Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изгеләргә дога кылу дөресме?

Изгеләргә дога кылу дөресме?

КЕШЕЛӘРНЕҢ күпчелеге, үзләрен берәр нәрсә борчыса, берәрсенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Андый очракларда алар гадәттә аларның хәлләренә керә алган һәм аларның авырлыкларына охшаш авырлыклар кичереп чыккан дусларына баралар. Әйе, хәлеңә керә алган тәҗрибәле дус чыннан да кадерле!

Кайберәүләр догада мөрәҗәгать итәр өчен шундый ук затны эзлиләр. Алар Аллаһыны ирешә алмаслык бөек һәм курку уята торган зат дип санаганга, аңа түгел, ә изгеләрнең берәрсенә мөрәҗәгать итүне кулайрак күрәләр. Алар болай дип уйлый: изгеләр, кешеләргә хас булган авырлыклар һәм сынауларны кичереп чыкканга, аларны яхшырак аңлаячак. Мәсәлән, юлга чыкканда я берәр авыр хәлгә эләккәндә, кайбер кешеләр Николай Угодникка мөрәҗәгать итә, бил авыртканда Серафим Саровскийга дога кылалар, ә укуда ярдәм кирәк булганда, Сергий Радонежскийдан сорыйлар.

Изгеләргә дога кылу турында Аллаһы Сүзендә нәрсә әйтелә? Дога — Аллаһы ишетсен өчен әйтелгән сүзләр, шуңа күрә безнең шуны беләсебез килә: ул безнең догаларыбызны ишетәме? Мондый сорау да урынлы булыр иде: изгеләргә кылган догалар турында Аллаһы нәрсә уйлый?

ИЗГЕЛӘРГӘ ДОГА КЫЛУ. ИЗГЕ ЯЗМАЛАР КАРАШЫ

Ни өчен кешеләр изгеләргә дога кыла? Христианнарның бер тәгълиматы буенча, изгеләр кешеләрне яклап чыга ала. Бу тәгълиматның асылын болай аңлатып була: «Алар [изгеләр] җирдә тәкъва тормыш алып барганнар һәм шулай итеп Аллаһы хуплавын алганнар. һәм хәзер, күктә яшәгәндә, Аллаһыга дога кылып безгә, җирдә яшәүчеләргә, ярдәм итә алалар» («Закон Божий»). Шулай итеп изгеләргә дога кылучы, Аллаһы аларны хуплаганга, алар аша Аллаһы ярдәмен алачак дип өметләнә.

Изге Язмаларда андый тәгълимат бармы? Кайберәүләр изгеләргә дога кылырга кирәклеген үзенең бер хатында рәсүл Паул күрсәткән дип саный. Мәсәлән, Римдагы мәсихчеләргә ул болай дип язган: «Кардәшләр, Хуҗабыз Гайсә Мәсих аша һәм рухтан килүче мәхәббәт белән сезне өндим: мин үзем турында дога кылган кебек, сез дә минем турында Аллаһыга тырышып дога кылыгыз» (Римлыларга 15:30). Монда рәсүл Паул үз имандашларын Аллаһы алдында аны яклап чыксыннар дип сорыймы? Юк. Әгәр дә берәрсе Паулның сүзләрен изгеләргә дога кылырга кирәк дип кулланырга уйлый икән, ул чакта, Паул түгел, ә теге мәсихчеләр аңардан яклау сорарга тиеш булган, чөнки Паул Мәсихнең рәсүле булган. Ул сүзләрне әйтеп Паул шуны күрсәткән: имандашлардан безнең турында Аллаһыга дога кылсыннар дип сорау урынлы. Ләкин Паулның сүзләре күктәге берәр кемгә Аллаһыга безнең үтенечебезне җиткерсен дип дога кылырга кирәк дигәнне һич тә аңлатмый. Ни өчен без алай дип әйтә алабыз?

Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәрдә Гайсәнең мондый сүзләре китерелә: «Мин — юл, хакыйкать һәм тормыш. Атам янына, минем аша үтмичә, беркем дә килми» (Яхъя 14:6). Ул шулай ук: «Минем исемем хакына Атадан нәрсә генә сорасагыз да, ул сезгә бирер»,— дип әйткән (Яхъя 15:16). Гайсә безне үзенә дога кылырга өйрәтмәгән, һәм ул үзенә дога кылган кешенең догасын соңыннан Аллаһыга тапшырачак та димәгән. Аллаһы безнең догаларыбызны ишетсен өчен, без аларны Гайсә аша Аллаһыга әйтергә тиеш. Башка берәр кем аша әйтелгән догаларны Аллаһы ишетми.

