Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тормыш икмәген татып караганыгыз бармы?

Тормыш икмәген татып караганыгыз бармы?

БӘЙТЛЕҺЕМ дигән иске шәһәрнең истәлекле урыннарында йөргән туристларның корсакларында бүреләр улый башлый. Аларның берәр милли ризык ашап карыйсы килә. Аларның берсе ресторан күреп ала. Анда «фалафель» дип аталган ризыкны авыз итеп була. Аны тәмле түгәрәк нут, помидор, суган һәм башка яшелчәләрдән пешерәләр һәм төче икмәк белән табынга чыгаралар. Тәмле ризык белән сыйлангач, туристларга хәл керә, һәм алар юлларын дәвам итә.

Бу туристлар белмидер дә, әмма алар татып караган икмәк Бәйтлеһемдә инде гасырлар буе пешерелә. Бер көн эчендә алар, бәлки, күп нәрсәне күргәннәрдер, ләкин шул икмәкне ашап алу көн вакыйгаларының иң мөһиме булгандыр. Бәйтлеһем дигән исем «икмәк йорты» дигән мәгънә белдерә (Рут 1:22; 2:14). Төче икмәк — Бәйтлеһемдә иң еш кулланылган ипиләрнең берсе.

Якынча дүрт мең ел элек Бәйтлеһемнең көньягыннан ерак кына түгел Ибраһимның хатыны Сара өч көтелмәгән кунакны сыйлар өчен «төче икмәк» пешергән (Яратылыш 18:6). Сара кулланган «иң әйбәт онны», күрәсең, бодайның бер төреннән яисә арпадан тарттырганнар. Сараның икмәкне салырга вакыты булмаган, шуңа күрә ул камырны, күрәсең, кызган ташларга салып пешергән (1 Патшалар 19:6).

Тәүратның бу өзегеннән күренгәнчә, Ибраһимның туганнары үзләре ипи пешергән. Бер урыннан икенчесенә күчеп йөргәнгә, Сара һәм аның хезмәтчеләренең икмәкне Ур шәһәрендә — туган җирендә — мичтә пешергән кебек пешерергә мөмкинлекләре булмаган. Сара онны яшәгән җирләрендә үскән бодайдан тарттырган. Бу авыр эш булган, чөнки онны кул тегермәнендә һәм, бәлки, киледә тарттырганнардыр.

Дүрт гасырдан соң Муса канунында кул тегермәнен рәһен итеп алырга ярамый, чөнки «икенче кешенең көндәлек ризыгы шуңа бәйле» дип әйтелгән булган (Канун 24:6). Аллаһы кул тегермәнен кеше тормышы өчен бик мөһим дип санаган, чөнки аннан башка кешеләр үз гаиләләре өчен көндәлек икмәк әзерли алмаган. (« Борынгы заманда он тарттыру һәм икмәк салу» дигән рамканы карагыз.)

КЕШЕ ЙӨРӘГЕН НЫГЫТУЧЫ ИКМӘК

Изге Язмаларда икмәк турында берничә йөз тапкыр әйтелә. Изге Язмаларны язучылар еш кына бу сүзне ризык мәгънәсендә кулланган. Гайсә пәйгамбәрнең сүзләре буенча, Аллаһыга хезмәт иткән кеше: «Безгә бүген көнлек икмәгебезне бир»,— дип сораганда, Аллаһының аңа сораганны бирәчәгенә ышана ала (Маттай 6:11). Бу шигырьдә очраган «икмәк» дигән сүз ризык мәгънәсендә кулланыла. Шулай итеп, Гайсә Аллаһы безнең көндәлек ихтыяҗларыбызны канәгатьләндерәчәк икәненә ышаныч белдерә (Мәдхия 36:25).

Шулай да ипидән, ягъни ризыктан, мөһимрәк нәрсә бар. Гайсә: «Кеше икмәк белән генә түгел, ә Йәһвә авызыннан чыккан һәр сүз белән яшәргә тиеш»,— дигән (Маттай 4:4). Бу сүзләрне ул билгеле бер вакытка кулланып әйткән. Ул вакытта Аллаһы исраиллеләрне бөтен яклардан тәэмин итеп торган. Күптән түгел генә исраиллеләр Мисырдан чыккан. Алар инде бер ай Синай чүлендә йөри. Ризыклары көннән-көн әзәя бара. Алар коры чүлдә ачлыктан үләрләр дип курка. Шуңа күрә: «[Мисырда] туйганчы ашарга ризык бар иде»,— дип зарлана башлый (Чыгыш 16:1—3).

