Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

 БРОШЮРА ТЕМАСЫ: | АЛЛАһЫ ТӘМӘКЕ ТАРТУНЫ ХУПЛЫЙМЫ?

Бөтен дөньяга йоккан чир

Бөтен дөньяга йоккан чир

Тәмәке тарту гадәте — мәрхәмәтсез дошман.

  • Ул XX гасырда 100 000 000 кешенең гомерен өзгән.

  • Ел саен аның аркада 6 000 000 кеше вафат була.

  • Уртача алганда, аның аркада һәр алты секунд бер кеше якты дөнья белән хушлаша.

Һәм бу хәл, күрәсең, үзгәрмәячәк.

Белгечләр фикеренчә, хәлләр алай барса, тәмәке тартудан ел саен вафат булган кешеләрнең саны 2030 елның башына 8 000 000 нан артачак. Аларның фаразлары буенча, тәмәке тарту гадәте XXI гасырның азагына кадәр 1 000 000 000 кешенең гомерен өзәчәк.

Әмма тәмәкедән зыянны аны тарткан кешеләр генә түгел, ә бу кешеләрнең туганнары да күрә. Алар акча ягыннан югалтуга дучар була һәм эмоциональ яктан газап чигә. Шулай итеп, һәр ел тәмәке тартмаган 600 000 кеше тәмәке төтенен сулау аркасында вафат була. Нәтиҗәдә, һәр кеше тәмәке тартудан зыян күрә: аларга сәламәтлекләрен кайгыртыр өчен күбрәк түләргә туры килә.

Башка чирләрдән аермалы буларак, тәмәке тарту «чиреннән» дару эзлисе юк. Аны, һичшиксез, дәвалап була. Һәм аннан «даруны» барысы да яхшы белә. Маргарет Чен исемле бер табиб — Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының генераль директоры болай дип әйткән: «Тәмәке тарту „чиренең“ барлыкка килүенә кешеләр үзләре гаепле. Хөкүмәтләр һәм җәмәгать аңа каршы бергә көрәшсә генә, аны җиңә ала».

Беркайчан да шулкадәр күп илләрнең бер чир белән бергәләп көрәшкәне булмаган иде әле. 2012 елның августында якынча 175 ил тәмәке куллануны киметергә теләп үзара килешү төзегән *. Ләкин ике сәбәп аркасында бу чир бөтен дөньяга таралуын дәвам итә. Беренче сәбәп — тәмәке тарту индустриясе. Ел саен бу индустрия алдынгы илләрдән яңа клиентларны — аеруча хатын-кызларны һәм яшьләрне — яулап алырга тырыша һәм рекламага миллиардлаган доллар туздыра. Икенче сәбәп — тәмәке тартуга һәвәслек. Шул һәвәслек аркасында тәмәке тарту кармагына инде эләккән бер миллиард кеше үз гадәтләрен ташлый алмый. Тәмәке тартучыларның саны кимемәсә, тәмәке тартудан 40 тан артык ел эчендә вафат булган кешеләрнең саны шактый артачак.

Реклама һәм тәмәкегә һәвәслек аркасында күп кенә кешеләр кармакка эләккән, алар бу кармактан арынырга теләсә дә, берничек тә булдыра алмый. Наоко исемле бер хатын-кызның мисалына кагылып китик. Ул яшүсмер чагында тарта башлаган. Массакүләм мәгълүмат чараларында тәмәке тарту гадәте яхшы яктан күрсәтелгәнгә, ул шушы гадәт үзен заманча кеше итәр дип уйлый башлаган. Әтисе дә, әнисе дә үпкә рагыннан вафат булса да һәм аның үзенә ике кызны тәрбияләргә кирәк булса да, Наоко тәмәке тартуын ташламаган. «Мин үпкә рагыннан үләргә курка идем һәм кызларымның сәламәтлекләре өчен борчылдым,— дип әйтә ул.— Шулай да мин гадәтемне ташлый алмый идем. Мин тәмәке тартудан беркайчан да арына алмам дип уйладым».

Әмма Наоко арына алган. Аңа үз гадәтен җиңеп чыгарга бер китапта язылган сүзләр ярдәм иткән. Шул китап миллионлаган кешеләргә тәмәке тарту кармагыннан ычкынырга булышкан. Нинди китап ул? Әйдәгез, моны белик.

^ 11 абз. Шул килешү үз эченә кешеләргә тәмәке тартуның зыянын аңлатып бирү, тәмәке индустриясенә чикләр кую, тәмәкегә салымны күтәрү һәм кешеләргә тәмәке тарту гадәтләрен ташларга ярдәм итә торган программа төзүне ала.