Гайсәнең шәкертләре аңардан дога кылырга өйрәтсен дип сорагач, ул болай дигән: «Дога кылганда болай диегез: „Атабыз, исемең изге ителсен“» (Лүк 11:2). Әйе, кайда гына һәм кайчан гына дога кылсак та, без доганы Гайсәгә дә я башка берәр кемгә дә түгел, ә Аллаһының үзенә генә әйтергә тиеш. Шуңа күрә Гайсәнең ачык әйткән бу сүзләреннән шуны күрәбез: догаларыбызны Гайсә Мәсих аша Аллаһыга әйтергә кирәк, аларны берәр нинди арадашчыларга я «изгеләргә» әйтәсе юк.

Дога кылу — гыйбадәт кылуыбызның бик мөһим бер өлеше, һәм Аллаһыдан башка берәр кемгә табыну, һичшиксез, Изге Язмаларда әйтелгән сүзләргә һич тә туры килми (Яхъя 4:23, 24; Ачылыш 19:9, 10). Менә ни өчен без догаларыбызны Аллаһыга әйтергә тиеш.

АЛЛАһЫГА ДОГА КЫЛЫРГА КУРЫКМА

Күпләргә билгеле Таудагы вәгазендә Гайсә үз әтисеннән ашарга ризык сораган бер бала мисалын китерә. Әти кеше үз баласына икмәк урынына таш бирерме? Я балык урынына агулы елан бирерме? (Маттай 7:9, 10). Яратучы әти бер кайчан да алай эшләмәячәк!

Яратучы әти үз баласының үзенә сөйләвен тели, Аллаһы да безнең үзенә мөрәҗәгать итүебезне тели

Ә хәзер моңа охшаш хәлгә әти-әни карашыннан чыгып карыйк. Әйтик, балагызның сездән бер нәрсә турында сорыйсы килә. Сезнең балагыз белән мөнәсәбәтләрегез бик яхшы, һәм ул сезнең яныгызга берәр үтенеч белән килгәндә, сез аны беркайчан да кире какмыйсыз. Шулай да бала сез аны дөрес аңламассыз дип куркып, андый курку өчен нигез булмаса да, үз үтенечен сезгә башка кеше аша җиткерергә була. Сез үзегезне ничек хис итәр идегез? Ә әгәр дә ул һәрвакыт шулай эшләргә булса? Сезгә бу ошар идеме? Әлбәттә, юк! Үз баласын яратучы әти-әниләрнең аның белән турыдан-туры сөйләшәсе килә, алар баланың кирәкле нәрсәсен үзләреннән соравын тели.

Ризык турында сораучы баланың мисалын кулланып, Гайсә кешеләргә болай дигән: «Шуңа күрә сез, явыз кешеләр булып та, балаларыгызга яхшы бүләкләр бирә беләсез икән, күктәге Атагыз үзеннән сораучыларга яхшы нәрсәләрне бигрәк тә бирәчәк!» (Маттай 7:11). Әлбәттә, әти-әни үз баласына яхшы бүләкләр бирергә бик тели. Ә Күктәге Атабызның догаларыбызны тыңларга һәм аларга җавап бирергә теләге тагы да көчлерәк.

Хәтта үз кимчелекләребез аркасында без Аллаһыга дога кылырга лаеклы түгел дип уйласак та, андый очракларда да Аллаһы үзенә дога кылуыбызны тели. Догаларыбызны тыңларга җаваплы итеп ул беркемне дә билгеләмәгән. «Син кайгыларыңны Ходайга сал, һәм Ул сине ныгытыр»,— дип әйтелә Зәбур китабында (Мәдхия 54:23). Изгеләргә я башка берәр кемгә яклау эзләп мөрәҗәгать итәр урынына Йәһвә Аллаһыга курыкмыйча якынлашыгыз.

Күктәге Атабыз һәрберебез турында кайгыртып тора. Авырлыкларыбыз туганда, аның безгә ярдәм итәсе килә, һәм ул безне үзенә якынлашырга чакыра (Ягъкуб 4:8). Догаларыбызны тыңлаучы Аллаһыбыз һәм Күктәге Атабызга турыдан-туры мөрәҗәгать итәргә без шундый шат! (Мәдхия 65:19).