Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Ирегем чикләнмәсен өчен нишләргә?

Ирегем чикләнмәсен өчен нишләргә?

 Ни өчен әти-әнием ирегемне чикли?

 Әти-әниең: «Без синең турында борчылабыз»,— диләр. Ләкин синеңчә, алар ирегеңне чиклиләр. Мисал өчен:

  •   «Әтием телефонымны ала, паролемне әйттерә һәм бар язышуларымны карап чыга,— ди Эрин исемле бер яшүсмер кыз.— Әгәр дә аклана башласам, нәрсәдер яшерәм дип уйлый».

  •   Егермедән узган Дениз исемле башка кыз үз әнисенең телефонын тикшереп чыкканын әле дә хәтерли. «Ул номерларны бер-берсе артлы карап чыкты һәм бу кемнең номеры һәм аның белән нәрсә турында сөйләштең дип сорау алып торды»,— ди Дениз.

  •   Кайла исемле бер яшүсмернең әнисе һәрбер дневнигын укып чыга иде. «Мин шунда үз фикерләремне, хәтта әнием турында ни уйлаганнарымны язып бара идем! Шуннан соң мин дневник алып барудан туктадым».

 Нәтиҗә: әти-әниең исән-имин яшәвеңне тели, һәм син аларга үзеңне ничек тәрбияләргә икәнен әйтә алмыйсың. Алар кайчак кайгыртулары белән арттырып җибәрәме? Бәлки, шулайдыр. Ләкин синең өчен яхшы хәбәр дә бар: ирегеңне чикләмәсеннәр өчен, син кайбер адымнар ясый аласың.

 Син нишли аласың?

 Бернәрсәне дә яшермә. Изге Язмаларда «үзебезне һәр яктан намуслы тотарга» киңәш ителә (Еврейләргә 13:18). Әти-әниең белән намуслы булырга тырыш. Алардан бер нәрсә дә яшермәсәң һәм намуслы булсаң, әти-әниең сиңа күбрәк ирек бирер.

 Уйлап кара: сиңа ышанып буламы? Өйгә вакытында кайтасыңмы? Дусларыңны яшерәсеңме? Көнең ничек үткәнен сөйләп бирәсеңме?

  «Мин әти-әнием белән килешүгә килергә тырышам. Аларга тормышымда булганнарны сөйләп бирәм. Сорауларына намуслы җавап кайтарам. Нәтиҗәдә, алар миңа күбрәк ышана һәм күбрәк ирек бирә» (Делия).

 Сабырлы бул. Изге Язмаларда: «Нинди кеше икәнегезне белер өчен үзегезне сынап торыгыз»,— дип әйтелә (2 Көринтлеләргә 13:5). Башкалар сиңа ышана башлаганчы күпмедер вакыт узарга тиеш, ләкин нәтиҗәләре көттереп тормас.

 Уйлап кара: кайчандыр синең әти-әниең дә яшүсмерләр булган. Алар моны истә тота һәм сине үзләре ясаган хаталардан сакларга теләп, тормышың белән бик кызыксына.

 «Әти-әнием яшьлектә кылган хаталарын хәтерлидер. Алар һичшиксез яшүсмер баласының шул ук хаталарны кылуын теләми» (Даниэл).

 Аларның хәленә керә бел. Башка нәрсәләргә әти-әниең күзлегеннән чыгып карарга тырыш. Изге Язмалар буенча, уңган хатын «йортындагы эшләрне күзәтә», ә яхшы әти кеше балаларын «Йәһвә кушканча тәрбияләп үстерә һәм үгетләп акылга өйрәтә» (Гыйбрәтле сүзләр 31:27; Эфеслеләргә 6:4). Бу максатларга ирешер өчен, аларга синең тормышыңда ни булганнарын белергә кирәк. Башка чара юк.

 Уйлап кара: син әти-әниең урынында, ди. Яшүсмерләр турында белгәннәреңне истә тотып, кызыңа я улыңа сораулар бирмичә тулы ирек бирер идеңме?

  «Яшүсмер чагымда миңа әти-әнием ирегемне чиклиләр кебек тоелды. Ләкин үсә төшкәч, мин аларны аңлый башладым. Алар мине яратканга күрә шулай эшләделәр» (Джеймс).