 Шик тә юк, Мисыр ипие бик тәмле булган. Муса заманындагы профессиональ пешерүчеләр мисырлыларга төрле-төрле икмәк һәм пирожныйлар пешергән. Ләкин Йәһвә үз халкын иписез калдырырга җыенмаган. Ул: «Мин сезгә күктән икмәк яудырырмын»,— дип вәгъдә иткән. Аллаһы чыннан да икмәк биргән. Иртән-иртүк исраиллеләр чыкка я бәскә охшаш нәрсә күргән. Аны күрү белән исраиллеләр: «Бу ни соң?» — дип сораган. Муса: «Бу — икмәк, аны сезгә Раббы җибәрде»,— дип әйткән. Алар аны «манна» * дип атаган. Бу ипине алар 40 ел буе ашаган (Чыгыш 16:4, 13—15).

Башта исраиллеләр могҗизалы маннага карап соклангандыр. Манна «тәме белән бал ягылган юка көлчәне» хәтерләткән. Ул һәрбер кешегә җитәрлек булган (Чыгыш 16:18, 31). Әмма күпмедер вакыт узгач, исраиллеләр Мисырдагы төрле-төрле ризыкны сагына башлаган. Алар: «Күз алдыбызда манна гына»,— дип мыгырдаган (Саннар 11:6). Соңрак алар ярсып: «Бу яраксыз ризыктан инде күңелебез бизде»,— дип әйтә башлаган (Саннар 21:5). «Күк икмәге» алар өчен тәмсез һәм җирәнгеч ризык булып киткән (Мәдхия 104:40).

ТОРМЫШ ИКМӘГЕ

Кайбер әйберләргә, шул исәптән икмәккә дә, тиз ияләшәсең. Әмма Изге Язмаларда бер махсус икмәк турында әйтелә, аны кадерләргә кирәк. Бу икмәкне Гайсә рәхмәтсез исраиллеләр баш тарткан манна белән чагыштырган. Ул икмәк мәңге фатихалар китерә ала.

Гайсә болай дигән: «Мин — тормыш икмәге. Ата-бабаларыгыз чүлдә манна ашасалар да, үлделәр. Ә күктән иңүче икмәкне ашаучыларның берсе дә үлмәячәк. Мин — күктән иңгән тере икмәк; бу икмәкне ашаучы мәңге яшәячәк. Бу  икмәк — ул минем тәнем. Мин аны дөнья яшәсен өчен бирәчәкмен» (Яхъя 6:48—51).

Гайсәнең бу сүзләрен ишеткән кешеләрнең күбесе аның «икмәк» белән «тән» сүзләрен нинди мәгънәдә кулланганын аңламаган. Шулай да аның мисалы бик урынлы булган. Манна исраиллеләргә 40 ел буе чүлдә яшәргә мөмкинлек биргән кебек, көндәлек икмәк тә яһүдләргә яшәргә мөмкинлек биргән. Манна Йәһвә Аллаһы бүләге булса да, мәңге яшәргә мөмкинлек бирмәгән. Гайсәнең йолым корбаны исә аңа иман итүче кешеләргә андый бүләкне алырга мөмкинлек бирә. Ул чыннан да — «тормыш икмәге».

Ач булганда, сез, бәлки, ипи ашыйсыздыр. Бәлки, сез дә «көнлек икмәк» өчен Аллаһыга рәхмәтләрегезне әйтәсездер (Маттай 6:11). Бу тәмле ризык өчен рәхмәтле булсак та, әйдәгез, беркайчан да «тормыш икмәген» — Гайсә Мәсихне — кадерләргә кирәк икәнен онытмыйк.

Муса пәйгамбәр заманындагы рәхмәтле булмаган исраиллеләрдән аермалы буларак, безнең бу кыйммәтле икмәк өчен рәхмәтле буласыбыз килә. Моны без ничек күрсәтә алабыз? «Мине яратсагыз, минем әмерләремне үтәрсез»,— дип әйткән Гайсә пәйгамбәр (Яхъя 14:15). Гайсәнең әмерләрен үтәп яшәсәк, без тәмле икмәкне мәңге авыз итеп яшәрбез (Канун 12:7).

^ 10 абз. «Манна» дигән сүз, күрәсең, «бу ни соң?» дигән мәгънә белдергән ман ху дигән еврей сүзеннән килгән.