Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

XVI гасырдагы хакыйкатьне эзләүчеләр нәрсә тапкан?

XVI гасырдагы хакыйкатьне эзләүчеләр нәрсә тапкан?

РИМЛЫЛАРНЫҢ беренче гасырда яшәгән Яһүдия идарәчесе Понти Пилат суд каршында басып торган Гайсәдән: «Нәрсә ул хакыйкать?» — дип сораган (Яхъя 18:38). Һичшиксез, Пилат хакыйкатьне эзләмәгән. Ничек кенә булмасын, аның сүзләрендә скептицизм чаткылары чагылган. Пилат, күрәсең, мондый карашта торган: хакыйкатьне һәр кеше үзе сайлый ала яисә аны аңа өйрәтәләр; беркем дә нәрсә ул хакыйкать икәнен әйтә алмый. Күп кенә кеше шундый ук карашта тора.

XVI гасырда Европада яшәгән чиркәүгә йөрүче кешеләр кемгә ышанырга, ә кемгә ышанмаска икәнен белмәгән. Ни өчен? Чөнки алар Рим папасының башкалардан өстенрәк булуына һәм чиркәүнең башка тәгълиматларына ышанып үскән. Әмма реформаторлар сөйләп йөргән һәм бөтен Европага киң таралган идеяләрне ишетеп алар үз ышанганнарына шикләнә башлаган. Аларга кемгә ышанырга? Кем хакыйкатьне сөйли?

Ул вакытта шактый күп кеше хакыйкатьне табар өчен бар тырышлыкларын куйган. Аларның өчесе турында сөйләшик *. Алар нәрсә дөрес, ә нәрсә ялган икәнен ничек аңлаган? Алар нәрсә тапкан? Әйдәгез, моны белик.

«БЕРЕНЧЕ УРЫНДА ҺӘРВАКЫТ ИЗГЕ ЯЗМАЛАР... ТОРСЫН»

Вольфганг Капитон бик диндар кеше булган. Медицина, закон һәм теологияне өйрәнеп, ул 1512 елда — рухани булып, ә аннары Майнц шәһәрендә капеллан һәм архиепископ булып хезмәт итә башлаган.

Иң башта Капитон католикларның иске тәгълиматларына каршы килгән хәбәрне вәгазьләүче реформаторларның ашкынучан булуларын акларга тырышкан. Ләкин тиз арада ул үзе реформаны яклый башлаган. Ничек итеп? Тарихчы Джеймс Киттельсон язганча, Капитон католик чиркәүнең төрле тәгълиматларын тикшергәндә: «аларның [үзенең һәм Мэтью Зеллның] вәгазьләп әйткәннәрен Изге Язмаларда язылганнарга гына карап» тикшерергә кирәк дип әйткән булган. Ахырда Капитон мондый нәтиҗә ясаган: гыйбадәт вакытында икмәк белән шәрабның могҗизалы рәвештә Мәсихнең тәне белән канына әверелүе һәм изгеләрне олылау турындагы чиркәү тәгълиматлары Изге Язмаларга нигезләнмәгән. (« Сүзләрнең дөреслеген белегез» дигән рамканы карагыз.) 1523 елны үзенең дәрәҗәле урынын һәм архиепископ эшен калдырып, ул шул көннәрдәге дини реформалар үзәгенә — Страсбург шәһәренә күчкән.

Капитонның Страсбургтагы йортына чиркәүгә каршы килгән кешеләр җыела башлаган, һәм  алар төрле дини сораулар, шулай ук Изге Язмалар тәгълиматлары буенча фикер алышкан. Кайбер реформаторлар Троица тәгълиматын якласа, Капитон үз язмаларында «Троица турында дәшми калган» («The Radical Reformation»). Ни өчен ул алай эшләгән? Аңа испан теологы Мигель Серветның Троица тәгълиматын Изге Язмалардагы шигырьләр ярдәмендә фаш итүе бик нык тәэсир иткән *.

Әгәр дә Капитон Троицаны кире какса, бу аңа куркыныч тудырыр иде, шуңа күрә ул үз уйларын башкаларга ачып бирүдән сакланган. Шулай да үз язмаларында Троица тәгълиматын шик астына куйган. Ул моны әле Сервет белән танышканчы эшләгән. Бер католик руханиеның сүзләре буенча, Капитон һәм аның якташлары «диннең иң тирән серләре турында чиркәү башлыкларының [Троица тәгълиматы турында] фикерләрен белешмичә сөйләшкәннәр; [һәм] иң Изге Троицаны кире какканнар». Бер гасырдан соң Капитонның исеме Троицага каршы чыккан язучыларның исемлегендә беренче булып искә алынган.

