Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БРОШЮРА ТЕМАСЫ | АЛЛАһЫ СУГЫШЛАРНЫ ХУПЛЫЙМЫ?

Беренче гасырда Аллаһының сугышларга карата карашы нинди булган?

Беренче гасырда Аллаһының сугышларга карата карашы нинди булган?

Бер халыкны җәберләп торганнар. Беренче гасырдагы яһүдләр, элек яшәгән ата-бабалары кебек, Аллаһыдан котылу сорап, аңа, һичшиксез, күп тапкыр дога кылган, чөнки бу очракта яһүдләр Рим империясенең авыр йөге аркасында газап чиккән. Аннары алар Гайсә турында ишеткән. Вәгъдә ителгән Мәсих ул булырмы? Гаҗәпләнәсе юк, күпләр Гайсә «Исраилне [Рим җәберләвеннән] азат итәргә тиешле кеше булыр дип өметләнгән» (Лүк 24:21). Ләкин ул яһүдләрне Рим җәберләвеннән азат итмәгән. Б. э. 70 елында Рим гаскәрләре Иерусалимны һәм аның гыйбадәтханәсен җимергән.

Нәрсә булган? Ни өчен Аллаһы яһүдләрне яклап борынгы заманнарда кебек сугышмаган? Ни сәбәпле ул аларга, үзләрен коткарыр өчен, сугышырга вәкаләт бирмәгән? Аллаһының сугышка карата карашы үзгәргәнме? Юк. Ләкин яһүдләрнең Аллаһы белән мөнәсәбәтләре нык үзгәргән. Алар Аллаһы Улын — Гайсә Мәсихне кире каккан (Рәсүлләр 2:36). Шуңа күрә алар, халык буларак, Аллаһы белән үз мөнәсәбәтләрен югалткан (Маттай 23:37, 38).

Аллаһы яһүд халкын һәм вәгъдә ителгән җирне бүтән яклап тормаган. Яһүдләр Аллаһы хуплаган сугышта катнашабыз дип инде әйтә алмаган. Гайсә пәйгамбәрлек иткәнчә, Аллаһының хуплавы һәм фатихалары хәзер исраиллеләргә түгел, ә яңа Исраил халкына, ягъни рухи халыкка, күчкән. Изге Язмаларда бу халык «Аллаһы Исраиле» дип атала (Гәләтиялеләргә 6:16; Маттай 21:43). Изге рух белән майланган мәсихчеләр җыелышы Аллаһының рухи Исраиле булган. Беренче гасырда аларга болай диелгән: «Хәзер Аллаһы халкы булдыгыз» (1 Петер 2:9, 10).

Беренче гасырдан алып мәсихчеләр «Аллаһы халкы» булганга күрә, Аллаһы, аларны Рим басымыннан азат итәр өчен, сугыш алып барганмы? Я, бәлки, ул мәсихчеләргә үз дошманнары белән көрәшергә рөхсәт биргәндер? Юк. Ни өчен? Аллаһы хуплаган сугышлар турында әйткәндә, Аллаһы гына андый сугышның кайчан булачагын билгели. Без моны үткән мәкаләдә инде карап чыктык. Аллаһы беренче гасырдагы мәсихчеләр өчен сугышлар алып бармаган. Аларга үзләренә дә сугышырга рөхсәт бирмәгән. Шунысы ап-ачык: Аллаһы беренче гасырны явызлык белән җәберләүне бетерү вакыты дип санамаган.

Шулай итеп, борынгы замандагы Аллаһы хезмәтчеләре кебек, беренче гасырдагы мәсихчеләр дә Ходайның явызлыкны бетерү вакытын көтәргә тиеш булган. Ул вакытта Аллаһы аларга үз дошманнарына каршы сугышырга рөхсәт итмәгән. Гайсә Мәсих моның турында ап-ачык өйрәткән. Ул үз шәкертләренә сугышырга кушмаган, киресенчә: «Дошманнарыгызны яратып, ә эзәрлекләүчеләрегез турында дога кылып яшәгез»,— дигән (Маттай 5:44). Беренче гасырда Рим гаскәрләренең Иерусалимга һөҗүм итәчәкләре турында әйткәндә, Гайсә пәйгамбәр үз шәкертләренә сугышмаска, ә качарга кушкан. Алар шулай эшләгән дә (Лүк 21:20, 21).

Моннан тыш, Аллаһы тарафыннан рухландырылган рәсүл Паул болай дип язган: «Үзегез өчен үч алмагыз... чөнки болай дип язылган: „Үч алу минем эш, үзем кайтарачакмын“,— дип әйтә Йәһвә» (Римлыларга 12:19). Паул Аллаһының гасырлар элек әйткән сүзләрен искә ала. Бу сүзләр Левит 19:18 дә һәм Канун 32:35 тә язылган. Үткән мәкаләдән күренгәнчә, борынгы заманда Аллаһы үз халкының дошманнарыннан үч алган һәм алар белән сугыш алып барган. Димәк, рәсүл Паулның сүзләре шуны күрсәтә: беренче гасырда да Аллаһының сугышка карата карашы үзгәрмәгән. Аллаһы сугышны үз хезмәтчеләрен яклау һәм явызлыкны бетерү чарасы дип санаган һәм бу чара законлы дип уйлаган. Ләкин борынгы заманда кебек, Аллаһы гына сугышның кайчан башланачагын һәм анда кем катнашачагын билгеләгән.

Әйе, беренче гасырда Аллаһы мәсихчеләргә сугышта катнашырга рөхсәт итмәгән. Ә бүгенге көннәр турында нәрсә әйтеп була? Аллаһы бүген берәр кешегә сугыш алып барырга вәкаләт бирәме? Я, бәлки, Аллаһы бүген үз халкы өчен көрәшергә кирәк дип саныймы? Аллаһының бүген сугышка карата карашы нинди? Сез бу сорауларга җавапны киләсе мәкаләдә табарсыз.