Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БРОШЮРА ТЕМАСЫ | АЛЛАһЫ СУГЫШЛАРНЫ ХУПЛЫЙМЫ?

Бүген Аллаһының сугышларга карата карашы нинди?

Бүген Аллаһының сугышларга карата карашы нинди?

Бүген күп кенә кешеләрне җәберлиләр. Ул кешеләр Аллаһыга кат-кат ялварып ярдәм сорый һәм котылу бирүен көтә. Аллаһы аларның догаларын ишетәме? Җәберләүне юк итәргә теләп, сугышларда катнашкан кешеләр турында нәрсә әйтеп була? Аллаһы аларның тырышлыкларын фатихалыймы һәм сугышта катнашуларын дөрес дип саныймы?

Армагеддон бар сугышларны юк итәчәк

Иң элек шул сезгә юаныч китерер: Аллаһы бүгенге газапларны күрә һәм аларны юк итәргә ниятли (Зәбур 71:13, 14). Үз Сүзендә, Изге Язмаларда, Аллаһы «газап чигүчеләргә... азатлык бүләк итәчәк» дип вәгъдә бирә. Кайчан? «Хуҗабыз Гайсәнең күкләрдән үзенең куәтле фәрештәләре белән... килгәнлеге ачык күренеп торганда... Аллаһыны белмәүчеләрдән һәм Хуҗабыз Гайсә турындагы яхшы хәбәргә буйсынмаучылардан үч алыначак» (2 Тисалуникәлеләргә 1:7, 8). Гайсәнең килгәнлеге «Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһының бөек көнендә булачак сугышта» ачык күренеп торачак. Ул көн шулай ук Армагеддон дип тә атала (Ачылыш 16:14, 16).

Бу киләчәк сугышта Аллаһы явызлыкны бетерер, әмма кешеләр ярдәмендә түгел, ә үз Улы Гайсә Мәсих һәм башка көчле рухи затлар ярдәмендә. Бу күктәге рухлар бар җәберләүне юк итәчәк (Ишагыя 11:4; Ачылыш 19:11—16).

Аллаһының сугышка карата карашы бүген дә үзгәрмәде. Ул сугышны — явызлыкны һәм җәберләүне юк итү чарасы дип һәм бу чара законлы дип саный. Ләкин, тарихтан да күренгәнчә, сугышның кайчан булачагын һәм кем катнашачак икәнен Аллаһы гына билгели. Күргәнебезчә, Аллаһы явызлыкны һәм җәберләүне юк итәчәк сугыш киләчәктә генә булачак һәм аны Аллаһы Улы Гайсә Мәсих алып барачак. Димәк, бүген сугышларда катнашучыларның ниятләре яхшы булса да, Аллаһы бу сугышларны хупламый.

Мондый мисал карап чыгыйк: әтиләре өйдән киткәч, абыйлы-энеле сугыша башлый. Аннары алар туктый да әтиләренә шалтырата. Берсе абыйсының беренче булып сугыша башлаганын сөйли. Икенчесе исә энесенең үзенә бәйләнгәне турында әйтә. Икесе дә әти аны хуплар дип өметләнә. Ике баласын да тыңлагач, әти аларга сугышмаска һәм аның өйгә кайтуын көтәргә куша. Берникадәр вакыт алар көтеп тора. Ләкин тиздән алар яңадан сугышырга тотына. Өйгә кайткач, әти берсе белән дә канәгать түгел һәм икесенә дә үзен тыңламаганнары өчен җәза бирә.

Бүген халыклар Аллаһыдан үзләренә сугышларда булышсын дип сорый. Ләкин Йәһвә бернинди дә халыкны яклап чыкмый. Изге Язмаларда ап-ачык болай дип әйтелә: «Һичкемгә дә явызлыкка явызлык белән кайтармагыз», «үзегез өчен үч алмагыз» (Римлыларга 12:17, 19). Моннан тыш, ул үзенең Армагеддонда чаралар күрүен түземлек белән көтәргә куша (Зәбур 36:7). Халыклар Аллаһыны көтмичә сугышлар башлаганда, Аллаһы моны үз-үзләренә таяну һәм агрессия дип саный. Ул андый сугышларны хупламый. Аллаһы Армагеддонда үз ярсуын яудырачак һәм халыкларның бәхәсле сорауларын хәл итәчәк. Шулай итеп ул «җир читеннән барлык сугышларны туктатачак» (Зәбур 45:10; Ишагыя 34:2). Әйе, Армагеддон бар сугышларны юк итәчәк.

Сугышларны бетерү — Аллаһы Патшалыгы китерәчәк күп фатихаларның берсе генә. Киң билгеле булган үз догасында Гайсә бу хөкүмәтне болай дип телгә алган: «Синең Патшалыгың килсен. Күктәге кебек, җирдә дә синең ихтыярың үтәлсен» (Маттай 6:10). Аллаһы Патшалыгы сугышларны гына түгел, ә аларның төп сәбәбен — явызлыкны да юк итәчәк (Зәбур 36:9, 10, 14, 15) *. Нәкъ шуңа күрә Гайсәнең шәкертләре Аллаһы Патшалыгының фатихаларын зарыгып көткән дә (2 Петер 3:13).

Аллаһы Патшалыгының газап чигүне, җәберләүне һәм явызлыкны юк итүен күпме көтәргә? Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекнең үтәлеше безнең бу явыз дөнья төзелешенең «соңгы көннәрдә» яшәвебезне күрсәтә (2 Тимутигә 3:1—5) *. Озакламый Аллаһы Патшалыгы Армагеддон сугышын башлаячак һәм соңгы көннәр тәмамланачак.

Бу мәкаләдә әйтеп кителгәнчә, Армагеддонда «Хуҗабыз Гайсә турындагы яхшы хәбәргә буйсынмаучылар» үләчәк (2 Тисалуникәлеләргә 1:8). Исегезгә төшерегез: беркемнең үлеме, шул исәптән явыз кешенең үлеме дә, Аллаһыга шатлык китерми (Йәзәкил 33:11). Армагеддонда «беркемнең дә һәлак ителүен теләмәгәнгә», Аллаһы, бу соңгы сугыш килгәнче, Хуҗабыз Гайсә турында хәбәр «бөтен җиһанда вәгазьләнсен» өчен һәм «бар халыкларга шаһитлек бирелсен» өчен хәзер чаралар күрә (2 Петер 3:8, 9; Маттай 24:14; 1 Тимутигә 2:3, 4). Әйе, Йәһвә Шаһитләре бөтен дөньяда вәгазьли. Моның ярдәмендә кешеләрнең Аллаһы белән танышырга һәм Гайсә турындагы хәбәргә буйсынырга мөмкинлекләре бар. Нәтиҗәдә, алар сугышлар булмаячак вакытны күрә алачак.

^ 9 абз. Аллаһы Патшалыгы кешеләрнең дошманын — үлемне дә юк итәчәк (2 Тимутигә 3:1—5). Бу брошюраның 16 нчы битендә язылганча, Аллаһы миллионлаган кешеләрне, шул исәптән тарих дәвамында сугышларда үлгән кешеләрне, терелтәчәк.

^ 10 абз. Күбрәк мәгълүмат алыр өчен, «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапта 9 нчы бүлекне карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.