Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Рухи сорауларга җавап

Рухи сорауларга җавап

Үлгән кешеләр яңадан яшәрме?

Тормышны Барлыкка Китерүче кешене, һичшиксез, терелтә ала

Йәһвә Аллаһы — тормыш Чыганагы (Зәбур 35:10). Шуңа күрә Аллаһы үлгән кешеләрне терелтәчәк дигән нәтиҗәгә килү акыллы булмас идеме? Изге Язмалар безне ул киләчәктә нәкъ шулай эшләячәк дип ышандыра. (Рәсүлләр 24:15 укыгыз.) Ни өчен Аллаһы кешеләрне терелтәчәк?

Барлыкка Китерүчебез иң баштан ук кешеләрнең җирдә мәңге яшәүләрен ниятләгән (Яратылыш 1:31; 2:15—17). Аның теләге әле дә үзгәрмәгән. Аллаһы тормышыбызның кыска һәм газаплар белән тулганын күргәндә, аның йөрәге әрни. (Әюп 14:1, 14, 15 укыгыз.)

Терелтелгән кешеләр кайда яшәячәк?

Аллаһы кешене күктә яшәр өчен барлыкка китергәнме? Юк. Аллаһы күктә яшәр өчен фәрештәләрне барлыкка китергән. Ә кешеләрне җирдә яшәр өчен яраткан (Яратылыш 1:28; Әюп 38:4, 7). Гайсә пәйгамбәр терелткән кешеләрне искә төшерегез. Алар терелгәннән соң җирдә яшәгән. Киләчәктә терелтеләчәк кешеләрнең күбесе дә җирдә яшәячәк. (Яхъя 5:28, 29; 11:44 укыгыз.)

Әмма кайбер кешеләрне Аллаһы күктә яшәр өчен сайлаган, анда аларның рухи тәннәре булачак (Лүк 12:32; 1 Көринтлеләргә 15:49, 50). Алар, патшалар буларак, күктә Мәсих белән җир өстеннән идарә итәчәк. (Ачылыш 5:9, 10 укыгыз.)