирән хөрмәткә һәм яхшы исемгә ия булырга ярдәм итә.

^ 5 абз. Каршылыкларны хәл итәр өчен Изге Язмалардагы өстәмә принциплар Маттай 5:23, 24; 18:15—17 дә язылган.