Вольфганг Капитон чиркәүнең иң зур хатасы «Изге Язмаларны санга сукмавы» булган дип әйткән

Капитон Изге Язмаларның хакыйкать чыганагы булуына ышанган. «Теологиядә беренче урында һәрвакыт Изге Язмалар һәм Мәсих кануны торсын»,— дип әйткән ул. Философия докторы Киттельсон сүзләре буенча, Капитон «философиягә өйрәткән теологларның иң зур хаталары — Изге Язмаларны санга сукмаулары» дип әйткән.

Аның Аллаһы Сүзендәге хакыйкатьне белү теләге 1526 елны Капитон йортында яшәгән Мартин Целляриус (аны шулай ук Мартин Боррхаус дип тә атаганнар) исемле егеткә «йоккан».

«ХАК АЛЛАҺЫ ТУРЫНДА... БЕЛЕМ»

Мартин Целляриусның «Аллаһы эшләре» дигән китабының тышлыгы; анда ул чиркәү тәгълиматларын Изге Язмаларныкы белән чагыштырган

1499 елда туган Целляриус теология белән философия фәннәрен тырышып өйрәнгән һәм Виттенберг шәһәрендә (Германия) укытучы булып эшләгән. Виттенбергта реформация үз башлангычын алганга, Целляриус озакламый Мартин Лютер белән һәм чиркәү тәгълиматларына реформа үткәрергә теләгән башка кешеләр белән танышкан. Целляриус кеше идеяләрен Изге Язмалардагы хакыйкатьтән ничек аера белгән соң?

Ул шуңа ышанган: Аллаһы Сүзен аңлар өчен «Изге Язмаларны тырышып укырга, шигырьләрне бер-берсе белән еш чагыштырырга һәм тәүбә итеп дога кылырга кирәк» («Teaching the Reformation»). Изге Язмаларны җентекләп тикшергәч ул нинди нәтиҗәләр ясаган?

1527 елның июлендә ул үз нәтиҗәләрен «Аллаһы эшләре» дигән китапка язып бастырган. Ул язганча, чиркәүнең кайбер тәгълиматлары, мәсәлән, гыйбадәт кылу вакытында икмәк белән шәрабның могҗизалы рәвештә Мәсихнең тәне белән канына әверелүе турындагы тәгълимат, символик мәгънәле генә. Профессор Робин Барнс сүзләре буенча, Целляриус үз китабында шулай ук Изге Язмаларның кайбер пәйгамбәрлекләрен ачыграк аңлатып биргән. Шул пәйгамбәрлекләрдә «зур афәт белән газаплар булачак, шуннан соң галәм яңартылачак һәм һәркем бәхетле яшәячәк» дип әйтелә (2 Петер 3:10—13).

Целляриусның Гайсәне вакыт-вакыт искә алып әйткәннәре аеруча игътибарга лаек. Троица тәгълиматына турыдан-туры каршы чыкмаса да, ул «күктәге Атаны» «аның Улы Гайсә Мәсихтән» аерган һәм Гайсә күп кенә илаһларның вә чиксез кодрәт иясе Аллаһының улларының берсе булган дип язган (Яхъя 10:34, 35).

1850 елда үз китабында Роберт Уоллас исемле бер ир кеше Целляриус үз язмаларында XVI гасырда киң таралган Троица тәгълиматына  кагылышлы аңлауга иярмәгән дип язган * («Antitrinitarian Biography»). Шуңа күрә кайбер белгечләр Целляриус, күрәсең, Троица тәгълиматын кире каккан дигән нәтиҗәгә килә. Аны «хак Аллаһы турында һәм Мәсих турында белемне башкаларның күңелләренә сеңдерер өчен» Ходай кулындагы корал дип атыйлар.

МӘСИХЧЕ ТӘГЪЛИМАТЛАРНЫҢ КИРЕ УРНАШТЫРЫЛАЧАГЫНА ӨМЕТ

1527 елларда Виттенбергка Иоанн Кампанус исемле башка бер теолог күчкән. Аны ул вакыттагы иң бөек белгечләрнең берсе дип исәпләгәннәр. Дини реформалар үзәгендә яшәсә дә, Кампанус реформатор Мартин Лютерның тәгълиматларын ошатмаган. Ни өчен?

