Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БАЛАЛАРЫГЫЗНЫ ӨЙРӘТЕГЕЗ

Җинаятьче турындагы хикәядән сабаклар

Җинаятьче турындагы хикәядән сабаклар

Бу рәсемдә Гайсә җинаятьче белән сөйләшә. Шул җинаятьче турындагы хикәядән без нәрсәгә өйрәнә алабыз? Бу җинаятьче үз кылган эшләренә үкенгән. Ул Гайсәдән: «Үз Патшалыгыңа килгәч, мине исеңә төшер»,— дип үтенгән. Гайсә шул җинаятьчегә җавап бирә. Гайсә аңа нәрсә әйтә, син беләсеңме?~ * Ул аңа мондый вәгъдә бирә: «Хак сүз әйтәм сиңа бүген: син минем белән бергә оҗмахта булачаксың».

Гайсә әйткән Оҗмах нинди булачак? Син ничек уйлыйсың?~ Дөрес җавап табар өчен, Аллаһы беренче кешеләргә, Адәм белән Хаувага, биргән Оҗмах турында сөйләшеп алыйк. Ул Оҗмах кайда булган? Күктәме яки җирдәме?~

Әгәр син җирдә дип әйтәсең икән, син дөрес җавап бирәсең. Шуңа күрә теге җинаятьчене «Оҗмахта» күз алдына китергәндә, без аны монда, җирдә, күз алдына китерергә тиеш. Ул вакытта җир оҗмах булачак. Ул Оҗмах нинди булачак?~ Әйдә, моны белик.

Йәһвә Аллаһы беренче кешеләрне, Адәм белән Хауваны, барлыкка китергәннән соң аларны монда, җирдәге оҗмахта урнаштырган. Изге Язмаларда ул урын «Гадән бакчасы» дип атала. Ул бакча никадәр матур булганын күз алдыңа китерә аласыңмы?~ һичшиксез, бүген җирдә күп кенә матур җирләр булса да, Гадән бакчасы шул урыннардан күпкә матуррак һәм гүзәлрәк булган!

Гайсә үз гөнаһларына үкенгән теге җинаятьче белән бергә монда, җирдә, булачакмы?~ Юк, Гайсә күктә Патша булачак. Ул Оҗмах итеп үзгәртелгән җир өстеннән идарә итәчәк. Гайсәнең «син минем белән бергә булачаксың» дип шуны әйтәсе килгән: ул шул җинаятьчене терелтәчәк һәм аның җирдәге Оҗмах турында кайгыртып йөрүен күрәчәк. Ләкин ни өчен Гайсә җинаятьчегә Оҗмахта яшәргә рөхсәт итәчәк?~ Әйдә, моны белик.

Әйе, теге җинаятьче бик начар эшләр кылган булган. Әмма җирдә яшәгән миллиардлаган кеше дә андый эшләрдә катнашкан. Аларның күпчелеге Йәһвәне һәм аның әмерләрен белмәгән, шуңа күрә начар эшләр кылган.

Шуңа күрә андый кешеләр, шул исәптән җәфалану баганасында Гайсә белән сөйләшкән теге җинаятьче дә, үледән терелтеләчәк һәм монда, җирдә оҗмахта яшәячәк. Алар Аллаһы ихтыяры белән танышачак. Аннан соң аларга Йәһвәне яратканнарын күрсәтергә мөмкинлек биреләчәк.

Алар Йәһвәне яратканнарын ничек күрсәтә алачак? Син беләсеңме?~ Аллаһы кушканны эшләп. Йәһвәне һәм бер-берсен яратучы кешеләр арасында Оҗмахта яшәү шундый рәхәт булачак!

Изге Язмалардан укыгыз

^ 3 абз. Әгәр сез бу мәкаләне бала белән бергә укыйсыз икән, тильда билгесе (~) шуны аңлата: пауза ясап баланы үз фикерен әйтергә дәртләндерергә кирәк.