Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АЛЛАһЫНЫ ЯХШЫРАК БЕЛЕГЕЗ

Йәһвә «кешеләрне аермый»

Йәһвә «кешеләрне аермый»

Сезнең тән төсегезгә, милләтегезгә я җәмгыятьтәге дәрәҗәгезгә карап берәр үтенечегезне кире какканнары, ярдәм итәргә теләмәгәннәре бармы? Я моның аркасында сезне берәр ничек рәнҗеткәннәре бармы? Андый хәлгә күп кенә кеше эләгә. Әмма андый хәл җирнең һәр почмагында булса да, Аллаһы кешеләргә бертигез карый. Рәсүл Петер зур ышаныч белән: «Аллаһы кешеләрне аермый»,— дип язган. (Рәсүлләр 10:34, 35 не укыгыз.)

Бу сүзләрне Петер Көрнили исемле мәҗүсинең йортында әйткән булган. Моңа кадәр Петернең мәҗүсиләрнең йортларына кергәне булмаган, чөнки ул яһүд булган, ә ул вакытта яһүдләр мәҗүсиләрне нәҗес халык дип санаган һәм алар белән аралашмаска тырышкан. Алайса, ни өчен соң Петер Көрнили йортына килгән? Чөнки Йәһвә Аллаһы аңа шулай эшләргә кушкан. Петергә Аллаһыдан күренеш бирелгән булган, һәм ул мондый тавыш ишеткән: «Аллаһы сафландырганны башка нәҗес дип атама». Ә бер көн алдарак Көрнилигә дә күренеш бирелгән булган, һәм бер фәрештә Көрнилигә Петерне чакырырга кушкан, әмма Петер моның турында белмәгән (Рәсүлләр 10:1—15). Петер моның барысын Йәһвә оештырганын аңлагач, мәҗүси белән сөйләшүдән баш тартмаган.

«Хәзер мин чыннан да аңлыйм: Аллаһы кешеләрне аермый»,— дигән Петер (Рәсүлләр 10:34). «Кешеләрне аермый» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе сүзгә-сүз «кешеләрнең йөзләренә карамый» дигәнне аңлата («The Kingdom Interlinear Translation of the Greek Scriptures»). Бу сүз турында бер белгеч болай дип язган: «[Бу сүз] кешенең йөзенә карап приговор чыгарган судья турында әйткәндә кулланыла. Бу судья кешенең гаеплеме, юкмы икәненә игътибар итми, кеше аңа ошаса ул бер приговор чыгара, ә ошамаса — икенчесен». Ә Аллаһы кешеләрне расаларына, милләтләренә, җәмгыятьтәге дәрәҗәләренә я башка нәрсәләргә карап аермый.

Йәһвә безнең йөрәгебезне күрә (1 Патшалык 16:7; Гыйбрәтле сүзләр 21:2). Петер болай дигән: «[Аллаһы] үзеннән куркучыны һәм тәкъвалык кылучыны, ул кайсы гына халыктан булмасын, хуп күрә» (Рәсүлләр 10:35). Аллаһыдан курку аны хөрмәт итү, олылау, аңа ышаныч белән карау һәм аңа ошамаганны эшләмәскә тырышу дигәнне аңлата. Тәкъвалык кылучы исә Аллаһы дөрес дип санаганны үз теләге белән башкара. Йәһвәне тирән хөрмәт итеп дөрес булганны эшләүче кеше аны сөендерә (Канун 10: 12, 13).

Йәһвә күктән бер генә расаны — кешелек расасын гына күрә

Кайчан да булса үзегезгә тискәре караш белән караган кешеләрне очратканыгыз булса, я берәр ничек дискриминацияләнгән булсагыз, Петернең Аллаһы турындагы сүзләре сезгә көч өстәп җибәрер. Йәһвә үзенә гыйбәдәт кылсыннар өчен, һәр милләт кешесен җәлеп итә (Яхъя 6:44; Рәсүлләр 17:26, 27). Ул үз хезмәтчеләренең догаларын аларның расасына, милләтенә, җәмгыятьтәге дәрәҗәсенә карамастан тыңлый һәм җавап бирә (3 Патшалык 8:41—43). һич тә шикләнмичә болай дип әйтеп була: Йәһвә күктән бер генә расаны — кешелек расасын гына күрә. Кешеләрне аермый торган Аллаһы турында күбрәк беләсегез киләме?

Июнь аенда Изге Язмаларны укыгыз

Яхъя 17—21 Рәсүлләр 1—10