Кампанус гыйбадәт кылу вакытында икмәк белән шәрабның могҗизалы рәвештә Мәсихнең тәне белән канына әверелүе турындагы тәгълиматны кире каккан. Ул шулай ук Лютерның Хуҗаның кичке ашы вакытында икмәк белән шәраб Мәсихнең тәне һәм каны белән бергә «яшәп килүе» турындагы тәгълиматын да кабул итмәгән. Язучы Андре Сегенни сүзләре буенча, Кампанус «Икмәк һәрвакыт икмәк булып кала, әмма тәгълимат кебек алганда Мәсихнең тәнен символлаштыра» дип санаган. Германиядә 1529 елны Марбург шәһәрендә үткән очрашуда — анда кешеләр югарыда искә алынган сорауларны карап чыгар өчен җыелган — Кампануска Изге Язмалардан белгәннәрен сөйләргә рөхсәт итмәгәннәр. Шуннан соң Виттенбергта яшәгән реформаторлар — аның хезмәттәшләре — аңа каршы килә башлаган.

Үз китабында Иоанн Кампанус Троица тәгълиматын шик астына куйган («Restitution»)

Реформаторларга аеруча Кампанусның Ата, Угыл һәм изге рухка карашлары ошамаган. Үзенең 1532 елгы китабында Кампанус Гайсә һәм аның Атасы ике төрле шәхес дип өйрәткән («Restitution»). Ул аңлатканча, Ата белән Угыл «бердәм», алар ир белән хатын кебек: «бер тән» булсалар да ике төрле шәхес (Яхъя 10:30; Маттай 19:5). Кампанусның сүзләре буенча, Атаның Угыл өстеннән хакимлек иткәнен күрсәтер өчен Изге Язмаларда шулай ук ир белән хатынның мисалы китерелә: «Һәр ирнең башы — Мәсих, хатынның башы — ир, ә Мәсихнең башы — Аллаһы» (1 Көринтлеләргә 11:3).

Ә изге рух турында нәрсә әйтеп була? Кампанус кабат Изге Язмаларга мөрәҗәгать итә: «Бер шигырьдә дә Изге Рух өченче шәхес дип әйтелми... Аллаһы рухы — аның эш итүче көче; үзенең рухи көче ярдәмендә ул бар нәрсәне булдыра һәм тормышка ашыра» (Яратылыш 1:2).

Лютер Кампанусны көфер сүзләр сөйләүче һәм Аллаһы Угылының дошманы дип атаган. Башка реформатор Кампанусны үлемгә хөкем итәргә сораган. Шулай да Кампанус исән калган. Бер китапта әйтелгәнчә, «Кампанус шуңа инанган булган: Изге Язмалар буенча, Аллаһы һәм ир кеше — баш, рәсүлләр дә шуңа ышанган; кешеләрнең моны дөрес аңламавына чиркәү гаепле» («The Radical Reformation»).

Кампанусның дини төркем оештыру максаты булмаган. Ул хакыйкатьне, үзе әйтүенчә, «секталар һәм еретиклар арасында» юкка гына эзләгән.  Шуңа күрә ул католик чиркәвенең чын мәсихче тәгълиматларны кире кайтарачагына ышанган. Католик башлыклары Кампанусны кулга алган. Ул, күрәсең, төрмәдә якынча 20 ел утырган. Тарихчылар ул 1575 елда вафат булган дип саный.

«БӨТЕН НӘРСӘНЕҢ ДӨРЕС БУЛУЫН ТИКШЕРЕГЕЗ»

Изге Язмаларны тырышып өйрәнеп, Капитон, Целляриус, Кампанус һәм башка кешеләр хакыйкатьне ялганнан аера алган. Алар ясаган кайбер нәтиҗәләр Изге Язмаларга каршы килсә дә, алар басынкылык белән Изге Язмаларны өйрәнгән һәм тапкан хакыйкатьләрен кадерләгән.

Рәсүл Паул үз имандашларын: «Бөтен нәрсәнең дөрес булуын тикшерегез»,— дип өндәгән (1 Тисалуникәлеләргә 5:21). Хакыйкатьне табу җиңелрәк булсын өчен, Йәһвә Шаһитләре «Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?» дигән брошюра бастырды.

   

^ 4 абз. «Мәсихчеләр Аллаһы Сүзен хөрмәт итә» дигән брошюра, 7—8 нче бит, 14—17 нче абзацны карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

^ 8 абз. «Уяныгыз!» (рус) 2006 ел, май ае, «Хакыйкатьне эзләүче Мигель Сервет» дигән мәкаләне карагыз.

^ 17 абз. Целляриусның Гайсәне вакыт-вакыт искә алып әйткәннәре турында шул ук китапта: «[Гайсә] зур хәреф белән түгел, ә кечкенә хәреф белән язылган деус дигән сүз белән искә алына; ә зур хәреф белән Аллаһы Тәгалә генә языла»,— дип әйтелә.